«Адәм баласы Аллаһыны фаҗигаләрдән соң яки җеназа вакытларында гына исенә төшерә. Ә башка чакта алдын-артын карамыйча, дөнья куа, ахирәткә барачагы һәм аңа әзерләнергә кирәклеге хакында уйлап та карамый», – дигән иде миңа бер танышым.
Хак сүзләр. Мине дә халкымның динсезлеге борчый. Ахирәткә барачагын һәм аңа әзерләнү зарур икәнен күпләр аңламый. Әлегә безнең күбебездә имансызлык хөкем сөрә. Аллаһыга табыну юк, муеннан гөнаһка батучылар бихисап.
Эчкечелек белән шөгыльләнүчедә нинди иман булырга мөмкин? Хатынын хөрмәт итми, балаларын үстерешми. Гаиләдәге актык акчаны алып эчә, балалар ач калса да, сәрхушнең анда гаме юк.
Җинаятьчелек турында сөйләп торасы да түгел. Ата-ананы, олыларны хөрмәт итү, ташка үлчим. Яшь вакытта күбебез картлык килми, дип уйлыйбыз, ахры. Урлашу да безнең илдә чамадан тыш. Олысы да, кечесе дә сүгенеп сөйләшә. Мәчеткә йөрүчеләр саны бик аз.
Иманыбызны кайтару өчен, бик күп эшләргә кирәк шул. Намуссыз, вөҗдансыз җитәкчеләр хезмәт ияләренә акчаны әзрәк түләргә тырыша. Адәм баласын җәберләүне гөнаһка санамыйлар. Күп кешеләр яхшыны яманнан аера белми. Начар гамәл кире үзенә әйләнеп кайтачак бит. Адәм баласы җир йөзенә кунакка гына килгәнен онытмасын иде. Шул кыска гына гомерне иманлы булып, лаеклы яшәп үткәрик. Кешене өмет, ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул егәр бирә.
Иман ул, беренчедән, Аллаһыга ышану булса, икенчедән, ул күңел сафлыгы, рухи пакьлек, изгелек кылу. Иман ул – мөселманнарның әхлак һәм тәрбиялелек билгесе, күңелне тынычландыру чарасы. Менә шушы сыйфатлардан мәхрүм ителсә, кеше имансызга, ягъни куркыныч бер затка, вәхшигә әйләнә.
Кайберәүләр җиңел генә баемакчы: кеше малын талап, фатир басып, акчалы булырга уйлый. Бу кешеләр бервакытта да рәхәт күрмәячәк, киләчәктә тәмуг кисәвенә әвереләчәк.
Хәзерге заман дини ихтыяҗларны мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү мәсьәләсен алга куйды. Ныклап тырышсак, динебез халыкка кайтыр, иманлы булып ахирәткә барырбыз, дип уйлыйм мин.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.




имансыз татарларны улгэч моселман зыйратына кумэлэр Аларны кумэргэ бутэн жир бирергэ кирэк Баз ясап шунда тутырсан да була Мин узем кявер белэн бер зыйратта ятасы килми Аларга дога укыган дин эхеллэрен дэ кисэтеп куярга кирэк бик зур гонах эшлилэр