Президентлар күп кирәк

Бекетов

2008 елның 12 ноябрендә Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә «Химкинская правда» газетасы баш редакторы Михаил вәхшиләрчә кыйналган иде. 1 тәүлек җирдә ятканнан соң ул хастаханәгә озатыла. 7 операция кичерә, бүген ул инвалид.

 

Бу фаҗига Бекетовның профессиональ эшчәнлеге белән бәйле. Ул өлкә хакмиятенең кыңгыр эшләрен фаш итеп чыга. Дөньяны шаулаткан Химки урманын кисеп түләүле трасса салуга каршы көрәшә. Химки шәһәрендә хәрби очучылар җирләнгән каберлекләрне шыпырт кына күчерүләрен дә бар дөнья аның аша белде. Түрәләр эшчәнлеге фаш ителгән язмалар газетаның һәр санында дөнья күрә. Янауларга, машинасын шартлатуга карамастан, ул эшен дәвам итә.

Журналистка турыдан-туры янаучылар мәгълүм булса да, җинаятьчеләр әле һаман иректә.

Бекетов күпсанлы бүләкләргә ия. Чираттагысын, массакүләм мәгълүмат чараларындагы уңышлары өчен, хөкүмәт премиясен тапшырганда Владимир Путин Михаил Бекетов янына килә. Аның коллегалары, җинаять эшенең тикшерелмәвеннән зарлана. Ә Путин эшне кузгалтырга вәгъдә бирә. Инде менә тукталып калган эш Русиянең Баш тикшерү идарәсендәге тәҗрибәле тикшерүчеләргә тапшырылган.

Ниһаять, боз кузгалды, дип язып чыкты газеталар бер-бер артлы. 2008нче елдан бирле туңып яткан боз ник хәзер генә кузгалды соң? Моның өчен Премьер-министр, иртәгә буласы кеше кирәк микәнни? Әгәр безнең хокук саклау оешмалары өстән күрсәтмә көтеп ята торган икән, бу хокук саклаучылар дигән статуска туры киләме? Законга түгел, өстән кушканга таянган тикшерүче, шул күрсәтмә бирүченең үзенең эшчәнлеген тикшерә аламы?

Хакимият вертикале бик кызык чылбырланган. Район хакимен акылга утыртасы булса, губернатордан рөхсәт кирәк, губернаторның хилаф эшләрен фаш итәргә ил башларының ризалыгы, ә ил башларының хилафлыкларын… Әллә кая кереп киттем. Чыгып булмый торган лабиринтка…

Сүзем башка иде бит. Сайлаулар алдыннан тәкъдимем бар. Илгә берничә президент сайларга. Арадан берсе баш була. Нигә дисезме? Бер генә Президент Бекетов кебекләрне якларга өлгерми. Бездә закон түгел, өстәгеләр фәрманы указ. Шуңа күрә хаклык табам дисәң, иң зур түрәгә барып җитәргә кирәк, бәлки, таба алырсың. Хәер, анда да гарантия зур түгел. Дәү түрәнең авызыннан чыккан сүз шунда ук шау булып тарала да, бераздан тына. Һәм теге эш кире үз эзенә кайта. Президент Бекетов эшен алып баручы тикшерүчеләрне һаман контрольдә тота алмый ич инде. Ә менә законнар эшләсә, башкача булыр иде: журналист кыйналмас, ул фаш иткән түрәләр эшләреннән алыныр, закон алдында хисап бирер, үз хөкемен алыр иде. Юк, шул, бездәге гадел хөкем вертикаль чылбыр буенча өскә үрмәли. Коррупция чоңгылына чумган җәмгыятьтә башкача була да алмый.

Мин Ельциннан алып ил башларының тикшерүне үз контрольлегенә алган бихисап җинаять эшләрен беләм. Арада үтерелгән депутатлар, журналистлар… Тик берсе дә ачылмаган. Ачылмас та. Чөнки вертикаль чылбыр нык ул, аны өзәрмен димә. Өзсәң, ишелә. Бар да бәйләнгән. Әнә бит, 10 млн сум гына ришвәт алырга теләгән Югары Ослан районының элеккеге хакиме Александр Тимофеев та ничек җиңел котылды?! 300 млн сум штраф түләргә тиеш. Күп, диярсез. Юк, күп түгел. Ул аны хезмәт хакыннан аз-азлап кына күчереп барачак. Аны түләп бетерер өчен элеккеге хакимгә тагын берничә гомер кирәк. Бу реаль сумма түгел. Хәер, бераз түләр, аннан туктар, кичерерләр, онытырлар… Күпләп урларга кирәк шул, ул чагында берни булмый, дип куйды беркөн бер танышым. Ул хаклы, ахыры…

Сәйдулла КУТУШЕВ.


330
VN:F [1.9.10_1130]
Бәясе: 5.0/5 (1 тавыш булды)
Президентлар күп кирәк , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Охшаш язмалар:

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)