Безнең гәҗитБезнең гәҗит | Безнең гәҗит

Открытие Wi-Fi зоны у НКЦ – рок-концерт и запуск воздушных шаров
19 мая телеком-оператор «Дом.ru» при поддержке Мэрии Казани организует торжественное открытие зоны бесплатного Wi-Fi доступа в интернет на площади у национального культурного центра (НКЦ) «Казань». В программе мероприятия – выступление рок-группы «Прогульщики», танцевальное и экстремальное шоу, а также запуск 300 воздушных шаров.

Бесплатный Wi-Fi у НКЦ доступен жителям и гостям Казани с 5 мая. Проект реализован Мэрией Казани и «Дом.ru». Чтобы воспользоваться услугой, пользователю достаточно подключить любое мобильное устройство, поддерживающее технологию Wi-Fi (сотовый телефон, нетбук, ноутбук, планшетный компьютер), к сети «Дом.ru Wi-Fi NKC-Kazan» и авторизоваться. Скорость передачи данных – до 256 Кбит/с, для абонентов оператора, авторизованных под своим именем и паролем, – до 4 Мбит/c.

Программа Wi-Fi на открытых площадках была запущена Мэрией Казани в 2011 году. Осенью прошлого года доступ к Wi-Fi организован в трех крупнейших парках города – Победы, Тысячелетия и имени Урицкого.

Информационным спонсорами мероприятия является интернет-ресурс InKazan, новостной портал 116.ru, телеканал «Перец».

Приглашаем представителей средств массовой информации на торжественное открытие Wi-Fi-зоны 19 мая по адресу: ул. Пушкина, 86 (площадь НКЦ «Казань») Начало – в 18.00.

Дополнительная информация:

Ирина Садыкова, «Дом.ru»

+7 (843) 211-00-04, доб. 41304, +7 (917) 881-37-57

i.sadykova@kzn.ertelecom.ru

Илһам сирпи күңелләргә Гакыйль абый иҗаты
Назла, әнием, сыйпап чәчләремне,

Башым иеп торам алдыңда;

Бала чактан синең назларыңнан

Сабырланды нинди кайгым да.

Г.Сәгыйров.

Гакыйль абый турында язарга алынуым юкка түгел. Минем дәү әнием (әтиемнең әнисе) аның белән бергә уйнап үскән. Дәү әнием Иске Җүрәй авылында туган һәм балачагы да шунда узган. Гакыйль абый белән алар дус булганнар. Бүген Гакыйль абый да, дәү әнием дә бакый дөньяда… Тик Гакыйль абыйның тормыш юлы һәркемгә гыйбрәт булырлык.

Гакыйль Сәгыйров 1938 елның 16 февралендә Татарстанның Октябрь районы, Әхмәт авылында Шәрифулла абый һәм Хәбибҗамал апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аның яшүсмер еллары һәм бөтен гомере Самара өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында үтә.

Мәктәптә иң булдыклы укучы була Гакыйль. Шигырьләр дә язгалый, матур рәсемнәр дә ясый. Ул җиденче сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хыялларының иге-чиге булмый. Әмма язмыш үзенекен итә: көтмәгәндә генә авырый башлый. Яшүсмер Гакыйльнең бу язмыш белән ризалашасы килми.

Өйгә аны носилкага салып кайталар. Елларга торырлык газаплы көннәр, төннәр. Мең төрле уй. Аңа минут саен авыртулар «һөҗүм итә», газаплар, әрнүләр «ябырыла». Егеткә болай яшәү, җан асрау бер дә ошамый. Аның нидер эшлисе, ниндидер яхшылык кыласы килә. Язасы, рәсем ясыйсы иде. Кешеләргә әйтәсе килгән сүзләре, фикерләре күпме бит аның!

Бер көнне егет «Огонек» журналыннан бер мәкалә укый. Тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында. Бу бит бөтен газаплардан котылу дигән сүз. Бәлки, ул булдырмаслык та түгелдер!

Беренче күнегүләр, өметсезлекләр, уңышсызлыклар – барысы да исендә. Әнисенең кызганып елауларын, булдыра алмаслык кебек эшкә тотынуын да озак хәтерли ул. Әмма егет корычтан коелган булып чыга. Болай да әрнегән тешләрен тагын да ныграк кысып, күнегүләрен дәвам итә. Беренче хәрефләр… Кәкре-бөкре тәүге хәрефләргә беренче сыйныф укучысы кебек шатлана ул. Озын-озак газаплардан соң кәгазь битенә беренче шигырь юллары төшә. Аннары икенчесе, өченчесе, дүртенчесе…

Ул ясаган рәсемнәрнең композицион бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның рәсемнәрендә яшәү матурлыгы, тормышның ургылып, ташып торуы күзгә ташлана. Монда бернинди дә ялган, нәрсәгәдер көчләп ышандыруларга тырышулар юк. Ул тойган, күрергә теләгән хисләрне, күренешләрне табигатьнең үзеннән эзли башлыйсың. Аның шигырьләре оптимистик рух һәм һәркемгә якын таныш моң белән сугарылган. Ләкин Гакыйль абый оптимист булып кыланмый. Ул үзе булып яши.

Балачактан ук явыз язмыш аны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул үзен, үз юлын тапкан олы шәхес. Каләмен тешләре арасына кыстырып, Гакыйль абый гаҗәеп матур эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр яза, берсеннән-берсе гүзәлрәк рәсемнәр иҗат итә. Хәзерге вакытта аның йөзләрчә картиналары, меңнәрчә шигырьләре бар. Шагыйрьнең берничә китабы дөнья күрде. Мондый сирәк язмышларны аңлап, аларга сокланып, алар белән горурланып, йөрәктән чыккан сүзнең кадерен белеп үскән балалар, һичшиксез, кешелекле дә, иманлы да булыр, дөрес белән ялганны аерырлар, матурлыкны таный белерләр.

Аның китапларының кайсын гына ачсаң да – һәр шигыре урман чишмәсенең саф сулары янында хисләренә бирелеп, күңеле тулганга өзелеп-өзелеп җырланган җыр кебек, чын йөрәктән агыла. Шуңа күрә безнең йөрәкләргә дә аның моңы, сафлыгы күчеп, шатлыкларны һәм сагышларны искә төшерә.

Гакыйль абыйга талантлар саналмыйча бирелгән, күрәсең, чөнки аның рәсемнәренә дә карап, сокланмый мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тыйнак матурлык нурлары чәчеп тора.

Язмышның рәхимсез җилләре Гакыйль абыйның тәнен горур титанны өзгәләгән бөркет кебек, бер минут ял бирмичә, туктаусыз әрнүләргә, сызлануларга дучар итеп, инвалид коляскасына бәйләп куйса да, аның рухи көчен сындыра алмыйлар…

Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Минем якташым Русия тарихына онытылмас шәхес булып кереп калачагына ышанам.

Гүзәл ӘЛИМОВА,

Нурлат гимназиясенең 5 сыйныф укучысы.

Cынаулы тормыш юллары
Тормыш юлы тигез асфальт түгел,

Чокырлар бар аның юлында.

Абынырбыз да, егылырбыз да,

Торырбыз да, Аллаһ боерса.

Наҗар Нәҗми.

Әйе, тормыш юллары һәрчак тигез, шома булмый шул. Күпләргә зур сынаулар аша узарга туры килә. Гаиләдә яхшы тәрбия алган күңеле чиста кешеләр генә намуслы, игелекле хезмәт белән, балаларга, гаиләгә, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, матур картлык кичереп гомер итә. Шундый хөрмәткә лаек шәхесләр – Асаф белән Асия турында укучыларга да бәян итәсем килә.

Алар икесе дә авылда туып-үсте. Асафның әти-әнисе гомер буе авылда яшәп, колхозда эшләде. Әтисе Салих абый авылда, районда танылган механизатор, Сабантуйлар батыры иде. Әнисе күп еллар сыер савучы булып хезмәт куйды. Асаф кече яшьтән хуҗалык эшләрендә әти-әнисенең ярдәмчесе булып, эш яратып үсте. 5 сыйныфтан башлап, җәйге каникулда әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булды. Урта мәктәптә яхшы укыды, математика, физика, физкультура дәресләрен яратты. Авылдагы урта мәктәп тирә-юньгә бер булып, өч авылдан килеп укыйлар иде ул чорда. Район мәктәпләре арасында чаңгы ярышларында катнашып, һәрчак алдынгы урыннарны яулап килде егет. Көрәштә дә сынатмады, урта мәктәпне тәмамлаган елны авыл Сабан туе батыры булды. Районда яшьләр көрәшендә 2нче урынны алып, Вараксин гармуны белән бүләкләнде.

Көннәрнең берендә Асаф, күрше авылдан килеп, аның белән бер сыйныфта укучы Асиягә гашыйк булды. Йөрәгендә мәхәббәт хисләре чәчәк атты. Укуда, эштә, спортта алдынгы булса да, үзенең ярату хисләрен кызга әйтергә батырлыгы җитмәде егетнең. Ул аңа хат язды. Ике көне оялып, җавап көтеп узды. Асия дә үзенең егеткә битараф түгеллеген белдерде һәм чыгарылыш кичәсендә алар очрашып, аңлашты.

Икенче көнне Асаф Асияне авылларына озата барды. Шул көнне алар арада чын мәхәббәт булуына, чәчләре-чәчкә бәйләнгәненә дә төшенделәр. Асаф күрше авылдагы механизаторлар хәзерләү училищесына укырга керде. Асия исә шәфкать туташлары хәзерләү курсларында белем алды. Шулай очрашып, яратышып йөреп, бер ел узганын сизми дә калдылар. Асафның солдат хезмәтенә чакырылу вакыты җитеп, егетне салкын Мурманск якларына, төньяк хәрби флотына хезмәткә алалар. Саубуллашу кичәсен алар бергә уздырып, кайтуын көтәргә вәгъдә биреп, кыз да сөйгәнен читкә озатты.

Механизатор белеме алган Асафка хәрби корабль серләрен үзләштерү авыр булмады. Махсус курс үткәч, корабльнең машина бүлегендә моторист булып хезмәт итә башлады ул. Хезмәтен яратып башкарды. Өйдән, туганнардан, Асиядән хатлар килеп торды. Шулай бер елдан артык вакыт узды. Асаф хезмәт иткән корабль экипажы ерак салкын океанга, 3 айлык хәрби уеннарда катнашырга китте. Монда инде белемеңне, осталыгыңны сынау, үзеңне таныту кирәк. Сынатмады егет, командование тарафыннан мактау һәм ун көнлек ялга рөхсәт алды.

Шул ук сәгатьтә авылдан әнисенең кинәт вафат булу хәбәре килде. Авыр иде Асафка. Хәлне аңлаган корабль командиры аңа тагын 5 көн ял өстәде. Шатлыклы да, кайгылы да хәбәрләр өермәсендә авылга кайтып төште ул. Әнисен инде җирләгәннәр. Язмыштан узмыш юк, түзәргә кирәк. Әтисе дә боегып, гәүдәгә кечерәеп калган. Йөрәк яралары бераз басылгач, егет Асияләр авылына килде. Кыз Асафның авыр хәлен аңлап, кайгысын уртаклашты. Егетнең дә күңеле ачылып китте.

Вакыт тиз узды. Әтисе, туганнары, Асия белән җылы саубуллашып, яңадан хезмәткә китте егет. Калган хезмәт елларын намус белән үтәп, командирлары, иптәшләреннән рәхмәт алып, янә туган якларына кайтты.

Менә ул туган авылына кайтып килә. Әнә авыл, әнә таудагы зират. Аның янында кешеләр кайнаша… Күңелен, миен ниндидер сиземләү яндырып узды. Ул авылга кереп, зиратка якынлашканда, аны моңсу, ямансу авылдашлары, туганнары каршы алды. Алар Асафның әтисен җирләп кайтып киләләр икән… Хәрби хезмәт еллары вакытында гына да иң якын ике кешесен җирләгән егет өчен тормыш туктап калган кебек тоела.

Шулай итеп, Асафның шатлыклы булырга тиешле минутлары авыр хәсрәт белән бутала. Нишлисең, язмыш. Түзәргә кирәк. Авыр минутлар, моңсу каралты-кура, йорт… Бу хәлдә авылдан, өйдән китү дә яхшы түгел, ә йөрәк нидер тели. Ә Асия? Читкә китәргә йөрүеңне аңа ничек хәбәр итәргә? Күңеле изгеләрне ташламам, дигән Ходай. Моның шулай икәнлегенә Асафка да ышанырга туры килде. Озакламый районда шәфкать туташы булып эшләүче Асия килеп җитте. Үз күзләренә үзе ышанмады Асаф. Аңына килеп, кызны кочагына алды. Икесенең дә күзендә яшь, сүз дә әйтә алмадылар. Шатлыклы да, моңсу да очрашу…

Ике йөрәк бер теләк белән гаилә корды. Асия авылга кайтты. Мәктәпкә тәрбияче булып эшкә урнашты. Асаф исә җәен комбайн, машинада эшләсә, кыш көне чылбырлы тракторда хезмәт куйды.

Еллар да бер-бер артлы уза торды. Инде тату гаиләнең ике баласы үсеп җитте. Кызлары әнисе һөнәрен сайлап, Казан медицина университетында укый, уллары быел урта мәктәпне тәмамлый. Ә язмышның үз кануннары. Ул Асафка тагын бер сынау әзерли.

Өченче сабыйлары дөньяга туар вакыт җитте. Сау-сәламәт, үз бәхете белән тусын иде, дип көтте ата-ана баланы. Асияне, тудыру көне җиткәнче авырый башлагач, район үзәгенә илтергә кирәк булды. Машина юлы карлы. Табиблар сабыйны ярып алганнар. Ләкин иң авыры – алар Асияне коткара алмый. Күп кан югалтудан табиблар һәм Асаф кулында җан бирә ул. Мескен Асаф йөрәгенә ничәнче авырлык, сынау… Чыдасын бер йөрәк. Сабыйны нишләтергә?! Кем тәрбияләр, карар?! Уйлар, уйлар…

Авыр булса да, түзә ир! Нәсел дәвамчысы булырга тиешле Идрис тә бар бит. Ул бала тудыру йортында булганда баланы Асиянең шунда эшләүче сеңлесе Сәлимә карый. Аның ире 1 ел элек юл фаҗигасенә очрап вафат булган була. Асаф балалары, туганнары белән фикерләшә дә Сәлимә белән бергә кушылып яшәү фикерен белдерә. Үзебезнең апа дип, кызы да, улы да ризалык бирәләр. Әлбәттә, Сәлимә дә каршы килми. Ни дисәң дә, бер кан, бер нәсел бит. Шулай итеп яңа гаилә төзелә. Асаф белән Сәлимәнең бу изге фикерен бик күпләр хуплый. Идрискә дә 4 яшь тула инде. Уртак тормыш бүләге булып, кечкенә Алсу да дөньяга килә. Күңелләр күтәрелә, тормыш дәвам итә.

Менә шулай күпләребез өчен гыйбрәтле, сабак алырлык тормыш юлы узган Асаф белән Сәлимә инде намуслы хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгып, балалар рәхәтен, тәрбиясен күреп, ныклап дин юлына басып, биш вакыт намазларын калдырмый гомер кичерә. Сәлимә читтән торып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый. Асаф авылның мөхтәрәм кешесе, бакыйлыкка күчкән авылдашларны юып, соңгы юлга озатуда изге гамәлләр башкара. Мондый катлаулы дөньяда үз кыйбласын табып, динне, йолаларыбызны хөрмәтләүче мондый фидакарьләр күбрәк булса, тормышлар тыныч, дөньялар ямьле булыр иде.

Бәдамша ВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Күңел рәнҗи
Кол Шәриф мәчетендә булган вакыйгалар, аерым алганда, Рамил Юнысның имамлыктан алынырга мөмкин булуы турындагы хәбәр укучыларыбызны битараф калдырмады. Бу темага бик күп хат килде. Вакыйгалар тынычланса да, әлеге хатларны укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык һәм алга таба да аларны басарбыз дип өметләнәбез. Чөнки бу хатларда Рамил Юныска булган яхшы мөнәсәбәт кенә түгел, республикабыздагы дини вәзгыять тә ачык чагыла.

Күңел рәнҗи

Газетадан укып, телевизордан күреп шаккаттым. Мин генә түгел, бөтен иманлы кешеләр тетрәнде, чөнки Рамил хәзрәт Юныска да бәйләнә башлаганнар. Аны мәчеттән куу өчен шундый түбәнлеккә төшкәннәр. Ни өчен?! Без бу хәл булачагын сизенә идек. Югыйсә, Рамил хәзрәт – үз урынына бик лаек кеше, динне дә, фәнне дә белә. Менә шул белеме кайберәүләргә ошамый да инде.

Илдус Фәиз әфәнде мәчеткә каршы көрәшкә күтәрелгән түгелме соң? Болай булса, Мөхәммәт пәйгамбәр юлын бетерәләр икән. Мәчеткә, Рамил хәзрәткә һөҗүм Ислам диненә дә һөҗүм түгелме? Аны кемнәр башлады? Мөфтиләр үзләре. Госман хәзрәтне китәргә мәҗбүр иттеләр. Хәзер Рамил хәзрәтне куалар.

Татарстанда мөселманнарны астыртын гына чукындыру сәясәте бара кебек. Явыз Иван ачыктан-ачык эш иткән, бу адәмнәр куркынычрак эш йөртә. Рамил хәзрәт – мөфти вазифасын үтәрдәй галим. Тик ул мөфтилеккә омтылмый. Аннан куркырга кирәкми. Әллә Кол Шәриф мәчетен үз милке итәргә теләүчеләр мәкереме бу?

Мәчет – Аллаһ йорты! Анда бары тик гыйбадәт кенә кылынырга тиеш. Кол Шәриф мәчете – ул бөтен татар халкыныкы. Чөнки аны җәмәгатьчелек торгызды, үзләреннән аз-маз өлеш кертте. Мәчетне музей итәргә халыктан рөхсәт сорадыгызмы? Мөселман халкына тугрылыклы хезмәт күрсәтүче Рамил хәзрәт Юнысны эшеннән алырга кем хокук бирде? Алладан куркырга, бәндәдән оялырга кирәк.

Рамил хәзрәт кешеләрне, яшьләрне җәлеп итәрлек вәгазьләр сөйләве белән ярамагандыр, бәлки. Г.Тукай әйткәнчә:

«Бармыни бездә, гомумән,

Чын кеше кадерен белү?»

Бу яман гамәлдә көнчелек исе аңкый. Безнең татарның чире икән ул – үзеннән белемлерәк кешедән көнләшү. Узган гасырның 30нчы елларында да иң талантлы акыл ияләрен халык дошманы тамгасы белән сөргенгә озатканнар.

Мөфти Илдус Фәизнең бу хатасын тиз арада төзәтергә иде. Ул югарыдагы түрәләргә таянадыр, Аллага таянырга кирәк, югыйсә.

Кол Шәриф мәчетенә кагылмагыз, ул халыкныкы. Рамил хәзрәт – халыкныкы, сез аңа тимәгез.

Н.МИННӘХМӘТОВА.

Менделеевск шәһәре.

Шаяру чын булды

«Таежный роман» исемле фильмны караганыгыз бардыр. Шул фильмда иптәшләре тарафыннан кыерсытылган бер солдатка, шаяртырга яратучы бер капитан кызык итеп: «Менә, генерал сиңа лейтенант дәрәҗәсе бирде», – дип лейтенант погоннары тоттырды. Теге солдат ышанып, формасына лейтенант погоннарын тегеп куеп, «плац»та булган иптәшләре янына килде дә, җыелган үчен алып, тегеләрне «ать-два»га бастыра башлады.

Шундый шаяруны Ельцин да эшләп алган иде. Кириенконы Премьер-министр итеп куеп, җәйге каникуллар беткәч, алып та ташлады.

Менә безнең Татарстанда да бер шәкертне мөфти итеп куюны шундый шаяру гына дип уйлаган идем, әмма алай булып чыкмады.

Илдус әфәнде мөфти көрсиенә утыргач та, теге фильмдагы солдат кебек, гыйлемле имамнардан үч алып, аларны урыннарыннан алып бетерде. Аны Коръәндәге: «Әй, иман китергән кешеләр, барыгыз да берләшеп, Ислам диненә керегез!» (2.208) дигән аять тә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Бер-берегезгә үч сакламагыз!» дигән хәдисе дә куркытмый. Аның өчен иң мөһиме – гыйлемле имамнар мәчетләрдә кешеләрне Исламга чакырып вәгазь сөйләмәсен.

Менә күптән эче пошып йөргән хыялын тормышка ашырырга да форсат чыкты. Татарстандагы иң дәрәҗәле һәм иң гыйлемле Рамил хәзрәтнең Кол Шәриф мәчетендә имам-хатыйп булып эшләвеннән азат итәргә ният кылды ул. Әмма үзенең утлы күмерне ялан кул тотуын аңлый алмады. Мөселманнар бердәм булып, Рамил хәзрәтне яклап чыкты һәм Илдус Фәизнең үзенә кем икәнен ачык итеп әйтеп бирделәр. Аллаһының рәхмәте булса иде аларга.

Әлбәттә, Рамил хәзрәтнең мөфти сайлаулары вакытында ук кискен һәм төпле сүз әйтмәве, сабырлык күрсәтүе шәригатькә каршы килде. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Динеңә, илеңә һәм гаиләңә һөҗүм иткәндә сабырлык күрсәтергә ярамый», – дип аңлаешлы итеп әйтте. Илдус әфәнденең мөфти булуы – Ислам диненә һөҗүм итү ул. Гыйлемле имамнарны, хакимият органнарын җәлеп итеп, урыннарыннан алып ташлау дингә һөҗүм итү булмый нәрсә булсын!

Югыйсә, Искәндәр Сираҗи алдан ук шундый хәлләр буласын кисәтеп язып та чыккан иде. Һич тә Рамил хәзрәтне гаепләп әйтмим. Бер кеше дә хаталардан хали түгел, әмма имам кеше иң беренче үз мәнфәгатен түгел, ә дин мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәргә тиешлеге хакында да әйтмичә булмый. Сине мөселманнар хөрмәт итә, синең арттан барырга әзер тора икән, иң беренче нәүбәттә шул мөселманнарның мәнфәгате өчен үз дәрәҗәңне кулланырга кирәк. Аллаһы безне шуңа чакыра.

Әйе, хөрмәтле Президентыбыз Нургали улы Рөстәм әфәнде дә бик зур, тизрәк төзәтүне таләп итә торган хата ясады. Илдус әфәндене мөфти итеп куйдырасы түгел иде шул… Әй Раббым, Президентыбызга да үзеңнең рәхмәтеңә ирешә торган гына гамәлләр кылырга насыйп итсәң иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА,

Русия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.

Кайтаваз

Кая тәгәрибез?

«Мөфтиебез Илдус хәзрәткә ачык хат!» («Безнең гәҗит», №13, 4 апрель, 2012) дигән язманы укыгач, мин дә хат юлларга булдым. Бәлки, Илдус хәзрәт минем хатны укыр. Мөфти хәзрәтләренә хат юллаган идем, аны укымыйча миңа кире җибәрделәр.

26 мартта яхшы ният белән мөфтилеккә килдем, элекке мәхәллә абыстаена 6 апрельдә 85 яшь тула иде. Мөфтиебез Илдус хәзрәттән тәбрик хаты аласым килгән иде. Тик мине күргәч, мөфтиебезнең йөзе үзгәрде, сәркатибенә әйтеп, мөхтәсибне чакырды.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) сәхабәләрен, нәзере булса, бик дикъкать белән тыңлаган, куып чыгармаган. Сәхабәләре хаклы булмаса да ачуы килмәгән. Аңлатып, туры юлга күндергән. Ә менә мине, мөфтиебез: «Ник керттегез?» – дип керү юлында утыручыны тәнкыйтьләгән. Мин хокук бозучы түгел – сайланып куелган 64 яшьлек имам, югыйсә. Хаксыз булсам да, мөфти хәзрәтләре аңлатып бирергә тиеш. Шуның өчен ул – сайланып куелган мөфти. Миннән 10-15 яшькә яшь булган мөфти ни өчен мине мыскыл итәргә тиеш? Хәзер без имамнарга мөфтияткә керергә ярамыймыни? Алай булгач, «Имамнарга керү тыела» дип белдерү эләргә кирәк. Бу хәлдән соң мөфтине күрәсем дә килми. Ә бит ниятем начар түгел иде.

Хөрмәтле район җитәкчесе Шәйхулла әфәнде сез эшләмәгәнне эшләде, шул 85 яшьлек элекке абыстайны котлады. Аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Ул кәрәзле телефонын калдырып: «Кирәгем чыкса, шалтырат», – диде. Сездән калган тәэсирләрне бетереп ташлады.

Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ,

Ленино-Кокушкино мәхәлләсе имамы,

Питрәч мөхтәсибе.

Кайтаваз

Ни хакыгыз бар?

Хөрмәтле редакция, мин «Безнең гәҗит»не 2 ел алдым. Тик хәзер бик күңелем кайтты һәм икенче яртыеллыкта язылмаска дип уйлап торам. «Халык имамы» (№15, 18 апрель, 2012) дигән язманы укыгач, бөтенләй гайрәтем чикте, чөнки бу хәзрәтләрнең берсен яманлап, икенчесен изгеләштерүегез тәмам туйдырды. Мине муллалар, хәзрәтләр мәсьәләсе борчый. Сез бу теманың бер ягын гына яктыртасыз һәм дөреслекне, бар кеше фикерен язмыйсыз кебек. Үзегезгә ничек кирәк, ничек җайлы, шул фикерне алга сөрәсез. Бәлки, «кемнәрдер» сезнең газетаны финанслыйдыр. Илдус Фәизгә бәйләнәсез. Ул кеше хәленә кереп, үзегезне шул урынга куеп карарга кирәк. Илдус Фәиз динебезне 15 ел үзгәртеп, бутап бетергән кеше артыннан килде. Аңа бик авыр. Өстәвенә сез, журналистлар, аның өстенә «өреп» торасыз.

Башка газетадан да Искәндәр Сираҗиның Илдус Фәиз турында бик ямьсез мәкаләсен укыган идем. Ни хакы бар аның бөтен Татарстан халкына Илдус Фәизне хурлап кычкырырга? Мөфти «Тойота Ленд Крузер» машинасында йөри, дигән. Аның бу машинада йөрергә хакы юкмы? Госман хәзрәт Исхакыйда ничә машина иде? Ул әллә «Лада» машинасында йөрдеме? Ничә миллионнар урлады. Чит илдәге йортлары, фатирлары турында ник бер сүз дә язмыйсыз? Аның турында язучы да, сөйләүче дә юк. Ә бит барысына да ул гаепле. Ул безне шул хәлгә җиткерде. Илдус Фәиз хәзер аның артыннан пычрак җыеп йөри. Искәндәр Сираҗи аны укымышлы, белемле имамнарны алып ташлауда гаепли. Ник безнең авыл мулласын алып ташламый икән? Бөтенләй бәйдән ычкынды. Кешенең җеназа намазына килгәч, Әбү Хәнифә мәзхәбе иң пычрак мәзхәб, дип кычкырырга җөрьәт итә. Госман хәзрәт куйган мулла бөтен авылыбызны бутап бетерде. Хәзер авыл бүленде, бер-берсе белән кычкырышу гына килеп чыкты. Мулла да, шайтан да бер хәзер безнең авылда. Кеше үлгәч, җеназа намазыннан кала бүтән бернинди гыйбадәт кылынмый. Элек бабаларыбыз зират өстендә «Тәбәрәк» укыйлар иде. Мәет – ул үләксә, ди безнең мулла. Гарәп илләрендә укып кайткан муллаларның белемнәре бардыр, Коръән китабын да әйбәт беләләрдер. Тик китап белән тормышны бәйләп яши белмиләр, яшәргә теләмиләр. Сакаллары тездән, эшләргә яратмыйлар. Хатыннарының киемнәре җирдән, бар пычракны җыеп йөриләр, шул киемнәре белән мәчеткә кереп намаз укып чыгалар. Без үз-үзебезне тотышыбыз һәм киемебез белән бүтән диндәге кешеләрне сокландырып калырга тиешбез.

Кызганыч, хәзерге яшьләр үзебезнең әби-бабалар тоткан диннән читләште. Фетнәне Рамил Юныс үзе һәм сез, журналистлар, чыгардыгыз. Гади халык аңламый, нәрсә булган, нәрсә бүлешәләр тагы, диләр. Уйлап карасаң, Илдус Фәиз хаклы. Кол Шәриф мәчете мөфтияткә буйсынмасын әле?! Музей объекты булып торуы үзе абсурд түгелме? Тагын шул Г.Исхакый хатасын И.Фәиз төзәтә. Рамил Юнысны мин хөрмәт итәм, вәгазьне бик әйбәт сөйли. Тик ул да бит әүлия түгел. Аны да бүтән газеталар ваһһабит дип язып чыкты. Кол Шәриф мәчетендә акча гына җыеп утыра дип тә яздылар. Кол Шәриф мәчете Рамил Юнысныкы һәм мәчет тирәсенә оялаган еланнарныкы гына була алмый. Ул халык өчен төзелгән иман йорты. Айдар Гайнетдинов сүзләренә дә җавап бирәсем килә. Илдус Фәизнең белемен тикшерергә һәм гади халык исеменнән сөйләргә кем хокук бирде соң сезгә? Барыбыз да хөкүмәт эшендә эшлибез. Кайсыбыз түрәнең белемен тикшерә? Бу мәгънәсезлек! Җитәкче иң беренче оештыру сәләтенә ия булырга тиеш. Элекке хаталарны кабатламыйча, безне туры юлдан алып китәр өчен, аңа ярдәм итәргә тиешбез. Бер яфрак та Аллаһы Тәгалә әмереннән башка җиргә төшмәс дигән. Аллаһы Тәгалә Илдус Фәизне мөфти дәрәҗәсенә күтәрде. Фетнә чыгармагыз, нәрсәнең яман, нәрсәнең яхшы икәнен мин беләм, сез белмәссез, дигән. Хөрмәтле муллалар, үзегезне бик акыллыга санап, Аллаһы Тәгалә әмерен тикшерергә тотындыгызмы?

Гөлнар.

Яңа Чишмә районы, Зирекле авылы.

РЕДАКЦИЯДӘН. Хөрмәтле укучыбыз! Бу темага язылган хатларның күбесе чират көтеп ятса да, сезнең хатны алу белән газетага басарга булдык, чөнки ул – Илдус Фәизне яклап язылган бердәнбер (!) хат. Ә инде Рамил Юнысны каяндыр ваһһабит дип укыгансыз һәм «Безнең гәҗит»тәге күпсанлы хатларга, дәлилле язмаларга ышанмыйча, шуларга ышанасыз икән, бу сезнең карамакта. Ничек кенә булмасын, бу хатыгыз өчен зур рәхмәт! Газетада ике яклы фикер булдыру өчен шундый хатлар бик кирәк, тик аның бердәнбер һәм аноним булуы гына кызганыч.

Һөнәрле үлмәс…
Җир йөзендә гыйбрәтле язмышлы кешеләр бик күп. Кайберләре Ходай биргән авырлыкларга бик тиз генә бирешеп, бар нәрсәгә кул селтәп, язмышына буйсынып яши. Икенчеләр исә, язмыш биргән һәр сынауны башын горур күтәреп каршы ала. Авырлык килсә дә, кешелек сыйфатларын югалтмый, сынмый. Киресенчә, рухи яктан да, физик яктан да ныгый гына бара. Бәлки, шуңа да андыйларның тормышында кискен борылышлар, сикәлтәләр артык күп буладыр. Шуңа да Ходай сабыр-түземнәрне катырак сыныйдыр. «Яраткан бәндәмне күбрәк сынармын», – дигән бит Аллаһы Тәгалә. Хәмзә абый Әхмәтовның тормыш юлын өйрәнсәң, ул Ходайның «иң каты яраткан» бәндәсе дигән фикергә киләсең…

ЯЗМЫШ СЫНАУЛАРЫ

Әхмәтовларга килеп җиткәч, мине Луиза апа капка төпләрендә үк каршы алды. Килүем турында алдан хәбәр иткән идем. «Мин бит сине беләм, кызым! Без Хәмзә абыең белән сезнең авылда мәктәптә укыткан идек!» – дигәч, бөтенләй аптырап калдым. Баксаң, әтиемнең апаларына, абыйларына хезмәт дәресеннән кергән, урыс, алман телләрен өйрәткән булган икән Әхмәтовлар.

Хәмзә абый Әхмәтов Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылында 1927 елда дөньяга килә. Кечкенәдән белемгә омтылучан, үҗәт малай була. Тик Бөек Ватан сугышы башлану, аннан соңгы авыр еллар егетнең белемле, укымышлы кеше булу теләгенә комачау итә. Кешене һәрвакыт өмет яшәтә. Якты киләчәк турында хыяллансаң, тормышта максатың булса гына, югары үрләргә менәргә мөмкин. Хәмзә абый да моны яхшы аңлый. Аның балачак хыялы – укытучы булу, балаларга белем бирү. Сугыш чоры баласы булуына карамастан, ул шул теләген тормышка ашырырга омтыла. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортына юл тота. Ач-ялангач булса да, укытучы булу теләге аны, эчтән җылытып тора. Бервакыт студентларга «Җитлеккән социализмнан коммунизмга күчү чоры» дигән темага реферат язарга кушалар. Һәрвакыт туры сүзле, уйлаганын әйтергә өйрәнгән Хәмзә Әхмәтов әлеге реферат темасына карата үз фикерен укытучыга җиткерә.

– Безгә бу теманы алырга иртәрәк. Социализм бүген әле җитлекмәгән. «Һәр кешедән– сәләтенчә, һәр кешегә –хаҗәтенчә» шигаре дә әле тормышта чагылыш табармы, юкмы, анысы билгесез, – дип, бар студентлар алдында фикерен әйтеп сала.

Хәмзә абыйның яшьлеге Сталин идарә итү чорының иң «кызган» вакыты, репрессия чорының «чәчәк атуы» вакытына туры килә. Шул сүзләрне әйткән өчен аны икенче көнне үк Пләтән төрмәсенә алып китәләр. «Халык дошманы» ярлыгы тагылып, алты елга ирегеннән мәхрүм ителә Хәмзә Әхмәтов.

Кулыннан эш килгән кеше беркайда да югалмый. Бала чактан әтисе, абыйлары янында балта, пычкы тотарга, агач эше серләренә төшенеп үскән егет Сталин лагерьларында да югалып калмый. Эш сөючән, өстәвенә белеме дә булган кешене рәшәткә артында да хөрмәт итәләр.

Лагерьда ятаклары янәшә булган бер агай Хәмзәгә үз бригадасына язылырга тәкъдим итә. Аның бригадасы исә мичкә ясау белән шөгыльләнә торган була. Хәмзә абый агач эшен белсә дә, мичкә ясаганы булмагач, башта куркып кала. Тик аннан тәвәккәлли. Беренче көнне эшләве бик авыр була. Эш рәтен белмәгәннән генә түгел, мичкә ясау – физик яктан нык булуны таләп итә торган шөгыль. Беренче көнне егетне 12 сәгать эшләтәләр. Авыр булса да, түзә ул. Шуннан мичкә ясарга өйрәнеп китә.

– Мичкә – хуҗалыкта кирәк нәрсә. Кайчагында тоткыннарга, мичкә ясауны сорап, җирле халык та мөрәҗәгать итә иде. Түләүне азык-төлек белән алдым. Башка тоткыннар өйдәге туганнарыннан акча сорап ятса, мин, киресенчә, әнигә төрмәдән акча җибәреп тордым, – дип искә ала ул вакытларны Хәмзә абый.

Илдә бер-бер артлы зур төзелешләр башлана. Лагерьдагыларны Куйбышев ГЭСын төзергә җибәрәләр. Агач эшен белү, балта остасы булуы монда да ярап куя аңа. Мичкә ясау остасы булуын да белгәч, ГЭС төзелешенә егетне дүрт куллап алалар. Төзелешнең идарә бинасы да сафка баса. Аны ачуга җитәкчелек бик зурлап әзерләнә. Идарә каршында Җир шары макеты торырга тиеш була.

– Мастер бина ачылырга 3-4 көн кала безнең бригада янына килде. Башта иң өлкән эшчеләргә эшнең нидә икәнен аңлатты. Алар шар ясый алмыйбыз дигәч, башкаларга мөрәҗәгать итеп карады. Мин бик яшь булгангадырмы, минем белән сөйләшеп тә тормады. Шуннан ул янымнан үтеп барганда, мин, эштән аерылып: «Гозерегезне ишеттем, ясарга күпме вакыт бар?» – дип сорадым. «Ничек тизрәк ясый аласың, шулай әйбәтрәк», – диде мастер миңа. Бер төнгә мине эшли торган урынымда калдырырга куштым. Үземнең шартымны да әйттем. Әгәр мине вакытыннан алда чыгарсагыз, шарыгызны иртәгә ясап бирәм, дидем. Бер төн эчендә эшне бетердем!

Җитәкчелек башта Хәмзә абыйның шундый эшне бер төн эчендә башкарып чыгуына шакката. Мастер аңа 4 эш көне яза. Бераздан, ирекле эшчеләр бригадасында эшләү шарты белән, егетне иреккә чыгаралар. Бәхетенә, алты елның дүртесен генә лагерьда үткәрә Хәмзә абый.

Әгәр кеше гомере гел шатлыклардан гына торса, адәм баласы бәхетенең кадерен белмәс, кара кайгыга гына батып йөрсә, озак яши алмас иде. Хәмзә абыйның да тормышы кайгылы чордан соң, уңай якка үзгәрә. Бер көнне төзелеш җиренә мәгариф бүлеге мөдире килә һәм, егетнең укытучы булуын белгәч, аны мәктәпкә эшкә өнди башлый. Бала вакыттан ук күңелендә йөрткән хыялы кул сузымында гына булганда, егет кеше баш тартамыни инде?! Шуннан Хәмзә абыйның укытучылык эше башланып китә.

МӘКТӘПТӘ ТУГАН ГАИЛӘ

Хәмзә абый хатыны Луиза ханым белән дә мәктәптә таныша. Тик аңа кадәр әле… Институттан соң, яшь белгеч Ульян өлкәсенә хезмәт укытучысы булып билгеләнә. Аннан соң аны Татарстанга күчерәләр. Нәтиҗәдә, Хәмзә Әхмәтов Чирмешән районы, Иске Кади авылы урта мәктәбендә белем бирә башлый. Шул мәктәптә укытканда ул Луиза апа белән таныша.

Луиза ханымның да тормышы җиңел булмый. Укымышлы нәселдән булганлыктан, уку аңа җиңел бирелә. Ул да ачлыкны, сугыш чорын кичергән бала. Ләкин нәселләренә тап төшерми, абыйлары, апалары кебек югары белем алырга омтыла. Нәтиҗәдә В.Ульянов-Ленин исемендәге университетны тәмамлый. Шуннан соң Аксубай районы, Иске Ибрай авылында балаларга татар теле укыта башлый.

Әхмәтовлар гаиләсе туу тарихы да бик кызыклы. Хәмзә абый Иске Кадида укыта, Луиза апа – күрше авылда. Аларны димләп өйләндерәләр.

– 19 майда 8нче сыйныф укучыларыннан чыгарылыш имтиханы алдым. Барысы да иншаларын язып тапшырды. Имтиханнан чыксам, Хәмзә мине алырга дип килеп җиткән! Инде мәктәп директоры белән дә сөйләшеп куйган. Шуннан соң мәктәп интернаты бүлмәсенә укытучыларның кайсыдыр самовар куйды, кем бәрәңге пешереп кертте, кайсы камыр ризыгы алып килде… Хәмзә үзе гармунда уйный. Шулай итеп, мәктәптә туй ясап, ул мине алып китте, – дип истәлекләрен барлады Луиза апа.

Уллары Марат һәм кызлары Ландыш дөньяга килә. Берникадәр вакыттан соң, Әхмәтовлар Нурлат шәһәренә күченеп киләләр. Шәһәрдә, авыл җиренә караганда, вакыт ул кадәр үк тыгыз түгел. Шуңа да шәһәргә күчкәч, Хәмзә абый янәдән балта эшенә керешә.

Тормышлары бер көйгә генә бара. Дөньялар тыныч, ашарга ризык бар, беләктә эшләр көч, дәрт бетмәгән әле. Балалары да тормыш кора. Әмма язмышның сынавы бетмәгән була…

Бер көнне телефоннан: «Улыгыз Ульян хастаханәсендә», – дигән хәбәр җиткерәләр. Билгесез адәмнәр уллары Маратны кыйнап ташлаган икән. Гомеренең иң матур мизгелендә ир урын өстенә ята. Аның тәнендә сынмаган, ярылмаган, сыдырылмаган урыны калмаган була. «Ашханәдә чәй эчкәнемне хәтерлим. Шуннан соң нәрсә булгандыр, белмим. Шәһәр уртасында ук кыйнап ташлаганнар үземне», – дип искә алды Марат абый. Табибларның күбесе савыгырга өмет юк дисә дә, Хәмзә абыйның кайчандыр укыткан укучылары арасыннан чыккан табиблар, Луиза ханымның тәрбиясе һәм догалары ярдәмендә уллары аякка баса.

Берничә елдан соң, Марат абый мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, әтисенә балта эшендә ярдәм итә башлый. Тора-бара бу кәсепне Хәмзә абый тулысынча улына тапшыра. Марат абыйның агач эшләнмәләрен күргәч, нәселләреннән килгән балта остасы исемен горур күтәреп йөрүендә бернинди дә шик калмый. Гади генә карама агачыннан, әкияттәге кебек урындык-өстәлләр, гөл утыртып куя торган җайланмалар, хәтта шкафларга кадәр ясый бу алтын куллы кеше. Сызымнарны кайдан аласыз дип сорагач, беркайчан да нинди рәсем төшерим икән дип баш ватканым юк, күңелдә нинди сурәт бар, шуны ясап куям, дип җавап бирде ул. Гади генә агач ышкылый торган станокта, шундый күз явын алырлык йорт җиһазлары ясаган кешенең сәләтенә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел! Агачка җан өреп, күңел җылысын кушып, аны тагын да матурлап, кешеләргә тәкъдим итә белә Марат абый.

Мин барганда өйләрендә агачтан эшләнгән берничә өстәл һәм урындык бар иде. Сатып алучылар бармы соң, дип сорагач, Марат абый, серле генә елмаеп: «Ясап өлгереп булмый, сеңлем», – дип җавап бирде. Марат абыйның бик матур хыялы бар икән. Үзеннән соң килгән яшь буынга агач эшкәртү серен өйрәтәсе, конвейер системасы булдырып, агач кул эшләнмәләре белән дөньяга чыгасы килә аның. Әгәр җитәкчеләребез бу фикерне ишетсә, Татарстанның гына түгел, ә Русия икътисадында да алга китеш булыр иде, бәлки. Чөнки кулдан эшләнгән әйберләр, бигрәк тә агач эшләнмәләре, гомер-гомергә затлылык билгесе саналган. Ауропа илләрендә табигый материалдан эшләнгән кием-салым, көндәлек куллану әйберләре кешеләр арасында күптән популярлык казанды. Безнең балта осталарының да тик торганы юк. Киләчәктә, бәлки, Марат абыйның хыялы да тормышка ашар әле.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Казан-Нурлат-Казан.

«Безнең гәҗит» җиңүче
«Безнең гәҗит»нең электрон сәхифәсе  beznen.ru «Татнет» халыкара конкурсында җиңү яулады – 2нче урын безнеке. Бу уңышта сезнең дә өлешегез чиксез. Форумнарда акыллы фикер алышучыларның күп булуы белән дә без горурлана алабыз. Рәхмәт барыгызга да.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Гаеплеләр артырга мөмкин
Массакүләм матбугат чараларында бирелгән мәгълүмат буенча, мартта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында уздырылган бер эшлекле киңәшмәдә 2006 һәм 2008 елларда хөкемгә тартылган экстремистлар турында сүз барган. Чаллыда хөкем ителгән (2006 елда) 5 кеше Универсиада алдыннан иреккә чыгачак. 2008 елда хөкем ителгән 17 кешенең (азнакайлылар) 2сенең (алар 3,5 елга хөкем ителгән булган) 2012 елда срогы тула, калган 15енең сроклары – Универсиададан соң. Аларны Ислам җәмгыяте булдыруда гаепләп, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, кешеләр күп җыелган җирләрдә шартлатулар оештырырга җыенганга, тагын төрле объектларны шартлатырга теләүдә гаепләп, туганнарын, ата-аналарын зар елатып хөкем иттеләр. Алар бит барысы да – татарлар. Казаныбызның 1000 еллыгын бәйрәм итү милләтем өчен зур горурлык иде. Нинди татар мөселманнары (алар барысы да мәчеткә йөрүчеләр) шундый гөнаһ кылырга җыенганнар икән? Шул ук очрашуда, алар Хаттаб һәм Басаев белән дә элемтәдә торганнардыр, дигән шик тә белдергәннәр. Эшлекле киңәшмәдә эчке эшләр министры урынбасары Ренат Тимерҗанов белдерүенчә, хөкем ителгәннәр үз карашын үзгәртмәгән. Димәк, аларга тагын куркыныч яный. Бу аларга карата кылынган гаделсезлек нәтиҗәсе түгел микән? Гаделсезлек ризасызлык тудыра. «Хотели» дип кенә кешене ышандыруы җиңел түгел шул.

Шул ук киңәшмәдә ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Владимир Иванов болай дип сөйли: «Своих убеждений они не поменяли. Что еще хуже, они там находят себе сторонников, ведут активную пропагандисткую работу». Димәк, Ислам җәмгыятен төзергә теләүчеләрнең саны артырга мөмкин.

Шундыйрак хәл минем белән балачакта булган иде. Капка төбендә эскәмиядә аякларны селкетеп утырам. Бер яшүсмер, узып барышлый: «Әй, кызый, мин сине кыйныйм бит», – ди. Мин өйгә йөгереп кереп: «Бер малай кыйный язды», – дип бик озак еладым. Ә ул малай сүзен әйтте дә, беркемгә дә зыян салмыйча, урамнан баруын дәвам итте.

«Радикаль исламистлар» дип дөньяны дер селкетәләр, ә менә сәбәбен ачыкламыйлар.

Татарстан Ислам республикасы булгач, анда да радикаллар булырга тиештер бит инде. Эзлиләр, табалар. Аның өчен «хотели» дигән гаепне элеп куеп була. Ә менә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә үз эшләрен күрсәтергә кирәк бит. Алар яхшы эшләгәч, бездә шартлатулар юк. Кукмара районында газүткәргеч шартлатуны исәпкә алмасак.

Төньяк Кавказдагы чуалышларның Татарстанда булмау сәбәбе аларның сизгер, уяу, сак булуындадыр, бәлки?! Андагы чуалышларның сәбәбе аларга көн кебек ачык бит: Чечняны 1994 елда бомбага тоту, 1999 елда тагын гаскәр кертү, халыкны кырулары, әллә ничә йөз мең чечен халкы үтерелүе, Дагыстанда артиллерия ярдәмендә Карамахи, Чабынмахи авылларын җир белән тигезләүләре, 2005 елның 14 октябрендә Нальчиктагы фаҗиганең сәбәбе, анда соңгы елларда мөселманнарга карата мөнәсәбәт үзгәрү (6 мәчет ябыла, террорчылыкта гаепләп, мөселманнарны кыйнап, атып үтерелүләре).

Соңгы елларда террорчыларны, экстремистларны мөселман яшәгән җирләрдән эзләү «модага» керде. Әнә берничә ел элек Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылында да (анда 11 мең кеше яши) «ваһһабчылар»ны эзләргә керешкәннәр иде, тапмадылар. Ул авылның яшәү рәвешен үрнәк (эчүчеләр, наркоманнар юк, Ислам кануннарына нигезләнеп яшиләр, картлар йортына беркемне дә урнаштырмыйлар һ.б.), Русия күләмендә өлге итеп күрсәтергә иде бит, югыйсә.

Русия империясе җирләрендә нинди генә җинаятьләр кылынмый: улы – атасын, оныгы әбисен көчләү, кеше үтерү, урлау. Санап бетергесез. Аларны да, хәтта куркыныч рецидивистларны да срогыннан алда чыгару очраклары аз түгел. Безнең ир-егетләребезгә исә срокны өстәргә әзер торалар. 2013 елда узачак Универсиада вакытында аларның тоткынлыкта калуы «отышлырак» булыр иде. Беренче чиратта – үзләре өчен, чөнки аларның «теләкләре» булырга мөмкин бит. Анысыннан инде аларны Алла сакласын.

Гадел хөкем карары чыгарыла торган илдә яшәмибез шул. Әнә Чикатило кылган явызлыклар өчен ничәмә-ничә кеше бер гаепсезгә үлем җәзасына хөкем ителде.

Өлкәннәр кылган явызлык, гаделсезлек өчен аларның балалары газап чигәчәк, диләр. Хөкем карары чыгаручылар, гаепсезләрне гаепле итеп күрсәтүчеләр шуны онытмасын иде: дөньяда бер генә мәртәбә яшибез.

Бер фикерем бар. Бәлки, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен, министр белән бергә, Төньяк Кавказда урнашкан республикага эшкә күчерергәдер?! Алар бит радикаль исламистлар белән эшли беләләр, әнә нинди яхшы эш алып баралар. Нурлат районында күрсәткән зур «батырлыклары» да шуны дәлилли.

Гөлфәния ҖӘЛӘЛОВА.

Хөкемдарга хөкем
Милиция хезмәткәрләре Казан эшмәкәре Рафаил Низамовның өенә килә һәм ниндидер җинаять эшләүдә шикләнүләре турында хәбәр итеп хәйран калдыралар да, милиция бүлегенә барырга туры киләчәген әйтәләр. «Власть вәкилләре»нә буйсынмыйча булмый. Р.Низамов хатынына, әлеге аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертеп, тиз арада әйләнеп кайтырга вәгъдә итеп китә. Ләкин шул китүдән кире кайтмый.

Төне буе шалтыратып та, җавап алмагач, ханым милициягә мөрәҗәгать итә. Совет районы эчке эшләр идарәсенә чакыртылган, тоткарланган кешеләр арасында андый кешенең булмавын әйтәләр. Районның башка милиция бүлекләрендә дә бу фамилия теркәлмәгән. Шулай да, мөрәҗәгать итүче сурәтләгәнгә охшаган кешене милициянең терәк пунктларының берсенә алып килүләре ачыклана. Ул кичтә анда эшләгән участок инспекторлары тоткарланган кешене китергән хезмәткәрләрне әйтәләр. Бары тик шунда гына әлеге формалы ике кешенең инде күптән милициядә хезмәт итмәве ачыклана.

Кеше тиктомалга гына форма киеп йөрми. Димәк, аның ниндидер хилаф уе булган. Шулай да, нинди дә булса авыр җинаять кылынгандыр дип уйламыйлар. Юкса, элеккеге милиционерлар үзләрен таныган участковыйларга күренеп йөрмәсләр иде. Ләкин ошбу фикер кыска гомерле булып чыга. Әүвәлге милиционерларны тотып алып кайткач ук, коточкыч җинаять эшләнүе ачыклана. Әйтүләренә караганда, алар эшмәкәрне терәк пункттагы аерым бүлмәдә башына полиэтилен капчык кидереп үтергәннәр. Мәетне машина багажнигына салып, юридик документларда «оештыручы» дип йөртелүче кеше коттеджы янына киләләр. Анысы, «заказ бирүче», димәк, акча түләүчегә хисап бирү өчен мәетне видеокамерага төшерергә һәм җинаять эзләрен юк итәргә куша. Эшмәкәрне шул тирәдәге зиратка күмәргә дигән карарга киләләр.

Бу кадәресе, кызганычка каршы, безнең көннәрдә булгалап торучы заказлы үтерүләрдән әллә ни аерылмый. Ләкин аның үзгәлеге бар. Эш шунда ки, әле яңа телгә алынган оештыручы шул район судында федераль судья булып торучы Ислам Галиуллин, хокук тәртибе, кешеләр саулыгы, гомере сагында торырга тиешле халык хезмәтчесе икән.

Ә заказ бирүчегә килсәк, ул мәрхүм эшмәкәрнең бизнес буенча компаньоны Фәрхәт Гыймадиев була.

Ике эшмәкәр табышны, дөресрәге, офис буларак арендага бирелеп керем китерә торган уртак бинаны бүлә алмыйлар. Бәхәс хәтта судта да хәл ителми. Шуннан соң Гыймадиев партнерны юк итәргә була. Үзенең ошбу ниятен хөкемдар дустына җиткерә. Башкаручыларга 400мең сум түләячәген әйтә. Оештыручыга күпме вәгъдә ителгән – монысы билгесез.

Әлеге сөйләшү 2008 елның августында була. Тиздән федераль судья киллерлыкка кандидатлар таба. Милициядә участок инспекторы булып эшләп чыккан Наил Габбасов һәм шулай ук эчке эшләр органнарын ташлап чыккан Рөстәм Хәкимовны чакыра. Алар әйтелгән сумманың яртысын аванс рәвешендә алдан ук ала һәм эшкә дә керешәләр. 44 яшьлек эшмәкәрнең паспорт күчермәсе, адресы, машина номеры бирелгәч, корбаннары артыннан күзәтү оештырыла. Киллерлар яхшылап хәтердә калдырсын өчен, заказчы Низамовның үзен дә күрсәтә. Кыскасы, хәзерлек эшләре нигезле алып барыла.

Ниһаять, 2008 елның 3 октябрендә планны тормышка ашырырга булалар. Үтерү урыны итеп милиция пунктын сайлаулары гына аңлашылып бетми. Дөрес, андагы таныш участковыйлар аларның элеккеге милиционерлар икәнен белмәгән, җинаять тә алар өчәү генә калгач эшләнгәндер. Әмма мәетне алып чыгып машинага саласы да бар бит әле.

Киллерлар мәет күмелгән урынны да күрсәтә. Хәкимов тикшерү органнары белән килешү төзеп, башкалардан аерым хөкем ителә һәм 2009 елның 28 декабрендә 9 елга каты режимлы колониягә озатыла. Ә менә калганнарының эшен тикшерү бик озакка сузыла. Заказчы үзе киллерлар тотылганнан соң 2 ай үткәч, тиешле дәлилләр туплангач, тотыла һәм сак астына ябыла. Ә менә оештыручы ролен башкарган федераль судья 2011 елның 24 февралендә присяжныйлар гаепләү вердикты чыгаргач кына суд залында кулга алынды.

Сәбәпне әлеге һөнәр ияләрен һәрьяклап яклаучы «судьялар статусы турында»гы законнан күрергә кирәк. Хәтта кире качып булмаслык дәлилләр «кычкырып» торса да, хөкемдарны җинаять җаваплылыгына тарту гаять катлаулы мәсьәлә. Иң башта Татарстан судьяларының квалификация коллегиясе, аннан судья кагылгысызлыгы хокукын алырга тиеш. Монысы бер елга якын вакыт сорый. Ләкин федераль судья, коллегия карары белән килешмичә, Татарстан Югары Судына шикаять бирә. Аннан соң Русия Югары Судына барып җитә. Ләкин аның шикаяте канәгатьләндерелми. Болар барысы да вакыт сорый. Тикшерүчеләр, судья йортында тентү үткәрү бары тик ел ярым үткәч кенә мөмкин булды, диләр. Менә шундый законнар бездә! 2008 елдагы җинаять өчен инде, ниһаять, читләштерелгән судьяны гаепләүче буларак җавапка тарту турындагы карарны 2010 елның мартында Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үзе раслый. Күргәнебезчә, бездә хөкемдарларның кеше үтерүчеләре дә бик кадерле.

Ләкин, ничек кенә авыр булмасын, тикшерүчеләр эшне ерып чыгып Татарстан Югары Судына алып барып җиткерәләр. Присяжныйлар да тикшерү органнары нәтиҗәсе белән килешеп, хөкем ителүчеләрнең өчесен дә гаепле дип тапты. Шулай да, кеше үтерүне оештыручы дип танылган элекке хөкемдар Ислам Галиуллин башкалардан кимрәк – 10еллык каты режимлы колония алды. Башкаручы Габбасовка – 13, заказчы Гыймадиевка 11 еллык срок бирелде.

Хөкемдарга да хөкем чыгарылуны дәүләт органнарындагы җинаятьчелек – коррупциянең соңгы чиккә җитүен күрсәтүче мисал дип карарга кирәк.

Наил ВАХИТОВ.

Әтием истәлегенә
Ел артыннан ел уза торгач, әти, синең дә 107 яшең килеп җитте. Әгәр исән булсаң, 100 яшьлек юбилеең белән бергә сез яулап алган Бөек Җинүнең 60еллыгын да бәйрәм итәр идең, чөнки ул Җиңү даны синең кебек намуслы, миһербанлы, сәясәткә тугры, берничә дистә миллион батырлар гомере белән килгән. Илнең, халыкның, гаиләләрегезнең якты киләчәгенә өметләнеп, илбасар утын күкрәкләрегез белән каплагансыз.

1941 елның 25 июнендә Сарман хәрби комиссариатына, күмәк хуҗалыкның нәсел айгырына төялеп, 40 көнлек кече улыңны чөя-чөя сөеп киткәндә, ниләр уйладың икән, әтием? Шигем юк, кире кайтырмын, балаларымны, ата-анамны үзем тәрбияләрмен дип ышангансыңдыр. Массакүләм агитация буенча – безнең илнең иң көчле, иң бәхетле булуына ышангансыңдыр, газиз әтием… Юк шул, әти, юк…

Сине, җигүле айгырың белән, башка авылдашларыңнан аерып, гаиләң, туганнарың белән дә саубуллашырга кайтармыйча, Сарманнан туры Бөгелмәгә җибәргәннәр. Кабык арбага 40 көнлек баласын салып, 6 чакрым араны йөгереп барса да, әни дә сине күрә алмый кала…

«Хәтер китабы»ның 126 битендә исемең бар, тик инде әйләнеп кайтасыңа өметем юк, шуңа күрә сиңа хат юлларга булдым… Югарыда искә алган китапта, ни сәбәпледер, синең бертуган энең, 1911 елгы Хөсәен абыйның исеме юк, аның ничек батырларча үлүен күрүчеләр булса да. Нишлисең, бер Хөсәен абый гына түгел, безнең кечкенә генә авылдан да хәбәрсез югалган 16 кешенең барысы да кермәгән ул китапка. Иншаллаһ, алга таба үзгәрешләр буласына ышанып яшибез…

Әти, хәзерге вакытта синең кечкенә сеңлең Гөлсинә апа да вафат инде. Мин – кече улың гына исән. Әнине 2004 елда, 91 яшендә җирләдем.

Сугыш елларындагы авырлыклар турында азрак язгаласалар да, андагы бар хәлләрне сөйләп, язып кына бетерә торган түгел. Күпме халык ачлыктан, ялангачлыктан кырылды – бер Алла гына беләдер.

Сугыш вакытында, җиңү өмете белән, тормыш җиңеләер дип яшәгәнгәдер инде, халык ач-ялангач булса да, бер-берсен хөрмәт итә иде. Бер-ике катлама пешерерлек он тапсалар, шуны да бүлешеп ашаулары истә калган… Сугышка кадәр туган башка балалар кебек, миңа да үземне белгәннән бирле эшләргә туры килде. Мин моны куанып әйтәм, чөнки эшләү аркасында, бүгенгә кадәр сәламәтлегем Аллага шөкер, яшемә күрә зарланырлык түгел. Без, ир балалар өчен иң авыры: «Әй, улым», – дип башыбыздан әти кулы сыйпамады. Урамда да үзеңә-үзең әйдәүче дә, яклаучы да булырга туры килде. Өйгә елап кайтуны хәтерләмим… Әти, синең бер фотосурәтең юк. Гомерем буе эзләдем, тапмадым…

Газиз әти, Бөек Җиңүдән соң, җиңүчеләр буларак, яхшы тормышка өметләр ни сәбәпледер бик үк акланмады. Сезнең, гомерен Җиңүгә биргән батырларның балалары күп чакта алабута ипиенә дә туена алмады ул чакта. Без өчебез дә – әнкәй, 1934 елгы апам (инде мәрхүм), үзем (көтү көттем) тырышып эшләсәк тә, Җиңү яуланып ун ел узгач кына чабатаны салдык.

Җиңүчеләр буларак, горурланып кайткан солдатларның күбесе терелә алмады. Сугышта алган яралардан үлүчеләр күп булды. Әсирлектә булгансыз дип, меңнәрчә солдатларны үз илебезгә кайткач төрмәләргә ябу сәбәпле, күпме балалар, әтиләре исән килеш ятим булып, кыерсытылып үсте. Башка сыймаслык хәлләр бит бу, газиз әтием. Җиңелүчеләр дә үз солдатлары белән алай кыланмагандыр…

Бөек Русиядә сәяси тормышта да аңлашылмаучанлык күп булды. Бер сүз өчен дә 10-15 елга ябып куюлар еш очрады. Ул салым дигән әйберне ничек түләп бетерә алдылар икән? Бер малы, кош-корты, койма-читәне булмаган гаиләләргә дә әллә ничә төрле салым салалар иде. Кешеләрнең яньчелгән комганнарын, китек казаннарын, коры сөяктән торган кәҗә бәтиләрен алып киткәннәре әле дә хәтеремдә…

Ятим булганга, апага 16 сум, миңа 40 сум пособие билгеләгәннәр иде, без аны бер тапкыр да алмадык, газиз әтием. Ул акча салым түләүгә, ниндидер мәҗбүри заемнарга китеп барды…

Салымнар кими башлаган иде, ишегалдындагы мал, кош-кортларны санау китте, бәрәңге (рәхмәт аңа – безне коткаручы бәрәңгегә) җирен тартып алулар… Партия кушуы буенча кошлар бер әтәч, тугыз тавыктан артмаска тиеш иде. Әгәр өч сарык биш бәрән китерсә, берсе законнан тыш иде, чөнки шул ук партия кушуы буенча, өч сарыкның биш бәрән китерергә хакы юк иде… Инде бу башка сыймаслык хәлләр дә җиңеләя башлагач, бөтен Русиядә акылы җиңеләючеләр өчен дип «шифаханәләр» сала башладылар. Шифаханәләре булгач, алар буш тормады инде, «авыруларны» таптылар…

Газиз әтием, зинһар, җаның әрнемәсен, минем өчен коммунист сүзе һәрвакыт изге, бөек булды. Әнкәйнең, апаларның, сине белүче кешеләрнең сөйләүләре буенча, син билетлы булмасаң да, чын коммунистларча яшәгәнсең. Үзем дә 20 ел шул партия билетын күкрәк кесәмдә сакладым һәм шулай яшәргә тырыштым. Инде югарыда «сарык тиресенә төрелгән бүреләр» утыруына шигем калмагач кына ул партия белән араны өзәргә туры килде… Аннан соң озакламый партия түрәләре дә чын йөзен ачты, ябынган тиреләрен салып, чын йөзләрен яшерми башлады. Иншаллаһ, инде хәзер үткән ялгышлыкларга (кайберләрен җинаятькә тиңләп була) кире кайтмасак иде дип өметләнәбез.

Шулай да, зур өметләр шик астында кала. Яңа туган ун баланың берсенең генә сау-сәламәт булуы, миллионнарча кешенең аракы эчүдән, тәмәке һәм башка агулар тартудан дөнья куюлары күңелне тетрәтә… Илдәге бөтен даруларның яртысыннан күбесе ялган дип исәпләнгәч, шул «бүре»ләр төзегән, әйдәп баручы партиягә ничек ышанырга соң? Шул ук партия хәзергә безне, гади халыкны, караклардан һәм башка җинаятьчеләрдән ныклап сакларга ашыкмый. «Бүре»ләрчә үз корсаклары, көтүләрендәге туганнары турында күбрәк кайгырта…

Дөрес, гөнаһына керә алмыйм, «Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады» дигән шигарь астында, исән калган сугыш ветераннарына да азрак өлеш чыгаралар. Ветераннар бик олы яшьтә булу сәбәпле, аларга биргән ташламалар белән аларның балалары, оныклары яки башка туганнары файдалана. Балаларына, оныкларына фатир, җир, машиналар алып биреп, үзләре урамда калган ветераннарны да күп очратырга туры килде…

Ә Бөек Җиңүне үз гомерен биреп яулаган солдатларның балаларын искә алучы булмады, юк, булмаячак та, ахры…

Юк, газиз әтием, мин ул бабаларына биргән ташламаларга типтереп яшәүчеләргә кызыкмыйм да, көнләшмим дә… Рәхәтен күрсеннәр берүк. Мең-мең рәхмәт Ходайга, авыр чакларда ташламады, зур түземлек бирде… Апа да, мин дә икешәр ул үстердек. Алар барысы да эшчән булды, олыларны хөрмәт итте. Начар гадәтләре белән йөзне кызартмадылар. Аллага шөкер, туруннарыбыз да бик сөйкемле. Оныкларыңның кайсына барып керсәң дә, торырга урыннары бар, өстәлләрендә ипи, чәй өзелми! Кеше күзенә карап яшәмиләр, барысын да тырыш, гадел хезмәт белән табалар!

Соңгы вакытта демократия дигән пәрдәнең аз гына чабуы ачыла башлагач, әгәр бу сугышта жиңелсәк, яхшырак булмас иде микән, дигән фикерләр күренгәләде. Бу җиңелүчеләрнең безгә караганда яхшырак яшәвен күргәннән соң туган фикерләрдер инде. Юк, әти, нинди кимсетүләр кичерсәм дә, ул фикерне кире кагам. Ул сүзләр үлеп калганнарның жанына, исән калганнарның күңеленә төкерү, зур җәрәхәт салу дип уйлыйм.

Нәрсә генә әйтсәләр дә, бүген башында акылы, кулында көче, эшләргә теләге булган кеше ач-ялангач түгел… Эх, мөмкинлек булып, гомерләрен Бөек Җиңүгә биргән солдатларны бу фани дөньяга кире кайтарып, тормышның ничек яхшы якка үзгәрүен күрсәтергә иде…

Авылларда да, ялкау булмаганнарның ишегалды тулы мал, атларына кадәр бар, сез күңелегезгә дә китермәгән машиналар, телефон, телевизорлар гадәти күренеш бит хәзер!

Әти, сиңа, 4Х4 метрлы, тәбәнәк кенә, ун кешелек өч гаилә торган өйдән сугышка киткән кешегә, бала-оныкларыңның ничек яшәвен алып кайтып күрсәтер идем! Аллага шөкер, тырыш хезмәт барыбер эзсез югалмый!

Шуңа күрә, кабатлап әйтәм, газиз әтием, юкка әрәм итмәгәнсез гомерегезне, рәхмәт сезгә! Авыр туфракларыгыз жиңел булсын. Газиз әтием, синең, Мифтахов Габделхак Мифтах улының рухына тап төшермәбез, Ходай кушып. Урыныгыз оҗмахта булсын. Амин.

Улың Фоат.

P.S. Бу язманы 2005елда ук язган идем. Билгеле, кайбер «хөкүмәт» газеталарына минем анда язган фикерләрем бик ошап бетмәде, алмадылар.

Немец зираты
Арча шәһәренең көнчыгышында, Балтачка китүче юл янында зур булмаган агачлык бар. Ул тимер араталар белән әйләндереп алынган. Халык ул урынны «немец зираты» дип атый. Бөек Ватан сугышы елларында әсир төшкән яралы немецларны Арчада госпитальдә дәвалыйлар. Һәлак булганнарны шунда җирлиләр. Асфальт юлдан зират түренә кадәр кирпечтән юл түшәгәннәр. каберләрдә бернинди язу юк. Бер тәре төбендә открытка бар иде, андагы фотода ике яшь кенә егет белән ике кыз сурәте. Күрәсең, кабер хуҗасының оныкларыдыр.

Әйтүләренә караганда, Кенигсбергта (Калининград) ниндидер оешма бар. Шулар каберлекне күзәтеп тора икән. Елга берничә тапкыр килеп, зиратны чистарталар. Корыган, ауган бер генә агач күрмәссең, үлән тигез итеп чабылган.

Үзебезнең авылларыбыз янында мәңгелек йортыбыз –зиратларыбыз бар. Әмма аңа караш төрле җирдә төрлечә. Шундый авыллар бар: зиратлары матур итеп әйләндереп алынган, рәшәткәләр буялган, чардуганнар төзек, агачлар аумаган. Арада кеше кереп карамаган, агачлары авып, чардуганнарны ватып бетергәннәре дә бар, кызганычка каршы. Хәзер мәчетле авылларда имамнар бар. Бу эшне аларга тапшырыйк. Көнен билгеләп, эшне оештырсалар, халык рәхмәтле булыр иде. Ә күзәтүне һәм нәтиҗә ясауны мөхтәсибәткә йөкләп була.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы

Юксыну
Җиңү көне минем өчен бик истәлекле һәм кадерле, чөнки дәү әтием – Тимершин Ибраһим Тимерша улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Кайбыч районының Мөрәле авылында туган һәм яшәгән. Алар дәү әнием Тимершина Фәрзәнә Мингали кызы белән 55 ел бергә гомер иткәннәр. Дәү әнием хәзер дә шул авылда яши. Аны бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык, бәхетле картлык телим. Безне эшкә өйрәткән, дөрес тәрбия биргән өчен рәхмәт сиңа!

Дәү әтием вафат инде. Ул бик гадел, кешелекле, ярдәмчел кеше иде. Авылдашлары да бик хөрмәт иттеләр. Аның якты истәлегенә багышлап, шигырь иҗат иттем.

Сагынам сине, бик сагынам,

Сагынмый мөмкин түгел.

Син булмагач, нидер җитми,

Гел моңсу минем күңел.

Без, оныклар, кайта идек

Җыелып сезнең янга.

Тиз-тиз атлап, киң колачлап,

Чыктың каршы алырга.

Тальян гармуныңны алып,

Уйный идең сыздырып.

Син уйнаган моңлы көйгә

Җырладык без кушылып.

Буян атлы атың җигеп,

Китә идек печәнгә.

Зарлана белмәдең һич тә,

Гел ашыктың эшләргә.

Сөйли идең, моңсуланып,

Абыйларың турында.

Дүрт бертуган ятып калган,

Канлы сугыш кырында.

Ул вакытта бала идем,

Күңелдә синең сүзләр.

Җиңү көне, диеп һәрчак

Яшьләнде синең күзләр…

Синең биргән киңәшләрең

Күңелемдә саклана.

Онытылмас, дәү әтием,

Бик күп еллар узса да.

Люция ГАТИЯТОВА.

Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе.

Миңнеханов министр?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Русия авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләргә тәкъдим ителгән, – дип яза «КП» газетасы. Басма белдерүенчә, Миңнеханов үзе бу вазифадан баш тартырга һәм Татарстан Президенты урынында калырга тырыша. Аның урынына Татарстан президенты булып Казан шәһәре мэры Илсур Метшин куелу мөмкинлеге дә әйтелә. Шушы вакыйгалардан соң Миңнехановка Твиттердан Tabrizz Family язган «Рөстәм Нургалиевич, Мәскәүгә китеп, Татарстанның бер генә җитәкчесенең дә бәхете булганы юк. Китмәгез, бездән поддержка!» мөрәҗәгатенә ул болай дип җавап бирде: «Минем эш урыным Казанда!»

«ЮХИДИга чыдап булмый»
Русиядә ерак юл сәфәренә йөрүче йөк ташучылар Татарстанны кара исемлеккә керткән. Алар безнең республикада ЮХИДИ хезмәткәрләренең ришвәт алуыннан, адым саен торган үлчәүләрдән туйган икән. 20 майдан башлап, әлеге йөк ташучылар диспетчер хезмәте бәяләре үсүгә, юлдагы ришвәтчелеккә каршы акция оештырырга җыена. 20 көн дәвамында алар Казан, Уфа һәм Пермьгә йөк ташудан баш тартачак. Юлда бер-берсенә ярдәм күрсәтү, берләшү максатыннан оешкан «Братишка» клубында 16 мең авыр йөк ташучы исәпләнә һәм аларның барысы да әлеге акцияне хуплаган. Нәтиҗәдә, республиканың җитештерү тармакларына сизелерлек зыян килү мөмкин.

#ОккупайТукай чарасы
Казан гражданнар берлеге оппозиционерлары «Ак атна» чарасын уздыра. Ул көн дә Бауман урамында 18.50-19.25 сәгатьтә дәвам итәчәк. Оппозиция идеяләренә якын булучылар Казан үзәгендә шигарьләрсез йөриячәк.

Шулай итеп берлек вәкилләре Мәскәү оппозиционерларына теләктәшлек белдерергә җыена һәм бу чараны да аларныкы нигезендә #ОккупайТукай дип атаганнар.

Билгеле булганча, Президент Владимир Путин инаугурациясеннән соң Мәскәүдә каршылык чарасы казакъ шагыйре Абай Кунабаев һәйкәле янында узды һәм #ОккупайАбай дип аталды. Бу Нью-Йорктагы Оссupy Wall Street демонстрациясе исеменнән алынды.

Гейлар гаилә корачак
АКШ Президенты Барак Обама гей парлар да гаилә кору хокукына ия булырга тиеш дип саный. Моны ул үзенең шәхси фикере булуын әйтеп, бу турыда карар кабул итүне илнең һәр штатына калдыруны белдерде.

«Еллар узган саен, бер җенесле гаиләләр турында күбрәк уйланам. Минем белән бергә эшләүчеләр арасында да шундый кешеләр бар. Сугыш кырларында хәрбиләр, диңгезчеләр арасында да андыйлар җитәрлек. Алар үз хокуклары чикләнгән дип хис итә, чөнки канун нигезендә гаилә кора алмый. Үзем өчен мин шуны хәл иттем – бер җенестәге кешеләр дә гаилә кора алу хокукына ия булырга тиеш», – диде Обама.

Американың 30 штатында бер җенесле гаиләләрне теркәү тыелган. Алты штат һәм АКШ башкаласы Вашингтонда алар үз никахларын терки ала.

Сораштыруларга караганда, АКШ халкының яртысы бер җенесле гаиләләрнең теркәлеп яшәвен хуплый, ә 48% каршы.

Полициядә үлгән
Яшел Үзәндә полиция тарафыннан тоткарланган ир рәшәткә артында вафат булган. Ул 6 май көнне бүлекчәгә китерелә. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат-хезмәте хәбәр итүенчә, ул инде шул вакытта ук наркотик кулланган булган һәм йөрәк авыруыннан интеккән. 8 майда исә аңа, административ хокук бозу, төгәлрәге наркотиклар куллануы өчен 8 тәүлек рәшәткә артында утырырга, дигән карар чыгаралар. 14 майда аның хәле начарланган һәм ул ашыгыч ярдәм чакыруны сорап полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Табиблар вакытында килә, ләкин аның гомерен саклап кала алмый. Хәзер бу вакыйгаларга бәйле рәвештә тикшерү бара.

Танклар нигә кирәк?
Узган атна ахырында Русия хөкүмәтенең танклар җитештерү өчен Италиядән лицензия алырга җыенуы турында хәбәрләр барлыкка килде. Аларны җитештерергә мөмкин булган урыннарының берсе дип «КамАЗ» заводы аталган иде. Ләкин бу сүз артыннан ниндидер конкрет эшләр башкарылмас, чөнки танклар сугыш өчен дә, ил чиген саклау өчен дә кирәк түгел, дип саный хәрби эксперт Александр Гольц.

– Русиянең бар төбәкләрендә, шул исәптән хәрби көчләрдә дә «КамАЗ» заводында җыелган йөк ташу машиналары кулланыла, ләкин бу завод танклар җыю өчен кулай түгел. Өстәвенә, танклар җитештерү хәзер кирәк тә түгел, – ди эксперт.

Еланлы поезд
Мәскәү-Чиләбе поездындагы бер пассажир үз юрганында елан табып ала. Ул хатын сүзләренчә, аның күршесендә генә Һиндстан кешесе булган һәм ул елан үрчетү белән шөгыльләнгән икән. Станцияләрнең берсендә вагонга транспорт полициясе килеп керә һәм терроризмга, экстремизмга көрәш профилактикасы чарасы буларак, багажларны тикшерергә керешә. Ир кеше моны белеп алу белән бөтен сумкаларын җыеп иң якын станцияләрнең берсендә төшеп кала. Ә иң якын станция дигәнебез Бөгелмә булып чыга. Полиция фикеренчә, ир әлеге тартмаларда еланнар алып кайткан, тик шуларның берсе качарга өлгергән. Билеты буенча бу пассажирның Ульян шәһәреннән булуы ачыкланган инде. Хәзер аны эзлиләр.

Укытучылар суд залында – 2
«Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012) язмасында Фәния Габдуллинаның үз укучысы Сережага сугып, умырткасын сындыруда гаепләнүе, укучының әнисе Ларисаның суд бинасында гауга куптаруы турында язган идек. Аннан соң да суд утырышлары дәвам итте. Соңгысында исә, Лариса ханым чыгарган гаугада үземә дә яхшы гына төште.

Тагын бер кат искәртим: бик күп матбугат чаралары бу вакыйгаларны бары тик Сережа Павлов мәнфәгатьләрен кайгыртып, берьяклы гына яктыртты, укытучыдан интервью алган, аның фикере белән кызыксынып караган кеше булмады. Телеканаллар да әлеге суд утырышларыннан сюжет әзерләгәндә объективлыкка омтылмады. Гәрчә, суд залында күпчелек шаһитләр укытучы яклы булып чыгыш ясаса да. Безнең бу хакта яза башлавыбыз да, башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, ике яклы фикер бирү максатыннан иде.

«МИНЕ ДӘ ЭЗЛӘГӘННӘР»

Менә тиздән бу хәлләргә нокта куелачак, чөнки 23 майда хөкем карары кабул ителер дип көтелә. Тик аңарчы, соңгы утырышларда катнашкан шаһитләрнең күрсәтмәләре белән танышыйк. Язма басылганнан соң судта вакыйганың турыдан-туры шаһитләре – балалар да (Сережаның сыйныфташлары) катнашкан икән. Укытучы белән Сережа арасында утырган малай – Әмир биредә иң әһәмиятле шаһитләрнең берсе. Бу судны үзем күрмәгәч, Әмирнең әнисе Айгөл белән элемтәгә кердем һәм ул анда булган хәлләрне болайрак итеп сурәтләде.

– Без судка килгәч, Лариса миңа югары тонда: «Нәрсә, укытучыны якларга килдегезме? Сезне укытучылар җибәргән, алар сезне, судка килеп, миңа каршы сөйләргә котырткан», – диде. «Улым бары тик дөресен сөйләргә килде», – дип җавап биргәч, Әмиргә тотынды. «Без синең белән сөйләштек бит инде. Син башка төрле сөйләгән идең, ә хәзер икенче төрле сөйләргә дип килгәнсең…» Күрәсең, ул минем улым белән бу хакта мәктәптә сөйләшкән булган, чөнки бу хакта мин бөтенләй белми идем. Ларисага тынычланырга, бу «наездларын» туктатырга кушкач та, ул туктамады. Әмир судта: «Мин укытучының сукканын күрмәдем, андый хәл булмады», – дип әйтте. Байракчыгы төшеп киткән өчен генә сугарга укытучы җүләр түгелдер. Менә минем улым ул кепка һәм байракчыкларны бөтенләй алмаган, ул күп укучыга җитми дә калган әле. Димәк, байракчыгы булмаганнарны укытучы бөтенләй бәреп үтерергә тиеш була инде, әйеме?! Дөресен генә әйткәндә, судка баргач, үзем дә әйтермен дигән идем, онытканмын… Узган җәйдә мине Лариса эзләгән булган икән. Тикшерүче шалтыратып, аның минем белән күрешәсе килүен берничә тапкыр әйтте. Өебезгә дә тикшерүче үзе килде әле. Күрәсең, бу мәсьәлә буенча сөйләшеп аласы килгәндер, ләкин мин дөреслек яклы һәм укытучының бу эшне эшләмәвенә чын күңелдән ышанам. Әгәр андагы укытучыларга ышанмасам, Авиатөзелеш районыннан һәркөн улымны шунда укырга алып килмәс идем, – диде Айгөл Хәйретдинова.

БЕЗГӘ ДӘ ЭЛӘКТЕ!

Минем кебек гади күзәтүче өчен дә ачык күренә: судтагы күрсәтмәләр арасында каршылыклар, әйтелеп бетелмәгән урыннар байтак. Әйтик, ни өчен Сережа 15 июньдә зыян күреп тә, тәнендә кара көйгән урыннары 20 июньдә генә барлыкка килгән? Ни өчен бу күрсәткечләрне 5 көн дәвамында бер табиб та үз кәгазьләрендә күрсәтмәгән?

Сережаны тикшергән, ситуацион экспертиза үткәргән судмедэксперт Елена Губеева да соңгы суд утырышына килгән иде. Ул һәр организмның индивидуаль булуын, күгәргән эзләрнең берничә көн үткәч тә барлыкка килә алуын аңлатты.«Сез тикшергән рентген сурәтендә малайның исем-фамилиясе юк, аның Павловныкы булуын каян беләсез?» – дип сорады яклаучы. Суд-медэксперт исә, тикшерүчедән алынган мәгълүматларга таянып нәтиҗә чыгаруын ассызыклады. Кыскасы, хәтта рентген сурәтенең дә малайныкы булуын зур ышаныч белән әйтү мөмкин түгел әле.

– Без ситуацион экспертиза уздырдык. Сережа кемнең кайда утыруын һәм аңа ничек сугуын сурәтләп күрсәтте. Мин үзем педиатрия факультетын тәмамладым, шуңа күрә зур ышаныч белән әйтәм: ул яшьтә умыртка бик сыгылмалы була. Әгәр аңа кемдер сукса да, олылардагы кебек чатнамый, сынмый, ә кире үз халәтенә кайтырга омтыла. Шуңа күрә балаларда әлеге компрессион сынуны ачыклау бик кыен.

– Ә сез уздырган экспертизада укытучы катнаштымы?

– Юк, анда кемнең катнашасын хәл итәргә минем хокукым бар, укытучыны кирәк дип санамадым, – диде судмедэксперт Елена Губеева.

Фәния Габдуллина һәм аның яклаучысы әлеге судмедэксперт нәтиҗәләренә ышанмыйча, Мәскәү белгечләренә мөрәҗәгать иткән һәм үз экспертизасын үткәргән булып чыкты. Ләкин әлеге экспертиза нәтиҗәләре Казанныкына тулаем каршы килә. Судья ханым исә нигәдер бу экспертиза нәтиҗәләрен кабул итүне кирәк санамаган. Нәтиҗәдә, яклаучы соравы буенча, Мәскәүдәге 111нче суд-медицина һәм криминаль экспертиза үзәгенең медик-криминаль идентификация бүлеге җитәкчесе Леонов Сергей Валерьевич үзе үк Казанга, әлеге суд утырышына килгән иде. Судья ханым башта аны кертергә теләмәсә дә, соңыннан күнде һәм тәнәфестән соң аны да тыңларга ризалык бирде.

Тәнәфес вакытында хәлләр булды да инде. Лариса Павлова коридорга чыккач, әлеге экспертка янап кычкырырга тотынды.

– Сезнең ведомство дәүләттән 51 млн сум урлады бит инде, аферистлар, сезгә шул азмы?! Мин сезне бөтен дөньяга танытачакмын! Менә бу кеше минем улымны инвалид ясады! Сезнең балагыз бармы? Аның белән дә шундый хәл булырга мөмкин! Мин үз улым белән нәрсә булганны беләм! Монда кергәнче тагын бер тапкыр уйлап карагыз! Ләкин сезнең ведомство… Мин сезгә вәгъдә итәм! Быков (яклаучы – авт.), бу эштән алган акчалар сиңа яны белән чыгачак, рәхәтен күреп кал! Ә сез, балалардан урод ясыйсыз! Аларны алдарга өйрәтәсез! Аларның ни гаебе бар иде?!

Лариса ханымның кычкыруына сакчылар йөгерешеп килде. Аны тынычландырырга тырыштылар. Файдасы булса икән…

– Ә сез монда нишләп утырасыз? Алар ягында утыргач, аларны якларга килдегезме? Сез кем?! Кайсы газетадан?! – Бу сүзләр инде миңа адресланган иде. – Документыгыз кайда?! Мин сезнең нәрсә язганны тикшерәчәкмен!

– Телисез икән, телефонымны да калдыра алам. Әйтер сүзегез булса, шалтыратырсыз, – дидем.

– Мәскәүлеләрне тапканны сезне генә табармын, телефоныгыз кирәкми! – диде Лариса.

ТАБИБЛАР ДА БӘХӘСЛӘШӘ ИКӘН

Сергей Леоновның үз күрсәтмәләрендә эзлеклелек белән, Казан табиблары ясаган хаталарны санады, мисалларда аңлатты. Елена Губеева гына үз хатасын танырга теләмәде.

– Укытучының бер малай аркылы утыруы билгеле. Сережаның умырткасына шул дәрәҗәдә зыян китерү өчен, аңа нинди көч белән сугарга кирәклеген без физика законнары нигезендә исәпләп чыгара алабыз, – диде Сергей Валерьевич.

– Нинди физика? Без монда медицина турында сөйләшәбез, ә аның физикага бер катнашы да юк, – Казан судмедэксперты бу сүзләре белән хәтта мине дә аптырашта калдырды.

– Бәлки, сез белмисездер дә, – диде медицина фәннәре докторы, көлемсерәп, – ләкин безнең организмда баручы процесслар физика законнары белән дә тыгыз бәйләнгән. Хәзер хәтта махсус программалар да бар. Анда малайның яшен, буй озынлыгын, авырлыгын һәм башка параметрларын керткәннән соң, умырткасына шул дәрәҗәдә зыян китерү өчен аңа нинди көч белән сугарга кирәклеген исәпләп чыгарып була. Бер малай аркылы утырган укытучы шулкадәр көч белән Сережага суга алмый иде – монысы бер. Икенчедән, умыртка сөягенең тышкы ягында, һәр бүлемнең аскы ягында, ике якка карап торучы кечкенә сөякчекләр бар. Шулкадәр көч белән сугылган булса, иң беренче чиратта шул сөякчекләргә зыян килер иде, ләкин алар сау-сәламәт. Бу булды ике! Өченчедән, томограммада малайның умырткасы уң якка авыш булуына игътибар итегез, ә бу анда сколиоз булганлыгын күрсәтә…

– Бу органнарның шулай урнашуыннан килә, уң ягыбызда органнар күбрәк булу сәбәпле, умырткага көч килә һәм ул 30-40% кешедә уң якка авыш була, – диде Елена Губеева, аның сүзенә каршы килеп.

– 30-40% кешенең генә уң якта органнары күбрәкмени? Калганнарныкы тигез урнашкан да шуңа күрә турымы? – диде Сергей Леонов, көлемсерәп. – Менә сез улыгызны 3 ай буе корсет киеп урын өстендә генә ятты дип әйттегез. Космонавтлар әзерләгәндә уздырылган эксперимент турында ишеткәнегез бармы? Иң таза-сау егетләрне сайлап алып, хәрәкәтләрен тулысынча чиклиләр. Ярты елдан берсе кисәк кенә урыныннан тора һәм шунда ук янбаш сөяген сындыра. Кечкенә бала турында әйтеп тә торасы юк. Хәрәкәтләнмәгән сөяк үз көчен югалта. Малайның куллары, аяклары селкенмәде дигәнгә, медицина хезмәткәре буларак, бөтенләй ышана алмыйм, чөнки биредә язылган диагнозлар буенча 4нче һәм 5нче умыртка сөягенә зарар килгән. Кешенең нерв системасы шулай корылган, һәр нерв үз бүлеге өчен генә җавап бирә. 4-5 умыртка сөяге тирәсендәге нервыга зарар килгән булса да, ул кулларга берничек тә тәэсир итмәс иде. Күкрәк читлеге авыртырга мөмкин иде, әйе. Кулга зарар килү өчен муен тирәсендәге нервыга зыян килгән булырга тиеш. Сезнең ул тирәдә проблемалар булмадымы?!

Кыскасы, Леонов әле тагын бик күп дәлилләр китереп сөйләде дә сөйләде.

Соңыннан прокурорга, Лариса Павловага һәм яклаучыга сүз бирелде.

КЕМДЕР ӘЙТЕП БЕТЕРМИ

– Минем улым спорт белән шөгыльләнде һәм һәрдаим медицина тикшерүе узып торды. Әгәр аның умырткасы проблемалы булса, тренер үз өстенә җаваплылык алып, спортка якын китермәс иде. Улым хоккей уйнарга яратты, аның спортта киләчәге зур иде, ә хәзер без аңа инвалидлык документлары әзерләп йөрибез. Ул бозга чыккан саен мин аның белән горурлана, аның өчен шатлана идем, ә хәзер ул хәрәкәте чикләнгән кеше. Укытучы хатын бирегә үз бандасын, 15ләп укытучыны җыеп килеп, улыма рухи басым да ясады. Гафу үтенмәде. Прокурор сораган җәза төрен тулысы белән алуын телим, – диде Лариса Павлова. Ә прокурор укытучыны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 3 елга укытучылык вазифасы белән шөгыльләнүдән тыюны сорады.

Яклаучы исә укытучы яклы булып чыгыш ясаган күпчелекнең күрсәтмәләренә таянып сөйләде.

– Менә хәзер, суд залында булган чыгышларны тыңлаганнан соң, сорау туа: бу хәл бөтенләй булганмы соң? Әлбәттә, Сережаның сүзләрен дөрескә санап, балалар алдамый дигән сылтау белән, аның сүзләрендә генә тикшерү төзеп, укытучыны хөкем итеп куеп була, ләкин бит судта чыгыш ясаган башка балалар да бар. Калганнар алдый булып чыгамы? Бала белән укытучы арасында утырган Әмир берни дә күрмәгән, ә Сережаның икенче ягында утырган Никита күргәнме?! Хәер, Никита белән Сережаның да күрсәтмәләрендә каршылык күп. Иң элек Сережа тикшерүчегә биргән күрсәтмәсендә укытучының аңа башта ике бармагы белән төртүе (аннары гына йодрыклап сугуы) турында сөйли, ә судта ул бармаклар саны арта – дүрт була. Никита белән укытучы арасында булган «очная ставка» вакытында малай кемнең ничек утырганлыгын бертөрле күрсәтте, ә судта бөтенләй икенче төрле. Фәния Габдуллинаның 40 сантиметрга урындыгыннан күтәрелеп сугуы турында да судта гына әйтте. Бала аны үлчәп торганмы? Каян алып әйтә ул аны? Кем өйрәткән? Тикшерү барышында ана да, бала да ниндидер авырудан дәвалануы турында телгә алмаган. Авыру булган, алар дәваланганнар.

Малайның муены белән проблемалар булуы, алар аны дәвалап йөрүен дә без судта гына белдек. Зәринә Әхмәдуллина да судта чыгыш ясады. Ул иң якын утырган шаһитләрнең берсе. Укытучының кычкыруын да ишетмәгән, Сережаның егылуын да күрмәгән, малайның авыртудан акыруы да аның колагына барып җитмәгән. Гөлсем исемле кыз да, әллә кайда читтә утыруына карамастан, Сережаның кулыннан төшеп киткән байракчыгын иелеп алуын күргән, ләкин укытучының сукканын күрмәгән.

Монда кемдер нәрсәнедер әйтеп бетерми яисә алдый кебек түгелме сезгә? Икенче укытучы Гөлназ Сафиуллина да Никита Журавлевның үзе янына килмәве, булган хәлләрне әйтмәве, бернинди аксаклап йөрүче малайны күрмәве турында сөйләде. Әүхәдиева фамилияле укытучы да малайның зарланмавын әйтте, Гыйззәтуллина исә Сережаны конфликтлы диде. Мәскәүдән килгән эксперт та тикшерүдә булган кимчелекләрне күрсәтте. Шулай да, Казанның медицина фәннәре кандидатына караганда, Мәскәүнең медицина фәннәре докторының сүзләренә күбрәк ышанам мин. Без судтан комиссион экспертиза уздырырга ризалык бирүен сорадык, ләкин безгә каршы килделәр. Нишләп ситуацион экспертиза гына уздырылган? Күзалдына китерегез: Сережа байракчыгын болгаганда укытучы бер малай аркылы үрелеп аңа сугарга омтыла. Ләкин бит арадагы Әмирне бу очракта кая да булса алып куярга кирәк булыр иде. Я булмаса, ул сукканда да Әмир бу вакыйганы күрми калмас иде, – диде яклаучы Быков.

Көн дәвамында барган суд утырышына кичке сәгать 6 тулганда гына нокта куелды. Хәзер инде судьяга хөкем карары кабул итәргә кирәк. Без аның нәтиҗәсен газетабызда хәбәр итәрбез. Тик суд дөрес карар чыгарырмы? Шау-шу белән Мәскәү телеканалларына кадәр барып җиткән ананың эмоцияләре, гаугалары бу карарга йогынты ясамасмы?! Укытучының тыйнаклыгы, дөреслек җиңәсенә ышанып әлегә бер сүз әйтми торуы үзенә каршы булмасмы?! Бу хакта суд нәтиҗәсеннән соң белербез.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

ПРЕЗИДЕНТКА МӨРӘҖӘГАТЬ!
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! 2010 елда энергоуниверситет янындагы метро станциясенең исеме турында Интернетта сайлау оештырганнар иде. Кызганычка каршы, бик сәер булган «Кәҗә бистәсе» исеме җиңеп чыкты. Башкалабыз, халкыбыз өчен әһәмиятле булган мәсьәләне берничә йөз кешенең компьютер төймәсенә басып хәл итүе дөрес булды микән? Тарихчыларны, иҗтимагый оешмаларны чакырып, халык тыңлаулары үткәрергә, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә кирәк иде. Бөтентатар иҗтимагый үзәге хөрмәтле шәһәр хакимиятенә бу станциягә Сөембикә исемен бирү турындагы тәкъдим белән чыккан иде, ләкин аңа игътибар итмәделәр. Мэрияда эшләүче татар фамилияле кешеләргә ничек оят түгел? Татарстан башкаласында 7 метро станциясе бар, әмма татар тарихына багышланган бер исем дә юк!

Хәзер Интернетта 3 яңа метро станциясенә исем бирү турында бәхәс бара. Хурлыктан үләрсең: тәкъдим ителгән исемнәр арасында бер татар тарихи исеме юк! Шуңа күрә халык тыңлауларын үткәрүне, җәмәгатьчелек фикерен белешүне таләп итәбез.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге яңа станцияларне татар тарихының күренекле шәхесләре хөрмәтенә исемләргә һәм тарихи рухта бизәргә тәкъдим итә:

Мәскәү базары янында – «Сөембикә» станциясе.

Воровский урамы янында – «Олуг Мөхәммәт» станциясе.

Соцгородта – «Бәхтияр Канкаев» станциясе.

Хөрмәтле президентыбыз, татар халкы өчен бик әһәмиятле бу мәсьәләгә Сезнең игътибар итүегезне сорыйбыз. Мэриядагы манкорт түрәләр халык фикерен беркайчан да ишетми.

Ул татар фамилияле кешеләр безнең борынгы тарихлы бөек халык икәнен кайчан аңларлар икән?!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы.

14.05.2012