Бүлек тупламасы: Дайджест

Бохараев вафат
Тукай премиясе лауреаты, дөньякүләм билгеле шагыйрь, публицист Равил Бохараев Лондонда йөрәк авыруыннан вафат булды. Ул 1951 елның 18 октябрендә Казанда туган. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында фән кандидаты исемен алган. Бохараев үзенең беренче әсәрен 1969 елда …
Вакытлы күпер
Аракчинодан Югары Осланга боз аша кичү эшли башлады. Аның озынлыгы 2 чакрымнан артык. 3 тонналы йөк күтәрешле автомобильләргә хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә. 90
Сәнгать аша иманга
Ютазы районы авылларында дини эчтәлектәге спектакльләр куя башладылар. Тамашада мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә актив катнаша; сәхнә әсәрләрен дин һәм шәригать кануннарын үзәккә куеп үзләре иҗат итәләр. Спектакльләрдә мөселманча исем кушу, яшәү рәвеше, бала һәм ана …

Төшеп китмә
Казанның Зорге урамында ачык люкка 3 яшьлек бала төшеп китә язды. Фаҗига очраклы рәвештә генә булмый кала: әбисе курткасы башлыгыннан эләктереп өлгерә. Хәзер шәһәрдә люкларның кемнеке икәнен барлыйлар. Ачык тишекләр өчен хуҗалары җавап тотачак. 130
Эчмә
Казан урамнарында салмыш машина йөртүчеләрне ерактан ачыклый алучы приборлар урнаштырыласы. Ул хәрәкәт итүче автомобиль эчендә алкоголь парын ерактан ачыклый ала. Андый приборлар Казан белән беррәттән, Санкт-Петербург һәм Сочига да урнаштырыла. 160
Табигатьне саклап
Казанның Азино микрорайоны халкы Ноксы урманын яклап, чираттагы митингка чыкты. Хакимият бу урман урынында торак йорт төзергә ниятли. 121

Президент булмакчы
Русия Президенты урынына дәгъва иткән эшкуар Михаил Прохоров Казанда сайлау алды очрашуларын оештырды. Аның сүзләренә караганда, берничә елдан Татарстан күрше төбәкләрне үзенә кушарга теләгән югары дәрәҗәдә үсеш алган регионга әйләнергә мөмкин. Прохоров үзенең сайлау алды программасында Русия төбәкләрен эреләтүне алга …
Коммунистлар урамда
Татарстан Коммунистлары Казанның Ирек мәйданында пенсиядәгеләр, инвалидлар, ташламага ия булучылар һәм, гомумән, халыкның тормыш шартларын кайгыртып митинг уздырды. Моннан нәкъ 88 ел үлгән юлбашчыларын бер минутлык тынлык белән искә алып, Ирек мәйданындагы Владимир Ленин һәйкәле алдына канәфер чәчәкләре салды. 50
Хәрәмләшүләр –җинаять
Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерүенә караганда, декабрь аенда Русиянең Дәүләт думасына узган сайлауда хәрәмләшүләр турында 26 җинаять эше ачылган. Бу көннәрдә аларны тикшерү дәвам итә. Тикшерү комитетына 350ләп шикаять килде, диде Маркин. Аларның 158е тикшерелгән. Шикаятьләрнең күбесе тартмаларга сайлау …

Дошман тапкан
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Русиянең Дәүләт думасына булган сайлау вакытындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп урам җыеннарын оештыручыларны «халык дошманнары» дип атады һәм үзеннән торса аларны хөкем итәр иде, диде. Алдагы президент сайлавы турында сөйләп, Чечня башлыгы Премьер-министр Владимир Путинның инде беренче …

Бай хәерчелек
Татарстан башкаласында яшәүчеләр тормышларыннан канәгать. «Росгосстрах» иминиятләштерү компаниясенең Стратегик тикшерүләр үзәге үткәргән мониторинг нәтиҗәләре шуны күрсәтте. Шәһәрдәге уртача хезмәт хакы узган елның ноябрендә 22351 сум тәшкил иткән. Русия буенча уртача хезмәт хакы инде 2011 елның июнендә үк 22277 сум иде. …
Татарча өйрәтәләр
Казан федераль университеты бушлай татар телен өйрәнү курслары оештыра. Ул февральдә башланып, өч ай дәвам итәчәк. Курсларга язылучыларны ике төркемгә: башлангыч һәм дәвам итүчеләргә бүләчәкләр. Курслар Татарстан урамы, 2нче йортта урнашкан филология һәм сәнгать институты бинасында узачак. Дәресләргә язылырга теләүчеләр …
Түбән Камада талау
Түбән Кама шәһәренең торак йорт ишегалдында өченче группа инвалидны кыйнап, талап киткәннәр. 50 яшьлек ир-ат, тәмәкесе бетеп киткәч, вакыт төнгә таба барса да, якындагы кибеткә чыгып китә. Тик барып җитә алмый. Подъезд төбендә үк моңа 30 яшьләрдәге адәм бәйләнә башлый. …

Аңлашу кирәк
Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин, сайлауның гадел булмавына каршылык белдереп үткән чараларда катнашучыларның вәкилләре парламентта үз урыннарын алырга тиеш, дип белдерә. Мәскәүдә үткән форумда чыгыш ясап Кудрин, митингка чыгучыларның 90%ы урта катлау һәм алар реформалар үткәрүдә хакимиятнең беректәшләре була …
Бәхәс күпкә киткән
Лениногорск шәһәрендәге «Кикс» кафесында ял итүчеләр арасында башланган бәхәс полиция чакырту белән тәмамланган. Күңел ачу бинасыннан чыгып барган 27 яшьлек егет 32 яшьлек ир-атка ташлана. Сугыша башлагач, «Самсунг» кесә телефонын да талап ала. Моны күреп алган кафе хезмәткәрләре тревога төймәсенә …

Бәйрәмованы премиягә
Фәүзия Бәйрәмованың хезмәтләре Тукай бүләгенә күптән лаек. Бәлки, тәкъдим итү йоласын булса да башкарып караргадыр. Бу нисбәттән, «Безнең гәҗит» укучылары да ярдәм итә ала, дип уйлыйм. Әйдәгез, редакциягә хатлар язу рәвешендә имзалар җыйыйк, дип мөрәҗәгать итте безгә Яр Чаллыдан даими …
Бергәләп булышыйк!
2011 елның октябрендә Татарстан Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге, NEY фотостудиясе белән берлектә, «Галәмне ишетәсем килә» хәйрия фотокүргәзмәсе оештырган иде. Анда җыелган 100 мең сум акча тумыштан колагы ишетмәү аркасында инвалид Мәдинә Әхмәтҗановага дәвалану өчен тапшырылды. Аңа операция …
Бала бүлешәләр
Суга баткан «Булгария» көймәсендә әти-әнисе һәлак булган баланың язмышы хәл ителде. Ятим Алмаз Хәйретдинов өчен ике яктан да әбиләре төрле судлар аша озак тарткалашты. Ниһаять, Биектау районы суды, психологик экспертиза нәтиҗәсенә карап, балага әтисе ягыннан әбисендә яхшырак булачак, дип тапты. …
Фатир кыйммәтләнә
Казанда торак хакы күтәрелергә мөмкин, дип фараз ителә. Хәзер башкалабызга уңайлы урыннардагы фатирларны сатып алучы алыпсатарлар килә башлаган. Алар бу торакны Универсиада алдыннан кыйммәтрәккә сатарга җыена. 540
Сак йөр!
Казанда урамнарга машиналарның тизлеген терки торган яңа төр камералар урнаштырыла башлады. Алар автомобиль үткән юлны вакытка карап бүлеп, аның тизлеген билгели. 170

