Мөхәррир бите

Сорауларыгызны монда калдыра аласыз.

253197

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)

Язма турында 197 фикер

  1. Арчалы язган:

    Илфат абый, сойлэшуенэ караганда, Динар башкорт ахрысы. Башкортлар бит алар, жил кайсы якка иссэ – шул якка борылалар. )))

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
    • Юк, ул егет Казан артыннан.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +1 (from 1 тавыш)
      • Арчалы язган:

        юк, мин бит узем Казан артыннан, бездэ андыйлар юк))))

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: +1 (from 1 тавыш)
        • Һәр халыкның, һәр урынның үзенчәлекле кешеләре була. Бар кеше дә бер төрле генә булып бетә алмый инде. Гадәттә, акыллы кеше чәчрәп чыгып акыл өйрәтми, хурламый, белмәгәнеңне үтеңне сытарлык итеп әйтми. Ә белеме чамалы булганнар үзләрен күрсәтеп калырга ашыга, үзләренең акыллы икәнлекләрен исбатларга тырыша. Тик авызын ачса үпкәсе күренгәнен аңларга гыйлеме җитми.
          Миңа зур галимнәр белән дә, гади исерек белән дә… кем белән генә аралашырга туры килми. Әмма галимнәр белән җиңел. Профессор абый сине беркайчан да бүлдерми, синең белемеңә шаклар катып утырган була, юкса, күренеп тора инде аңа синең интеллектың дәрәҗәсе. Ә менә гади кеше белән аралашу бик җиңел түгел.
          Беркөнне бер салмыш абый шалтырата:
          – Газетаңны яратып укый идем, монысын идәнгә тотып бәрдем. Теге кешеләрне батырган бандит хатынны яклап язгансың. Аны стрелять мало әле. ә син яклыйсың…
          – Ахырынача укыдыгызмы соң мәкаләне?
          – Нәрсә укып торыйм мин аны. Әйтәм ич, башын укыдым да, идәнгә тондырдым. Әнә ята идәндә…
          – Мин бит ул хатынны – Светлана Инякинаны якламадым, ул җавап тотарга тиеш. Әмма ил җимереклеге, системаның череклеге өчен җавап тотарга тиеш түгел. Система гаебен бу бәхетсез анага аудармасыннар иде… Ул гына баш гаепле булмасын. Сез алай тондырмагыз әйберне, җыеп алыгыз да укып карагыз.
          – Ярар, настроениегә карармын. Ну син анда теләсә кемне яклап ятма…
          Әңгәмәдәшем трубканы куйды, әллә градусы җитеп бетмәде. Нишлисең, көнгә берничә тапкыр телефоннан да шулай сөйләшеп алам. Исерекләре генә түгел, аеклары да әдәпне бик чамалап бетми. Бик еш кына шалтыраталар да:
          – Бу кем әле дип сорыйлар. Исәнме дә дә юк, үзләрен таныту да юк.
          – Сезгә кем кирәк соң? Кая шалтыратасыз?
          – Кая булсын, редакциягә. Син кем, теге Илфат Фәйзрахмановмы әллә?
          – Әйе, ә сез кем буласыз?
          – Анысы мөһим түгел инде аның…
          Кеше үзе ярдәм сорап шалтырата, ә үзен шулай тота.
          Бер көнне иртән телефон шалтырый.
          – Сез анда ни генә карап ятасыз? Кем укып чыгара ул газетагызны?
          – Апа ни булды?
          – Ни булды, белмисезмени? Кем укый газетагызны? Укыйсызмы чыгарганчы?
          – Укыйбыз. Иң ахырдан үзем укыйм.
          – Яхшылап укырга кирәк. Хата җибәргәнсез. Ачып карагыз газетагызны…
          Инде үземнең дә әдәп дигәнем тышкы якта гына калган иде. Түз сабырым дип кенә чыдыйм. Котым юк, нинди хата булды икән инде, нишләрбез…
          – Апа, әле кулыбызда газета юк. Ни булган? катастрофа булганмы? әйтегез, ник шулай дорфа сөйләшәсез?
          Апа трубканы куйды. Шуннан редакциябез ду күчте. Хата эзлибез. Кот калмады. Ни булды икән, дибез… Әле типографиягә бармаган, газета кулыбызда юк. Эш папкаларын актарырга тотындык. Таптык хатаны, телепрограммада көннәр дөрес, атна исемнәрендә ике көн рәттән чәршәмбе язылган. Менә шунда инде минем әдәп дигән тышчам җимерелде дә, миңа шалтыраткан апаның телефонын үзем җыйдым. Бу юлы ул бик аз гына дәшә алды. Мин сөйләдем. Башка язылмыйм газетаңа дигәнен генә ишеттем. Нишлим инде язылмаса, 200 сумлык подписка оформить иттем дә, болар минем хезмәтчем, обязаны дип карау дөрес түгел бит.
          Менә шундый илтифатсызлык, пренебережительный мөнәсәбәт биредә дә сизелә. Аз гына булса да хөрмәт булырга тиеш кеше хезмәтенә. Без монда шабашка эшләп утырмыйбыз. Бу сайттан акча эшләмибез. Бушлай эшләүче юк, диярләр, бар, менә без бушка эшлибез бу сайтта. Шуңа күрә эткә ташланган кебек мөнәсәбәтләр күңелне рәнҗетә.

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: +5 (from 5 тавыш)
  2. Азат язган:

    бу сайтны гел укып барам. Газетаны гел туры китереп булмый киоскларда. Илфат абый больнойлар була инде ул, аларга игътибар итмәгез.Менә бу Динар да башы эшләми, әллә ниләр язып тутырган. ссылкаларына кереп карадым, бигрәк башсыз кеше ахыры. Ул күрсәткәч, куркып ачып карадым. Нормал рәсемнәр.
    Үзе бик дини булып утыра, ә монда тәрәвих намазы вакытында сүз язып утырган. Вакытларын махсус карадым. Динар, үзеңне кара,. бар мәчеткә, укы намаз, тәрәвихны калдырма. Тот ураза. Алайса уразаң кабул булмас, тотсаң инде.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +2 (from 4 тавыш)
    • К. Динар язган:

      “Нормал рәсемнәр” – Ислам динендә нормаль булуын дәлилләй аласыңмы?
      “тәрәвих намазы вакытында сүз язып утырган … бар мәчеткә, укы намаз, тәрәвихны калдырма” – ястү намазы вакыты – караңгы төшкәннән алып, яктыра башлаганчы, ястүдән соң, яктыра башлаганчы тәравих укыла ала. Әмма ястү төн уртасына хәтле укылса әйбәтрәк, төн уртасы хәзер бездә 00:40 тирәсе. тагы, ястү төннең беренче 1/3 өлешенә чаклы укылса әйбәт ди. һәм беренче 1/3 өлеше үткәнгә чаклы соңга калдырып укылса әйбәт диеп тә укыдым күптән түгел, дөрестерме, юктырмы. тәравихны мәчеттә түгел, ә өйдә укырга да була, һәм бөтенләй укымаска да була – мәҗбүри түгел.

      VN:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
      • Энем, анда берни укымасаң, гыйбадәт кылмасаң да була, дигәндер.Бар да үзең өчен. Мәҗбүрилек юк. Җәмәгать тәрәвих укыганда форумда белдекле булып, сафсата сатып, кеше рәнҗетеп утыру да ярый дигәндер, бәлкем сезнеңчә. Сезне тәрбияләгән ата-ана ни дияр икән, өлкән кешеләрне шулай мәсхәрәләп утырган баласына?! Бәлкем СИН дип чүбек чәйнәүдән туктарсыз…

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: 0 (from 0 тавыш)
        • К. Динар язган:

          “син” диеп әйтүгә толерант булырга кирәк.

          тәравих турында – ул мине “дини түгел” диеп дәлилләмәкче иде бит, мин аның дәлиле дөрес булмавын күрсәттем.

          VN:F [1.9.17_1161]
          Rating: 0 (from 0 тавыш)
  3. Динар әфәнде! Сезнең белән мөнәсәбәтләрнең фарформы, ташмы, челпәрәмә килүеме, мине кызыксындырмый. Һәм СИН дип миңа указаниеләр бирергә без әлегә “кореш”лар түгел. әдәпсезлекнең чигенә чыгып миңа эш кушып утырмагыз инде зинһар.
    Газета ничек чыккан, шулай дәвам итәчәк эшчәнлеген. Ул киң аудиториягә адресланып нәшер ителә. Сезнең өчен генә түгел. Зәвыгегезгә туры килгәнне эзләп табарсыз дип өметләнәм. Бүген матбугат базары зур: бер меңләп татарча газета чыга. Рәсемнәребездә дә, текстарыбызда да бозыклык пропагандаланмый. шуңа күрә тар күңелле, кара фикерле булып, эшләгән кешенең күңелен кайтарып утырмасагыз иде. Киләчәктә тәнкыйтегез, тәкъдимегез бар икән, аны кешене мыскылламый җиткерергә өйрәнегез. Әйткәнемчә, мин сезгә комачау итмим, эшләп күрсәтегез. Ачыгыз газета, языгыз рәтле әйберләр. Сезе ябырылып укырлар. Әгәр сезнең күзлектән чыгып бәяләсәң бүгенге заманны бөтенләй яшисе түгел, качып кына ятасы. Һәркайда хәрәм.
    Мин инде болай да сезгә күп вакытымны исраф иттем. Киләчәктә, диннең чисталыгы өчен көрәшәм дип, кешегә теләсә нәрсә әйтү дә ярый дигән әдәпсез гадәтегездән котылыгыз.
    Ихтирам белән Илфат абыегыз.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +9 (from 9 тавыш)
    • К. Динар язган:

      “Киләчәктә тәнкыйтегез, тәкъдимегез бар икән, аны кешене мыскылламый җиткерергә өйрәнегез” – ничек мыскылладым? “син” диеп әйтепме? мин аны мыскыллау диеп санамыйм.

      VN:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • К. Динар язган:

      тагын бер кат әйтәм: гафу итегез.
      шуны да исәпкә алыгыз: сезне “диктатор” диеп язган мизгелдә мин әле үземне сез мине премодерацияга куйган диеп уйлаган идем.

      тәкъдим итәм: “безнең гәҗит”не 2 не чыгарырга, берсен – элеккечә, ә берсен – рәсемнәрен хәләлләштереп.

      VN:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
      • Энем, миңа эш кушучылар бихисап. Ничек өлерергә, Акылылбаш булып утырмагыз, хәләлштереп чыгарырга үзегез алыныгыз газета. Минем дә тәкъдимем бар: бу дөньяда гөнаһлы булып бетмәс өчен, күзегезне йомып укыгыз газетабызны, гомумән урамда да күзегене йомып йөрегез. Күрсәтүче генә түгел, караучы да гөнаһлы. Ә мөгамәлә культурасын өйрәтмәгән ата-анаң кызганыч. культура, белем дәрәҗәсе түбән кеше белән әңгәмәләшү бик кыен ул. Ә инде диктатор ише сүзләрне әйткәнче уйланып алырга кирәк. Әгәр ураза тоткан булсагыз, сезнең уразагыз юкка чыккандыр, дип уйлыйм Бәхетле булыгыз. Эшләрегез белән үрнәк күрсәтергә өйрәнегез, кеше өйрәтеп түгел.

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: +3 (from 5 тавыш)
  4. К. Динар язган:

    “ну ваще диктатор икән бу илфат ф уже премодерация куйганнар”

    илфат ф, мондый очракта премодерация куюың белән син сиңа булган мөнәсәбәтне челпәрәмә китердең. мин бер нинди спам язмадым, тәртипле генә сөйләштем.

    VN:F [1.9.17_1161]
    Rating: -3 (from 3 тавыш)
    • К. Динар язган:

      юк, премодерация юк икән, әмма “Фикер язмасы үзенең хәл ителгән булуын көтә. ” дигән язуы бар һәм ул фикергә җавап язып булмый.

      VN:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
      • К. Динар язган:

        юк ялгышканмын, ялгыш браузердан караганмын, премодерациягә эләккән.

        VN:F [1.9.17_1161]
        Rating: 0 (from 0 тавыш)
        • Динар, бераз әдәп дигән кагыйдәләрне өйрәттеләрме үзегезгә. Әллә миңа да сиңа ияреп син дияргәме? Алтынчы дистәне ваклап килүче олы кешегә ӘЙ СИН, СИН ДИКТАТОР дип әйтә алгач, син бик кыю баласыңдыр, әмма тәртипсез бала икәнеңне күрсәтәсең. Дини булу ул әдәпле дигән сүз түгел. әдәбең булмаса, синең динилегең чүп. Бүгенге дин әһелләренең күбесенең шундый сырхаулыгы бар. Бик күпләр Сезнең ишеләрне очратып, агрессияне, катлауландыруны күрә дә, әй миңа дингә ерак, миннән булмый икән бу дип үзенең элекке тормыш рәвешен дәвам итә. Я муллалар үзләре карак я акылсыз, дип аклана.
          Ниндидер гаепләр ыргытканчы кешегә, башта тикшерү мәслихәт. Язмаларны корректлы тутырыга кирәк. Сайтыбыз спамнарны үткәрми, ул аерым блокка тупланып бара. Көнгә бер тапкыр мин аларны ачып карыйм. Бик сирәк кенә арада монда язышкан кешеләрнең дә сүзләрен, нормаль язуларны да автомат спам итеп кабул итә, реклама, порнуха дип уйлый күрәсең. Бигрәк тә ссылкалар күп булса, корректлы тутырылмаса язу… Мин аларны хуплыйм, ул шунда ук сайтка урнаша, форумда күренә башлый. Бу эзләнүләрегез нәтиҗәсе дә шулай спамга урнашкан булган. Әгәр шулай язасыңны белгән булсам, тәравихка бармый көтеп утырган булыр идем))) Әнә сайтка урнашты. Укысыннар. Белмәгән идем, коллажлар, кеше сурәтләре, ул ялангач булмаса да шәригатебезгә каршы чыга дип.
          Кыскасы, арыдым әле. Никтер ярап булмый. Уңнар да типкәли, суллар да суккалый. Һәм үземә шушы сайт белән баш авыртуы алдым. Беренчедән мин аны тикшереп барырга мәҗбүр. Яныннан китә алмыйм. Форум чүп савыты түгел. Мин Русиядә яшим, һәм аның законнарын үтәргә мәҗбүрмен. Шулай да беркемне кыскартканым, кискәнем юк. Бары тик бер генә дустыбыз «Камчылы» әлегә «баня»да. Чөнки монда гына җитмәде, емаилыма күчеп минем нинди мәлгунь кеше икәнемне аңлатты. Менә уйлап йөрим, бу кешегә бик зур начарлык эшләгәнмендер инде, шулай күрәлмаслык чиккә җитү өчен. Юкса, белмим дә үзен, гомердә күргәнем дә юк… Хәер, ул әнисен дә күрә алмый. Емаилымда авыру әнисен нәфрәт белән тасвирлап биргәч, ул кешене мин чынлап та чикләргә кирәк икән, дигән фикергә килдем. Хатыны да киткән үзеннән. Хәзер ул емаилыма да, монда да яза алмый. Караңгы почмакта сагалап торып башыма кирпеч төшерсә генә инде… Мәскәүдән кайтып.
          Гомумән, нахак гаепләр тагып, кешене рәнҗетүдән, хәтерен калдырудан сакланыгыз. Бәлкем ураза да тотасыздыр. Азаплануыгыз бушка булмасын, өстегезгә гөнаһ ябырылмасын.
          Мине төрлечә мәсхәрләгәннәре бар, әмма диктатор булганым юк иде әле. Рәхмәт.
          Динар әфәнде, мин сезгә комачау итмимдер ич. Эшләгез, эшләп күрсәтегез. Чыгарыгыз газета, ачыгыз радио-телевидение. Без Сезгә карап өйрәнербез. Үрнәк алырбыз. Ә инде бу газетабыз шул кадәр гөнаһлы, заманыбызның бозык бер басмасы икән, бозык булмаганнарны эзләргә мөмкин. Сез бит газетабызның абунәчесе дә түгел. Бушлай сезгә хезмәт күрсәтәм, әле шуның өчен менә нинди рәхмәтләр ишетәм. Мин сезнең урында гафу үтенер идем.
          Хәер Сезнең белән язышуның файдасы булды, мин аңлата алдым бугай кырланып татарча язмауның әдәпсезлек икәнен. Кешечә дә яза беләсез икән… Баулы якларында алай сөйләшүчеләрне кылтая диләр иде. Матур сүз, туры килә. Хәзер ул әдәби телдә дә кулланыла.
          Рәхмәт.

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: +8 (from 8 тавыш)
          • Айдар Шәйхи язган:

            Динар әфәнде, әгәр мөселманның әхлагы начар икән, аның намазы – бары тик гимнастика, ә уразасы – ач тору гына. Уйланыгыз, зинһар =)

            VN:F [1.9.17_1161]
            Rating: +5 (from 5 тавыш)
          • К. Динар язган:

            әйе шул, автоматика, үзем дә уйладым әле генә, туйдырды инде ул вордпресс… лайвжурналда да шулай хәзер… кай бер җирдә 1 я 2 сылтама булса да блоклый. кай бер җирдә хуҗалары шул көе аны ачмый да, чөнки спам аларга бик күп килә, аларны карап чыгарга иренеп бетереп кенә аталардыр. гафу итегез. диктатор түгелдер шул! мөнәсәбәт таш, фарфорны шулай дисәм булымы икән, я пыяла савыт кебек үк челпәрәмә килмәгәндер :) .
            “Бик күпләр Сезнең ишеләрне очратып … катлауландыруны күрә дә, әй миңа дингә ерак, миннән булмый икән бу дип үзенең элекке тормыш рәвешен дәвам итә” – син минем бу рәсемнәрне хәрамга чутлавымны “катлауландыру” ягъни чын ислам түгел диеп атыйсың булып чыга! мин аны алай диеп уйламыйм. “Белмәгән идем, коллажлар, кеше сурәтләре, ул ялангач булмаса да шәригатебезгә каршы чыга дип” – ничек инде белмәгән идең? мисал өчен, чәче, муены күренсә дә ул бит инде ярамый торган була? мөселман хатын-кызларга ничек киенергә кушкан, шул дәрәҗәгә җитергә тиеш диеп уйлайм мин аны. “Һәм үземә шушы сайт белән баш авыртуы алдым …” – яба күрмәгез инде :) ! “мин аны тикшереп барырга мәҗбүр. Яныннан китә алмыйм” – сайт хуҗасына хат җибәрә бит ул, телефоныгыздагы электрон почтаны көйләгез дә, шуннан гына әйбәт әмма блокланган комментларны ачыгыз (аклагыз). “Хәер Сезнең белән язышуның файдасы булды, мин аңлата алдым бугай кырланып татарча язмауның әдәпсезлек икәнен” – “файдасы булды, хәрам рәсемнәрне бетерү турында уйлый башладым” дисәгез яхшырак булыр иде :) .

            VN:F [1.9.17_1161]
            Rating: -2 (from 6 тавыш)
  5. К. Динар язган:

    Фәйзрахманов Илфат, син Ислам диненә ышанасың, аны яратасың, шулаймы? Татарлар да, башкалар да еш кына татарлар – мөселман диергә ярата, бер кем дә каршы килеп тормый, атеистлар, керәшеннәр да бар, мөселман дигәнегезнең дә күбрәге чын мөселман түгел диеп төзәтеп тормай. Революцияга чаклы татарлар үзләренең милләтен дә “мөселман” дигән дигән сүз укыганым бар. Шуңа күрә, бу татар гәҗите йә татар телле гәҗиттә хәләл рәсемнәр генә куерга тәкъдим итәм. Сиңа да савап булыр, Алла теләсә. Атеистлар, керәшеннәр, төрле динсезләргә әллә ни зур зыян килмәй диергә була, бары тик кай берләренең кай бер кешеләрнең киенү рәвешләрен, кай бер кешеләрнең йөзләрен күрү теләкләре үтәлмәйчә калыр бугай. “кай бер кешеләрнең йөзләрен”, чөнки сез {аның фотосын хәләлләштереп мәшәкатьлән}мәйчә, бөтенләй куеп тормаска мөмкин. Белүемчә, христианнарда да хатын-кызлар чит кеше каршында яулык ябырга тиеш. Атеистлар һәм башка динсезләрнең дә кай берләренең киенү-чишенү чикләре пляжда я урамда трусик, лифчик белән генә йөрүне рөхсәт итмәй, йә кыска итәк йә шортыны да рөхсәт итмәй, кай берсе үзләренең һәм башкаларның тагын да күбрәк киенүе йә исламча киенүе яклы, ләкин ничектер читенсенә.

    VN:F [1.9.17_1161]
    Rating: -2 (from 4 тавыш)
    • Килешәм. Ләкин без дини матбугат түгел, ә дөньяви. Шулай булса да, бездә шәригатькә каршы килә торган рәсемнәр, язмалар басылмый. Тик таләпләр берьяклы гына булмасын иде. Менә Сез дә нинди матур телебезне кырланып сөйләшеп бозмасагыз иде. Әгәр барчабыз да, теләсә ничек, телебезгә нинди хәреф килә, сүзне ничек кырландырып әйтәсе килә, шулай гәпләшә башласак, телебез нишләр икән? Сез татарча сөйләшергә теләүчеләрнең, үз телен өйрәнергә теләгәннәрнең башларын бутыйсыз. Болай язганыгызга, сөйләшкәнегезгә татар теле укытучысы нинди бтлге куяр иде? Динебезне боөзарга армый, ә телебезне ярыймы? Һәр милләткә үз телен белү фарыз дип куярга кирәк мәсьәләне. Мин баларымның татарча кимил белүләрен тәэмин иттем, аралашканда ялгыш җибәрсәләр, төзәтә килдем. Мөгаен, Сезне алай төзәтүче булмаган.
      Рәхмәт.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +4 (from 4 тавыш)
      • К. Динар язган:

        “Шулай булса да, бездә шәригатькә каршы килә торган рәсемнәр, язмалар басылмый.” – мондагы бөтен рәсемнәргә дә мөселманнарга карарга ярый дигән сүз түгел ич инде бу? әгәр андый мәгънәдә булса бу ялган.

        VN:F [1.9.17_1161]
        Rating: -2 (from 4 тавыш)
      • К. Динар язган:

        “Ләкин без дини матбугат түгел, ә дөньяви.” – хәләл колбасаны һәр кемгә ашарга яраган кебек, гәҗитегездә барча рәсемнәр хәләл булса гомумән укучыларга бик зур зыян китермәс диеп санарга була, әйттем ич инде.
        “… фотосын хәләлләштереп мәшәкатьлән}мәйчә, бөтенләй куеп тормаска мөмкин” дидем, тагын бер очрак бар икән әле: битендә косметика булса, аны хәләлләштереп булмый, куерга ярамый булып чыга, бу косметиканы чит кешегә күрсәтергә ярамый диеп санаганда, әмма мин андый хәдисне белмим әле, әмма “зиннәтләрне күрсәтәсе түгел” дигән мәгънәле коръәндәге аллаһ сүзенә туры килә инде ул. шулай ук, гомумән, чын тормышта ачык бит белән урамда үтеп китү белән гәҗиттә фото чыгару тигез түгел, чөнки гәҗиттәге фотога кемдер озаклап карап утырырга мөмкин, шуңа күрә кай бер очракта хәтта косметикасыз фотоны бөтенләй бастырырга кирәк түгел.

        VN:F [1.9.17_1161]
        Rating: -4 (from 4 тавыш)
        • Рәхмәт. Сез дә телебезне бозмый сөйләшсәгез иде алга таба да. Телне бозып кыланып сөйләшү ул татарда гына. Аны кылтаю диләр. Шулай кырланган урысны күргәнегез бармы?

          Әлбәттә, Сезне татарчаны белми дип әйтеп булмый, әмма аңлавы кыенрак. Бик күп муллалар шулай сөйли. Алардан үрнәк алмагыз инде. Динебез, катлауландырма ди. Бу телебезгә дә кагыла. Кеше аңласын өчен бутап сөйләшү тыңлаучыга да, укучыга да кызык түгел. Бәлкем чистарынуны кемнәндер таләп иткәнче, һәркайсыбыга үзебездән башларгадыр. Ә газетабызда хәрәм рәсем, хәрәм тема таба алсагыз, мин Сезгә рәхмәтле булырмын. ЯЛгышканмын диярмен һәм чарасын күрермен.
          Газета нәшер итүнең үз законнары бар. Рәсемсез газета булмый, була алмый. Бүген 20 мең тиражыбыз бар. 1 нөсхәне ким дигәндә 2–3 кеше укый дип алсаң да, 40–60 мең укучы. Һәркемнең үз зәвыгы, үз бәясе.
          Кайчан да булса, дини гыйлемем җиткәч, дин газета да нәшер итәрбез. Менә анысы, Сез күзаллаганча булыр.

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: +3 (from 3 тавыш)
  6. Фэнзаман язган:

    Бөтен нәрсәне белсәң,президент булып утыр,кисеп,яшереп утырма.Үзеңнең интернет битеңнән үзең укучыларны куасың.Кеше фикерләрен түгел,үз фикереңне алга куасың.Мактаганны яратасың,мин,мин дисең.Газетаңның эчтәлеге какшый.Ни өчен тормыш начар дигән сорауга,газетаңда җавап юк.Ничек тормышны яхшы якка үзгәртеп була дигән сорауга да.Күтәрелә, төшә дип кенә булмый.Иман мәсъәләсенә килгәндә,миндәге иман синең иманнан мең тапкыр артык.Иманлыларга иман белән кизәнмә. :тыңла: :тыңла: :тыңла:

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: -3 (from 7 тавыш)
    • Мине никтер элек электән «таныйлар» бу кешеләр. Минем өчен гаҗәп түгел. ТВда эшләгән чакта ук больницадан бушаган арада киләләр иде яныма мине эзләп. Берәү яныма бәреп кереп турыдан туры эфир таләп итте берчак. Әтисенең орден медальләрен таккан. Каравыл кертеп җибәргән, ничектер. Эләкте үзләренә аннан. Эфирга чыгып Чечнядагы сугышны туктатырга боермакчы иде. Экстремизм юк үзендә, мескеннең. Зур офицер кызы икәне ачыкланды… Бүген студиядә ут юк, хәзер эш сәгате түгел, хуҗасы бикләп кайтып киткән, кичкә генә килә. Шул кичкә килегез, бик яхшы ният белән йөрисез, һ.б.лар дип чыгарып җибәрдек. Аларның кайсыларын үгетләп тынычландырып, кемнәргәдер «хайт, йөрмә монда», дип әйткәч, китеп бара иде. Бер алып баручы кызның каршына чыгып эзәрлекли башлаган берәүгә шулай итәргә туры килде. Юкса, теге кыз баланың тормышына куркыныч яный башлаганы беленде…
      Шушы таманнар турында психологлар, белгечләр ярдәме белән мәкалә әзерлим. Аларга игътибар итәргә кирәк. Чөнки ахыры яман бетәргә мөмкин. Әнә Норвегия җүләренә игътибар итмәгәннәр, ни килеп чыкты. Ничә еллар тулы бер манифест язып яткан. Никтер Путинны да мактаган шунда. Юкка гына Аллаһыдан аек акыл, үткен зиһен сорамыйбыз. Үз акылыңда булып, башкаларга комачау тудырмый китәргә язсын бу дөньядан.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +3 (from 5 тавыш)
    • Арчалы язган:

      Дөнүя имгәкләре.

      Бу – сезнен сузлэрегез! Эйтегез эле, иманлы кеше шундый сузлэр яза аламы?

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 2 тавыш)
  7. Арчалы язган:

    Илфат абый, тэрэвих намазларына йорисезме, йорсэгез кайсы мэчеткэ барасыз?

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
    • «Болгар»га нигездә, элек «Казан нуры»на йөри идем, җомгада шунда булам гел, диярлек, ул минем участковый мәчетем дип саныйм)). Үзебезнең авылны хәтерләтә, агач, бик матур мәчет. Тик хәзер аны камап казып бетерделәр, чат төзиләр… әйләнеп үтәсе, тирә як ком. Аякка ком тула. 60ка киткәч ком болай да коела)) монда аякка да кергәч, читен икән)
      Кызганычка, тәравихка көн саен йөри алмыйм, газетамны тапшырасы көннәремә прогул языла.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +2 (from 2 тавыш)
      • К. Динар язган:

        “прогул” тәравих өчен языла диеп әйтү дөрес түгел, ә фарызы өчен языла дию лаеклырак, анысын да мәчеттә уку катгый мәҗбүри түгел, ә тәравихны, белүемчә, мөхәммәд пәйгамбәр өендә укыган.

        VN:F [1.9.17_1161]
        Rating: 0 (from 0 тавыш)
        • Аны гына белә идек, Динар. Артык җитди булырга ярамый бу дөньяда. Шаяртып сөйләшүне аңларга кирәк.
          бу язма «пар алма» газетасына әзерләнде, киләсе атнада укучыларына тараласы:
          «Тәравих – гарәп сүзе, утырып ял итү дигән мәгънәдә. Рамазан аенда тәравих намазы укы¬ганда һәр дүртенче рәкәгатьтән соң ял итеп утырып торуга әйтәләр. Соңыннан Рамазан аендагы төнге намазга «тәравих» дип әйтелә башлады.
          НИНДИ ФАЙДАСЫ?
          «Кем рамазан аенда төннәрен иман һәм ыша¬ныч белән намаз укыса, үткән гөнаһлары гафу ителде», – диде пәйгамбәребез (с.г.в.). (Бухари, 2008нче хәдис).
          Тәравих намазы җәмәгать белән мәчеттә укыла һәм соңыннан витр намазы белән тәмамлыйсың! Ә ТӘРАВИХ НАМАЗЫНЫҢ ФАРЫЗЛЫГЫНА, ЯГЪНИ ТИЕШЛЕГЕНӘ КИЛГӘНДӘ УЛ СӨННӘТ САНАЛА. Гайшә анабыз әйтте: «Аллаһының рәсүле (с.г.в.) Рамазан аеның бер төнендә чыгып сәхабалар белән төнге (тәравих) намазын укыды. Ке¬шеләр моны (беренче тапкыр булганга) башка¬ларга сөйләде. Икенче төнне күбрәк кеше җыелды һәм рәсүлебез тагын чыгып укыды, өченче төнне тагын да күбрәк җыелып укыдылар. Ә дүртенче төнне мәчет тулы кеше иде, ләкин рәсүлебез чыкмады. Иртәнге намазын тәмамла¬гач кына халыкка әйтте: «Тагын чыгып укысам, фарыз итеп кабул итәрсез, дип курыктым», – диде «Бухари», 2012нче хәдис). Димәк, Ислам диненең төп канунындагыча, мәҗбүрилек юк. Сөннәт саналган тәравих намазын кем укый ала, укысын, бик күркәм, белеп торыгыз, савабы бик зур.
          Хәлфәбез Гомәр (Аллаһы аңа разый булсын) Рамазан аенда төнлә мәчеткә килеп, кешеләрнең тәравих укыганын үзе күрде. Коръән укыганда ялгышлар булмасын өчен, аларга иң гыйлемле булган Үбәй ибн Кәгеб артына җые¬лышып, җәмәгать белән укырга кушты. Күпчелек халык тәравихне саваплырак булган сәхәр вакытындарак укый иде.
          Хәлифебез Гомәр тәравихне ястү нама¬зыннан соң җәмәгать белән укырга кушты һәм әйтте: «Әлбәттә, йоклап алып, тәравихне сәхәр вакытына калдырып уку яхшырак, ләкин йоклаган¬чы җәмәгать белән уку яхшы бидгать» («Бухари», 2010нчы хәдис).
          Инде җәмәгатькә кушылып, барысын да укыргамы, дигән сорауга, ничә рәкәгать укый аласың, шуның кадәр укы, дигән җавап булыр. Гомәр хәзрәтләре Үбәй ибн Кәгебкә – ирләргә, ә Тәмим Әддәригә хатын-кызларга имам булып, унберәр рәкәгать итеп укырга кушты (Мәлик, 4-115/1нче хәдис).
          Әлеге вакытта күп җирләрдә, шулай ук безнең Хәнифә мәзһәбендә дә төпле генә дәлилләр булмаса да, тәравихне 20 рәкәгать итеп укый¬лар.
          «Шулай ук 36, 38 рәкәгать уку сөннәт дигән сүзләр дә бар. Ләкин рәсүлебездән дә, сәхабалардан да андый дөрес риваятьләр килми.»

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: +2 (from 2 тавыш)
  8. Арчалы язган:

    Фэнзаманнын башына киткэн, ахрысы. Эллэ нинди тиле сузлэр яза башлаган. Я раббем, бу бэндэгэ иман бирсэн иде…

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  9. Фэнзаман язган:

    Азатлыгың да,үзең дә кукмак пушларсыз икән.Дөнүя имгәкләре. :яман: :шартлыйм:

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: -1 (from 1 тавыш)
  10. Арчалы язган:

    Илфат абый, бер “хэзрэт” эйткэнне эйтмэдем дип судлаша иде сезнен белэн, нэрсэ булып бетте ул эш?

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • Югары судка шикаять иткән дип ишеттем. Әле хәбәре юк. Мин район судында оттым. Югары суд карары көченә кергәннән соң мәкалә язачакмын.
      рәхмәт.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
  11. Заман язган:

    Христиан дин эхеллэре дэ,моселман дин эхеллэре дэ дорес юлда тугел.Христианнарны Равноапостол вакытларына кире кайтарабыз.Моселманнарны Мехэммэт пэйгамбэр вакытларына.Бер генэ Аллага табыну чын кунелдэен булырга тиеш.Барча жирдэ эхлак булырга тиеш.Буген чиркэулэр,мэчетлэр куп,тик чын кунелдэн йоручелэр генэ юк.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  12. Заман язган:

    Урыс якларына киттек.Юллр котэ,жырлар котэ.Анда халык икенче.Язганны сызмыйлар,эйткэнне эзэрлеклэмилэр.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  13. Заман язган:

    Илфатжан,бэлэкэй чакларында гел кэгаз кисеп уйнадын.Бу сэлэтен онытылмаган.Кисэсен бит,брат.Куркасын бит, туган.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  14. Хаҗия язган:

    Әссәләмү галәйкүм, Илфат абый.
    Барча мактауларыбыз Аллаһ Тәгаләгә.
    Аның илчесе Мөхәммәд салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватларыбыз.

    Әлхәмдү лилЛәһи шәгъбән ае тәмамланып килә.
    ИншәАллаһ рамазан шәриф айларына да килеп җитәбез.
    “Рамазан ае дәрәҗәләре” дигән язмам һәм “Йә ураза тотучы” дигән киңәшләрне Аллаһ ризалыгы өчен сезгә җибәрер идем. Тик ничек икәнен белеп җиткермим.

    Гәҗит битләрендә бәлки урын алыр.

    Иншә Аллаһ файдасы тияр.

    Минем исемем Гөлсирин. Түбән Камадан.
    Сездән җавап көтәм.

    Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтулЛаһи вә бәрәкәтүһү.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  15. Энҗебикә язган:

    Әбзәй язган:
    14.07.2011, 12:17
    Рәхмәт.
    Игътибар итмәскә тырышыгыз шундыйларга. Адекват булмаган кешеләр бар бит. Алардан өстәрәк булырга көч тбирсен Сезгә Аллаһы.

    Алтын сүзләр, ә сез кире кагасыз. Башыгызны югары тотып, горур рәвештә түбән җаннарны “сытып-изеп” китәсе урынга аларга алга таба хәрәкәт итәргә җим калдырасыз, дошманнарга сөенергә җирлек тудырасыз, шулай итеп үзегезне вак кисәкләргә таркатып, чәчеп-сибеп җибәрәсез. Утлы очкыннар ай-һай бик еракка чәчрәп китәләр һәм күмерләре иң беренче чиратта үзегезне пешерәләр, кабарталар, каралталар, түбәнгә тәгәрәтәләр. Мин сезне бик ихтирам итәм, шуңа борчылып язуым иде. Почтагызга сез теләмәгән кешедән килгән хатларны майл.ру компаниясе юкка чыгарып барырга сәләтле, аның өчен тиешле төймәгә басарга гына кирәк. Үз эшегезне кыйблагыздан тайпылмыйча үзегез планлаштырганча дәвам итегез. Сезнең гәҗит тиражы санынча дусларыгыз бар, күбесе бирегә кереп яза гына белми. Кереп яза торганнарының төрле камырдан әвәләнгәнлеген аста тезелеп киткән смайликлар да раслап тора бит. Иң мөһиме: әрсезләргә карата тиешле ераклыкны саклап, тиешле югарылыкта кала белергә кирәк.
    Кушымталар турындагы фикеремне соңрак, җәйге сезон беткәч язармын. :яратам:

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • Рәхмәт. Әмма ул хатларны карамый ташларга ярамый иде. Чөнки минем тормышыма куркыныч янаган вакытлар булгалады. Кешенең ни кылырга әзер булын белеп булмый бит… Кара исемлеккә генә кертеп котылып булмый, кешесе кала. Ә кешесенең кем икәнлеген белдем. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә алам, күп нәрсәләрне ачыкладым. Минем пробелемадан качу гадәтем юк, ә менә аны бетерү өчен эшлим. Бу читтән ваклану кебек кабул ителәдер, әмма минем гаиләм ишле, авырулар күп бу дөньяда. Кемгәдер ошамыймдыр. Алла сакласын. Бу курку түгел, әмма саклану.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
  16. Камария язган:

    Изгнание Мусульман из Мечети.
    Изгнание Мусульман из Мечети города Коркино

    11.07.2011, 13:13 События и происшествия Ильгиз (все новости | профиль) 5 73

    В 2010 году, на добровольные пожертвования горожан г.Коркино Челябинской области, которые собирались в течении нескольких лет был приобретен за 300 тысяч рублей дом №8 по ул.Тимирязева под Мечеть. Но Расулова Рушания не извещая правление Мечети, оформила документы на дом на двух частных лиц которые не являются прихожанами Мечети. Вот таким образом наша Мечеть и деньги ушли в частные руки. На сегодня не у Мусульман г.Коркино Махалля-Мечети не у Регионального Духовного управления Мусульман нет прав собственности на этот дом.

    10 июня 2011 года верующие пришли на пятничный Намаз, увидели удручающую картину – сняты вывеска Мечети, ворота и калитка, кучка агрессивно настроенных людей с выкриками встречала верующих пришедших на Намаз. Расулова Рушания и ее пособники объвили,что это частная собственность, а не Мечеть, просто выставили их на улицу. Но когда верующие Мусульмане начали говорить в ответ как так, ведь этот дом был куплен на деньги, которые собирались под Мечеть, и на пожертвования, кроме как агрессии и брани они не чего вразумительного не услыiшили. Вот так Расулова Рушания выставила пожилых людей на осмеяния всей улицы, оскорбив их религиозные и человеческие чувства. 1 мая 2011 года Расулова Р., без одобрения Регионального Духовного управления, и правления Мечети,в кинотеатре им. М.Горького устроила собрание под предлогом татаро-башкирского концерта, избрала свое правление Мечети и в качестве заместителя председателя – предложила свою кандидатуру
    Вскоре индивидуальным предпринимателем Талиповым Назибом Минниахметовичем правлению Мечети было предоставлено новое помещение подвальной части дома №15 по ул.Ленина магазин Ледокол. Это место временно, но оно оборудовано для проведения Религиозных мероприятий – помещение просторное, чистое, светлое. Большую материальную помощь, поддержку в оборудовании Мечети оказали верующие. На собственные средства купили ковровые покрытия. Предоставили оборудования другие спонсоры, мебель, столы, стулья. Благодаря помощи Коркинского муниципального района Усенко Г.Н. выделено место под строительство новой Мечети 1 гектар земли в шаговой доступности с остановкой автотранспорта. Правление Мусульман города выражает сердечную благодарность Геннадию Николаевичу Усенко за оказанную помощь и поддержку. Желаем здоровья, терпенья, творческих успехов в работе, на благо города и горожан. По получении проектно-сметной документации начнутся работы по планировке строительства площадки Мечети. В октябре месяце откроются курсы по изучению основ традиционного Ислама, Корана. Для этого созданы хорошие условия, ждем всех желающих обучатся. Вскором времени в магазине Ледокол откроется отдел по продаже продуктов Халяль. В отношении главы официальной Мечети №2230 г.Коркино Анаркулова Гали-Хазрята – как возглавлял работу Мечети, так и продолжает работать в качестве Имам-Хатыба, проводя все религиозные службы согласно традиционного Ислама России, Корана и мусульманским обрядам, как бы не порочила его деятельность расуловская клика. Мечеть №2230 г.Коркино зарегистрирована в Министерстве Юстиции России, имеет все уставные документы, имеет свой лицевой счет в банке. Для ведения финансовой работы, избрана ревизионная комиссия, согласно уставу организации в составе 3 человек, работает кассир Мечети. За свою финансовую деятельность добровольные денежные пожертвования прихожан Мечети, руководство Мечети ведет отчетность, оплачивает все налоги в пенсионный фонд. Мусульмане, надеемся общими усилиями, с помощью Всевышнего построить светлое красивое здание Мечети.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • Бу язмагызны емаилга имзалап салыгыз эле. Исем фамилия, яшәү урыны күсрәтеп.
      пришлите пожалуйста на мой емаил. Подпишите и укажите адрес.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
  17. Әбзәй язган:

    Рәхмәт.
    Игътибар итмәскә тырышыгыз шундыйларга. Адекват булмаган кешеләр бар бит. Алардан өстәрәк булырга көч тбирсен Сезгә Аллаһы.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • Сезнең емаилыгызга туктаусыз янау, мыскыллау килеп торса, игътибар итмәс идегезме? Андыйлар белән хокук саклаучылар шөгыльләнергә тиеш.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
  18. Рэмилэ язган:

    Сезнен газетада жен чыгаручы мулла янына иптэшегезне алып баруыгыз турындагы язма басылган иде ул язманы кабат кайдан укып була?

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  19. Кызык һәм гаҗәп бу дөнья. Гәрчә яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр. Бу хакыйкатьне бар тулылылыгы белән күптән аңлаган идем инде, югыйсә. Әмма мин үпкәләмим. Хәтеремдә бик күп гыйбрәтле вакыйгалар башымнан кичкән икән. Беренче Чечен сугышында Чаллыдагы тулы бер полкны сугышка җибәрми алып калдык. Моннан 1–2 ел элек радиода турыдан туры эфир вакытында шул алып калынган баланың әнисе шалтыратып рәхмәт әйткәч, эфирда күңелем тулган иде… Онытмаганнары өчен. Шунда ук Казандагы күрмәүчеләр җәмгыятеннән шалтыратып рәхмәт әйттеләр. Аларны да йортларын, клубларын, эш урыннарын тартып алып урамда калдырмакчылар иде… Ләкин онытылганнары ничаклы. Мин ярдәм иткән кешеләрнең кайдалыгын да, кемнәр икәнен дә белеп бетермим инде. Үзләре искә төшермәсәләр. Хәтеремдә армиядән качкан бер егетне трибуналдан алып калдык. Әнисе елап килде. Артыннан йөрдем. Үтте. Госпитальгә салдык. Хәлен белеп тордык. Ә соңгы нәтиҗәне прокуррордан гына белдем. Хәл ителгәч, элементар гамәл: телефоннан шалтыратып, без котылдык дип әйтүче булмады. Сугыш кырыннан мин күрсәткән сюжет аша берәүләр үзләренең ничә ай хәбәре булмаган улларын тапты, киттеләр солдат янына. Кайтканнарын, алып кайтканнарын кеше аша ишеттем… Күп инде мисаллар. Кемнедер җитәкчесе кыерсыткан, кемнедер эшеннән алганнар… Шундый тормыш алып барганлыктан, дошманнарым да күп. Юкка чыксам, сөенеченнән үрле-кырлы сикерергә әзер үчле бәндәләр бихисап. Алар тарафыннан чыгарылган гайбәтләр артымнан еш иярә. Алар монда да керә, монда да, минем күңелемә якын алганны белгәнгә, тамызып торалар. Ришвәт алмадым, ярдәмем өчен хак сорамадым. Җәллим, ярдәм итәм. Адвокат янына баралар да, гади консультация өчен кимендә 500 сум калдыралар. Ә мин бушлай киңәш итәм. Гомерем буе таш атканга да аш белән җавапладым.
    Боларны ни өчен язам, дисәгез, чынлап торып, монда язганнарга хәтерем калды. Бу сайт та шул милләтемә бер хезмәт булсын диюдән иде. Тик мин ник гел тиеш икән, дип аптырыйм, чөнки күңел төшәрлек итеп миннән таләп итәсез! Газета дәүләт хисабына яшәми. Димәк, Сезнең налогка тимибез, үзебез түлибез әле саллы гына налоглар, шул дәүләт үзе яши шул хакка… Газета, шул исәптән бу сайт та бары тик газетаның кәгазь вариантын яздыручы абунәчеләр хисабына яши. Без маемлаудан интекмибез. Бу сайтны кыйммәт бәягә тотып торуым, татар сүзен, татарлыгыбызны таныту, аның өчен борчылучыларны ишәйтү иде. Газетаны яздырмасалар да, ичмасам, моннан укысыннар, дим. Инде үкенә башладым. Өстәмә мәсхәрә, баш авыртуы алганымны аңладым. Җәмәгать, бәйсез гаеталар арасында кемнең сайты бар? Кайсы басманың сайты шулай эшли?
    Инде бу «Булгария» батуны монда көне белән яктыртмавыбыз өчен мин гаепле, чөнки мин авылда идем. Әниемнең документлары артыннан йөрмәгән иде әле, өлгермим, срогы чыга, киткәненә 6 ай тула. Чөнки бу сайт та, газета да минем җилкәмдә. Штатлар тотарга акчабыз чамалы. Вакыйгаларны көне-секунды белән тапшырып тору өчен мөмкинлекләр кирәк, аны безнең редакция эшли алмый. Матбугат чыганагы «Одна баба сказала» принцибы белән эшләргә тиеш түгел. Үзешчәннәр болай да күп. Без дә булдыксыз үзешчән булмыйк инде. Иҗади партнерыбыз «Азатлык»тан файдаланып, биредә дә, күп очракта аларны күзәтеп, шунда укыгыз дип аларга юнәлтәбез. Шулай эшлибез дә. Без язмаларны кәгазь газета өчен әзерлибез. Анда чыкканнан соң гына аларны язылмаучыларга монда укырга мөмкинлек бирәбез. Бу гамәл, үзебезгә зыянга булса да. Дус колегаларым шушы эшемә минем аптырый…

    Әбзәй, сезгә нинди резонанслы мәкаләләр кирәк соң? Шул резонанслылар өчен судка йөрим ич инде. Шул резонанслар өчен кисәтүләр алам. Бүген Фәүзия апаны кайсы газеталардан укыйсыз? Тел, милләт мәсьәләләрендә, 2нче биттә, гомумән, газетабызда мактаулы язмалар гына бастырабызмы? Кемгәдер ярарга тырышабызмы? Главалар, башкалар белән бәйле тикшерү язмалары чыкмыймы? Казанны кышын кар күмеп киткәч, нәкъ менә сез безне гаепләп, хакимиятне аклап чыктыгыз. «Көтмәгәндә, гыйнварьда кар яуды, шуңа шундый хәлдә калдык, Аллаһы гаепле…» дип яшәгән түрәләрне мактыйкмы?

    Кайчагында башыма уй килә: «ашаганым юк, ләкин тәмсез», дип яшибез бугай без. Татарча газеталар юк, аларны ябалар дип кычкырган кешеләр байтак, сорыйм: нинди газета яздырасыз? Берне дә яздырмый, киосктан алмый. Ник дигәч, укырлык әйбер юк, диләр. Кайчан, соңгы тапкыр нинди газетаны кулыңа алып ертып аттың, дигәч, исләренә төшми…
    Уйлыйм-уйлыйм да, Фәүзия апа хаклы: без бу халыкка кирәк түгел. Ул мине тынычландыра: шулай да без эшләмәсәк, кем, дип куя сорауны. Кулланучыларга әйләнеп беттек. Давай яхшы тормыш, давай яхшы мәкалә…
    Берни дә эшләмәсәм, мине сүкмәс идегез. Әнә бит сайтсыз газеталар әйбәт эшли. Тиражлары да бар. Ә минем сайтым тиражга суга. Очрашуларда хәзер язылып тормыйбыз, сайттан гына укыйбыз, диючеләр күп. Хатларга да язалар шулай дип. Биредә дә мине сүгүчеләрнең кайсылары гына абунәче икән…
    Инде менә Камчылы атлы бәндә минем емаилым аша һөҗүмгә күчте. Монда хурлап арды да… Ни өчен генә аңламыйм. Әле сез шуның мәсхәрәле сүзен җөпләп утырасыз. Салмыш фикерләрне…
    Черномырдин дөрес әйткән: яхшы булуын теләдек, әмма гадәттәгечә килеп чыкты. Бу сайтның яхшы булуын теләгән идем.
    Әйәгез, мине изеп-сытып миннән нидер таләп итмәгез. Инде шулай өстемә юынтык сулар сибелә башлагач Матбугат.ру дан киткән идем. Бу сәхифәне дә ябып куярга мәҗбүр итмәгез. Миңа монда кеше саны кирәкми. Сыйфат мөһим. Җанлы, ирекле, гайбәткә урын калдырмый торган, тема буенча гына борчылучан бәхәс урыны итәргә теләгән идем. Ул редакторны пычрату, булдыксызлыкта гаепләү урыны түгел. Мин булдыксыздыр, әмма берәүгә дә эшкә ялланмадым. Булдыклылар җитәрлек. Мин шул кадәр генә булдыра алам. Булдыклыраклар янына рәхим итегез!

    Гафу итегез, гаепкә алмагыз. Әмма шул кадәр мыскыллауларның нигезен аңламадым. Гарьләнеп яздым. Камчылы, мин күтәрә алам әле. Емаилга язуыңны дәвам ит исерек фикерләреңне. Әмма форумны минем исемем белән пычратма.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • Ыхым ыхым язган:

      Эй…Илфат эфэнде…бер танышымны искэ тошердегез эле…ул иренен икенче хатыны, беренче хатын турында информация жыю очен бер сайтта регестрироваться итте. Шунда керэ башлаганнан бирле ире бн кон саен ызгыша болар, чонки ике сугыш чукмары – ике хатын кон дэ бер берсен мыскыллап, берсе акланып икенчесе гаеплэп тора. Сезгэ дэ редактор кеше буларак мондажиен чуп чарга да игътибар итеп унга сулга язып ятмасагыз иде. Гаепле кеше генэ аклана ди, яхшыдыгынны оныт, кеше яхшылыгын хэтердэн чыгарма ди…Оч кенэ сэгать йоклаганыгызга да шушында утырып нерва бозуыгыз гаепле тугел микэн дип уйлый башладым эле….

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
      • Юк, мин мондагы сорауга җавап бирергә тиешле кеше. Гомумән, турыдан туры эфирларга чакыралар иде элек, әйбәт кеше чагымда, нинди сорау бирик дип сорыйлар иде журналистлар…. Сорауларын алдан күрсәтергә телиләр иде, ә мин тыңламыйм…. теләсә нинди сорау бирегез, эчемдәгесен әйтәм, тик борының ник чалыш, ник син шундый урод, дип кенә әйтмәгез, дия идем. Алдан әзерләнмәдем. Миннән интервью алучылар мине жөпләр.
        Мин редактор, монда чебен үткән өчен дә мине гаепләячәкләр. Ни өчен…. Кайберәүләр инде емайлыма күчте мине мыскыллар өчен. Мин аңладым, кем заказы. Но зря… Мин котыртсалар эзләренә төшәм… Но бу сайтны япмыйм. Ләкин үзгәртәм. Газетада чыккан бар язмалар да монда булмас. Безнен хезмәт белән танышасы килә икән безнең газеталар белән танышасы булыр… Димәк яздырырга кирәк. Моңа Камчылы әфәндегә сез рәхмәтле.
        Чираттагы сан үзгә булачак. Рәхмәт аңлавыгызга

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: 0 (from 0 тавыш)
    • Әбзәй язган:

      Илфат абый кызмагыз әле, зинһар. Гафу итегез, күңелегезне калдырдым бугай, алай итәсе түгел идем. Моннар ары дәшмичә генә сезнең язмалар белән танышып барырмын.
      Газетада чыккан бер язма да монда булмый дисез, ә аннан элек бу сайт газетага языла алмаучылар өчен, әллә кая Малайзияда яшәгән татарлар өчен дигән идегез. Димәк аларны газетада басылган мәкальләрдән мәхрүм итәсез булып чыга. Ярар да без Татарстанда сатып та ала алабыз, язылырга да мөмкин. Камчылага үч итәм дип сайт башка, газета башка була диюегез дә….
      Тагын йомгаклап шуны гына әйтәсем килә. Һәр битараф булмаган укучының үз фикере була, шул исәптән минеке дә (үзегез дә сайт, газета турында фикерләрегезне языгыз, алар безгә ярдәм итә дисез). Минем фикерләр ошамады Сезгә, ачуыгызны чыгарды. Ләкин сайт бар икән, газета бар икән аңа укучы тарафыннан таләпләр куела, бу табигый күренеш. Мин оперативлык кирәк дигән таләп куйдым, терелек кирәк дигән, шул вакытта гына сайт популяр була (Сезнең миңа сан кирәкми, сыйфат кирәк диюегез лукавство дип беләм), чөнки үзегез үк иң куп укылучы сайтларның берсе дисез, димәк кызыксынасыз, һәм бу шулай булырга тиеш тә. Ләкин оперативлык була алмауын, һәм ни өчен икәнлеген аңлаттыгыз, рәхмәт.
      Ярар, Сезгә комачауламыйча, игътибарыгызны җәлеп итмичә генә укып барырга тырышырмын. Язмаларыгыз да, фикерләрегез дә ошый, сайттан китмәячәкмен, әлбәттә, Сезгә ачуым юк.
      Әй, оныта язганмын. Казанны кар баскач, мин җитәкчеләрне якламадым, төннәр буе эшләп тә рәхмәт урынына ләгънәт ишеткән тракторист, шоферларны, дворникларны якладым. Узем яшәгән ишек алдын күреп, йөргән юлларда үз күзем белән күргәннәрне яздым. Арттырмагыз, ачуыгыз чыккан булса да.
      Менә шул.
      Уңышлар сезгә барчагызга да! Шулай дәвам итегез!

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: 0 (from 0 тавыш)
      • Мин үпкәләмәдем, хәтерем калды. Гомер буе, ни өчен, бу миңа нигә кирәк, әнә битарафлар әйбәт яши, дип сорау куйдым үземә. Әмма яшәү рәвешемне үзгәртә алмадым. Минем шулай тираж турында уйламый шушындый кыйммәтле сайт тотуыма дусларым аптырый. Дөрес аптыраганнар. Бушлай әйбер шулай кадерсез була ул. Бу форумда гына түгел емайлымда да үземнен нинди булдыксыз адәм актыгы икәнемне белдем. Берегез дэ психбольной кешегә каршы чыкмадыгыз.
        Ә шәһәрнең кар астында калуы өчен мин сез әйткән дворникларны гаепләмәдем. Алла сакласын. Алар эшләде. Мин шәһәрдә аларны күрдем, ә техниканы юк. Шәһәр хуҗалыгының булдыксызлыгын гаепләдем. Гомер булса күрербез, алга таба да шулай булачак. Көтмәгәндә кар ишелеп төшәчәк гыйнварь аенда. Шәһәр хуҗасы футбол фанаты булып йөргән арада без кар көрәдек аяк белән… Мәкалә шул хакта иде, ялгышмагыз.
        Сез укыгыз, тик кыйнамагыз. Языгыз, рәнҗетмәгез. Күпме, ничек булдырам шулай эшлим.
        Бик нык хәтерем калды.

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: 0 (from 0 тавыш)
        • Әбзәй язган:

          Илфат абый, зинһар гафу итегез. Минем Сезнең хәтерегезне бер дә калдырасым килмәгән иде. Иң хөрмәт иткән журналист Сез минем өчен, шуңа күрә дә бәлки Илфат Фәйзрахманов барын да булдыра уе белән шушы таләпләремне язып ташлаганмындыр. Уйламыйча, кызулык белән. Эшләгән кешегә гел эләгә инде, дөресен әйткәндә үзем дә шундыйлардан, аңлыйм Сезне.
          Зинһар гафу итегез. Ялгыштым, юкка рәнҗетәнмен. Эшегезне шулай дәвам итегез.

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: 0 (from 0 тавыш)
          • Борчылмагыз, мин үпкәләмәдем, бигрәк тә сезгә. Хәтерем калды емаилыма атылган шапшак хөкемгә. Үземнең шул кадәр игелексез эш белән шөгыльләнүемне аңладым. Кеше газетабызның әбүнәчесе дә түгел. Бер тиен сарыф итми, ә мине лакей итеп күрә. син тиеш дип миңа рәнҗетерлек тонда приказ бирә. Мин бик нечкә күңелле кеше. кызганычка каршы, кечкенә генә искән җилгә дә игътибар итәм.
            Аллаһы күрәдер, барыбызга да ул казый. мыскыллаулар өчен һәркем ала җәзасын. Баштарак полициягә мөрәҗәгать итәргә җыенган идем. Вакланмыйм. Аллаһы бар бит. Шушындый гамәлләр искә төшәр көннәр алда. Хисап тотканда исәпләнер бурычлар. Рәнҗетелгән кеше бурычлы булып калмый ул.
            Сезгә үпкәм юк.

            VA:F [1.9.17_1161]
            Rating: 0 (from 0 тавыш)
  20. Камчылы язган:

    Безгә гәҗиттән өр-яңа хәбәрләр кирәк, без үзебез дә,тәһлил итә алабыз.Безгә тәшвикать кирәк түгел.Советларча гәҗит чыгару гадәтен, мөштәриләргә югарыдан карауны онытырга кирәк.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)