Минем игътибарымны Infox.ru Интернет сәхифәсендә игълан ителгән нәни генә язма җәлеп итте. Кремльдән төбәкләргә фәрман килгән: Президент сайлаулары гадел һәм бер турда үтәргә тиеш.
ӘЗЕРЛЕК ШӘП
«Московский Комсомолец» газетасы Кремльдәге чыганакка таянып бу сүзләрнең хаклыгын раслый. «Путин рейтингы үсә. Аның беренче турда ук җиңәргә бар мөмкинлекләре бар», ди газета. Президент хакимияте башлыгы урынбасары Вячеслав Володин һәм Путин штабы вәкилләре һәр атнада төбәкләр белән үтүче селектор киңәшмәләрендә бу хакта искәртеп тора икән.
Дөрес, Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых: «Миңа беркем дә бернинди бурыч куймады», дип белдерә. 13 гыйнварда губернаторларга Идел буе округындагы вәкаләтле вәкил Михаил Бабичны тәкъдим иткәндә, Президент хакимияте башлыгы Сергей Иванов ябык җыелышта Премьерның гадел һәм чиста сайлаулар яклы булуын җиткергән. Шуңа күрә беркемдә шик-шөбһәләр булмасын өчен барын да эшләргә кирәк, дип белдергән. «Ә сайлауларның 1 турда гына үтүен тәэмин итү турында бер ни дә ишеткәнем юк», – ди Никита Белых.
Хәзерге вакытта Путинны «халык кандидаты» итеп таныту өчен барысы да эшләнә. Игътибар итсәгез, бүген «Бердәм Русия» фиркасе дә, әйтерсең, Путин белән бергә түгел. Путин янына әле репутациясе пычранмаган, хакимият структураларында булмаган яки анда борчагы пешмәгән кешеләр якын китерелә.
Әлбәттә, Путин өчен сайлауларда җиңү гарантияләнгән. Тик хәзердән үк чаралар күрелсә дә, сайлауларның бер турда гына үтүенә ышаныч зур түгел. Ә икенче тур Путин өчен хурлык, дияргә була.
САЙЛАУ АЛДЫ ЧИСТАРТУЛАРЫ
Сайлауларның бер тур белән төгәлләнүе өчен кандидатларның мөмкин кадәр азрак булуы кирәк. Әнә «Яблоко» фиркасенә нигез салучы Григорий Явлинскийга кандидат булып карау бәхете дә тәтемәс, ахыры. Аның өчен җыелган имзалар арасында хаталылары 5 проценттан артып киткән. Дөрес тикшерү дәвам итә, нәтиҗә 26нчы гыйнварьда игълан ителәчәк. Әмма, уйлавымча, ул Явлинский файдасына булмас. Ул моны үзе дә сәяси үч алу дип бәяли.
Явлинский Путинга куркыныч көндәш түгел. Аны элекеге сайлауларда да гади халык үз итмәде, яклаучылары аз-маз интеллегенция вәкилләре арасында гына иде. Әмма соңгы вакытта вәзгыять башка. Сайлаучылар, «Барысы өчен дә каршы» графасының булмавы аркасында, җиңәсе кандидатка тавыш бирмәс өчен генә булса да, тавышын башкаларга бирде. Шундый тавышларны Григорий Явлинский җыярга бик мөмкин иде. Аннан Дума сайлавында иң күпсанлы күзәтүчеләр «Яблоко» вәкилләре булды. Президент сайлавында хәрәмләшүчеләрне тотарга теләүче «Яблоко» вәкилләре исә тагын да күбрәк булыр иде.
4 февральдә Русия шәһәрләрендә оппозициянең сайлауларга багышланган зур митинглары көтелә. Анда Григорий Явлинскийның кандидат итеп теркәлмәве яңа эчтәлектәге шигарьләр күтәрергә этәргеч булыр, дип уйларга кирәк.
Шулай ук Иркутск губернаторы Дмитрий Мезенцев та бу сайлауларда катнаша алмаячак. Имзалары дөрес түгел. Узган атнада Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауда кандидат буларак катнашырга җыенган Оренбур эшмәкәре Ринат Хәмиевне («БГ» 11 гыйнвар 2012), Владивостокның элекке мэры Виктор Черепковны һәм рәсми теркәлмәгән «Ихтыяр» фиркасе вәкиле Светлана Пеунованы президентлык ярышында катнаштырмаячагын белдергән иде.
Әлегә президентлыкка кандидат булып теркәлүчеләр исемлегендә премьер Владимир Путин, коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский, «Гадел Русия» җитәкчесе Сергей Миронов бар. Миллиардер эшмәкәр Михаил Прохоров өчен имзалар тиешенчә җыелган һәм ул теркәлер, дип көтелә. Инде ул сайлау алды очрашуларын оештыра. Әле генә Казанда булып китте.
Күргәнегезчә, сыналган команда: сайлау дигән тетрда уйнаучыларның барысы да атказанган артистлар. Әлбәттә, Прохоровны исәпләмәгәндә. Хәер, Михаил Прохоровның Кремль уенчысы икәнен абайлау кыен түгел. Ул бүген мәктәп кенә уза. Ә менә ышаныч яулап, сынатмаса, бу сайлауларда Путинга булышса, бәлки, киләчәктә Путин кәнәфиен аңа тапшырыр…
ЙОДРЫК ҺӘМ ДЕМОКРАТИЯ
Тик аңарчы яшисе, бүгенге катлаулы вәзгытьне ерып чыгасы бар. Бу сайлаулар Путин өчен дә, аны оештыручылар, аннан кирәкле нәтҗәләр көтүче хакимият структуралары өчен дә зур сынау булачак. Гадел сайлаулар яхшы ният һәм сүздә генә калырга мөмкин. Әле моның өчен механизмнар да юк. Шул ук комиссияләр эшли, аның кешеләре хакимият тарафыннан расланган… Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чуровны да кыерсытырга юл куелмый бит, протест акциясендә катнашучылар отставка таләп итсә дә. Вэб-камералар, газетабызның узган санында язганча, тулы ачыклык тәэмин итә алмый. Аннан соң, ул камералар төшергәнне карау мөмкинлеге дә әле анык түгел. Баксаң, бар сигналлар бер ноктага җыелачак. Менә шул трансляция вакытында хилафлыклар күз уңыннан махсус сөртелмәс, дип кем әйтә ала. Шуңа күрә гадел сайлаулар тәэмин итү өчен әле хакимиятнең үзенә үзгәрергә кирәк.
Шул ук вакытта мәйданнар өркетә. Бүгенге хакимият аның көчен таныды. Моңа мисал – Рәсми Казанның, пенсионерларга юл йөрү ташламаларын чикләү карарын, урам җыеннары басымы астында юкка чыгаруы… Ә бу сайлауларда администравтив ресурсларны чамасыз куллану, хәрәмләшүләр вәзгыятьне катлауландырачак. Шул ук вакытта тиешле нәтиҗәләр дә кирәк… Бүгенге вәзгыять Русиядә «Идарә ителә торган демократия» дип аталучы сәяси торгынлыкның искерүен, чын демократия турында уйлар чак җиткәнен искәртә. Өстәвенә, чит илләрдә бер-бер артлы башланып киткән канлы протестлар, революцияләр дә сабак булып куркытып тора. Әгәр вакытында чарасын күрми, аңлашу тапмасаң, соң булуы ихтимал. Аек акыл җитәрме?
Әлбәттә, Путин үз куллары белән корган хакимият верикале, идарәнең бер йодрыкка төйнәлүенә күнеккән система демократиядән курка. Демократиядә кылган гамәлләрең өчен хисап тотасы бит. Шуңа күрә бүген политтехнологлар оппозициянең көчен бетерү чарасын күрә.
ПЫЧРАК ТЕХНОЛГИЯЛӘР…
Бездә сайлаулар, сәяси уеннар пычрак технолгияләрдән башка үтми. Кемнең кулында, шуның авызында, дигәндәй, махсус хезмәтләр дә ярдәмгә килә хакимияткә. Тик шунысы: кайбер фаш итү гамәлләре еш кына кире нәтиҗәгә китерә. Әйтик, узган көздә Немцовның телефон сөйләшүе интернетка урнаштырылды. Дөрес, Борис Немцов анда сүгенә, аерым кешеләргә бәя бирә, четерекле фикерләрен җиткерә. Немцов мондый сөйләме өчен гафу үтенде. Хакимият исә, мәйданга җыелучы халык Немцовның тузанын кояр, аны юкка чыгарыр, дип уйлаган иде. Әмма, протест акциясенә чыгучылар, киресенчә, сәяси эзәрлекләүләргә, телефоннарның тыңлануына, полиция дәүләтендә яшәвебезгә дәлил, дип бәяләде бу телефон язмасын.
Мин дә телефонынымның тыңланганын беләм. Һәрчак махсус тамга пәйда була экранда. Без барыбыз да калпак эчендә. Көннәрдән беркөнне, наркоман, я экстермист булып куйсам, гаҗәпләнерлек берни дә юк. Без әнә шундый катлаулы чорда, көч структуралары идарә иткән илдә яшибез. Ләкин сөйләшәсен сөйләшәбез, язасын язабыз. Тыңлыйлар икән, тыңлыйлар инде. Мин үзем интернетта бирелгән Немцовның телефон сөйләшүләрен башын гына тыңладым да, сүндереп куйдым. Җирәндем, шуны оештыручылардан, шуны тыңлаучылардан һәм заказ үтәп, шуны интернетка урнаштыручылардан. Кем сүгенми хәзер? Шул ук Немцовларның шәхси сөйләшүләрен тыңлап утырганнар, аны яздырып алганнар сүгенмиме? Алар гына намуслымы? Нишлисең, шундый сырхау илдә яшибез. Иминлегебезнең ни дәрдәҗәдә юка тышча белән гына сакланганын белеп гомер итәбез. Полиция кулына эләксәң, анда нишләтәселәрен күреп торабыз, миллионнар таләп итеп, откат белән ачыктан ачык рэкет белән шөгыльләнүче түрәләрнең ничек яшәвен күреп торабыз, инде эләккән очракта да аларның котылачагын беләбез… Бу хакта газетабызның бүгенге санында ук язмалар бар. Укыгыз, гыйбрәтләнегез. Әмма шунысы хак, демократиядән өркеп, шул рәвешле искелеккә ябышып яту көрчеккә китереп терәячәк. Ризасызлар артачак, алар мәйданнарга чыгачак. Анда телефоннан шәхси сөйләшүдә сүгенеп күрсәткән Немцов өчен түгел, башка бер опозиционер өчен дә түгел, кеше үзе өчен чыга, бүгенге хаксызлык, канунсызлык, сүз иреге кысылу өчен протест белдерергә чыгачак. 4нче февральдә чираттагы акция. Тормыш алга бара.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.




Мәскәүдә утырачак бер президент та татар яклы булмаячак инде. Шулай да, Татарстанга аларның кайсы кулаерак шуңа тавыш бирергә кирәк дип уйлыйм. Мин үзем, Путинның “урыс татары” дип әйткән сүзләре өчен генә дә, аңа тавыш бирер өчен бармакны күтәрә дә алмыячакмын. Бу беренче турда. Ә икенче турга килсәк, инде карап-карарбыз, ЕГЭны һәм туган телебезне “компонент” дип аңлатучы шыксыз, конституциягә каршы килә торган законны бетерсен башта.
Россия 2 каналында булган “Поединок” тапшыруында (Зюганов-Прохоров канташында) Прохоров өчен әллә махсус компьютер программасы, әллә робот тавш биргән. Ни генә булмасын Прохоров тавышларын машина ярдәмендә җыйган. Шундый хәбәрләр интернетта берничә җирдә күренде. Димәк технолоияләр эшли башлады да инде. Прохоровны начар димим, ләкин хәзердән үк гадел булмауы “свежий” кандидатка баллар өстәми дип беләм.
зюганов прохоровны ботарлап ташлады, акыллы бабай.Прохоровның хатынсыз торуы сиздерә.Ирләрне усаллыкка гүзәл затлар өйрәтә.