Уйку йокыга талабызмы?

tatar

Тел мәсьәләсен чәйнибез дә чәйнибез! Тик шулай да әлеге проблеманы йотып булмый шул. Йә чәйнәүчеләр аз, йә начар чәйнибез, димәк.

Кечкенәдән ана сөте, бишек җыры белән кергән татар теле бала бераз үсә төшкәч үк онытыла башлый. Хәер, татар телендә бишек җыры көйләүчеләр дә бармак белән генә санарлыктыр инде. Белгәне дә, белмәгәне дә, “солидныйрак” булып күренү өчендер, «ыкы-мыкы» килеп, русча сөйләшә бит. Танышларым арасында да рус телен өстен күрүчеләр шактый. Араларында татар телендә сөйләшергә оялучылары да бар хәтта! Ә алар өчен миңа оят. Татар кешесе белән ни өчен туган телеңдә аралашмаска?! Кызганыч, мондый битарафлар бик күп. Әгәр дә кешене дуслары арасында гына да татар телендә аралашу борчымый икән, дәүләт күләмендәге тел мәсьәләсе турында сөйләп тә торасы юк.

Татар теле бүген уйку йокыга талган. Ә татарлар тырыш, сабыр, үҗәт халык дип санала бит. Кайда соң безнең бу сыйфатларыбыз? Нигә телебезне якламыйбыз, үстермибез?

Шәхсән үзем сайлаган һөнәрне генә алып карасам да, әллә ничә төрле кимчелек таба алам. Безнең газета-журналларыбыз рус басмаларыннан күпкә калыша кебек. Телевидение да алда түгел, кызганыч. Дәү әниемнең татар телендә булган тапшырулар сәгате язылган кәгазен карап көлеп куям. Кызыктан түгел, кызганычтан. Ярты, бер сәгать дәвамында барган тапшыруны әбием әллә күпме сәгать көтә. 2-3 тапкыр (!) кабатланган концерт булса да, көтеп ала бит ул аны.

Г.Тукай туган көне хөрмәтеннән уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе зур игътибарга лаек. Ул елдан-ел татарларны берләштереп, туган телебезгә игътибарны арттыра. Ләкин аны 3-4 көн генә түгел, ә ел дәвамында республикабызның төрле район һәм авылларында үткәрү кирәк. Казандагы 4-5 кешене «татарча сөйләштереп», зур нәтиҗәгә ирешеп булмастыр…

Әйе, татар теленә кагылышлы төрле чаралар, бәйге, утырышлар уздырыла. Боларны истә тотып, мактанып, үсәбез дип тә була, әлбәттә. Тик дөреслеккә туры карасак, үсәбез микән соң?!

Әкрен адымнар белән генә үсү үҗәт, тырыш татар халкы өчен килешеп бетмидер. Һәм телебезне «йокыдан уяту» өчен безгә мондый адымнар гына аз.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

830
VN:F [1.9.17_1161]
Бәясе: 5.0/5 (3 тавыш булды)
Уйку йокыга талабызмы?, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Охшаш язмалар:

  • Татарчага күчәбез! “Мин татарча сөйләшәм” дип торган сөйкемле “смайлик”ны хәзер Казанда гына түгел, Татарстаннан читтә дә беләләр. ...
  • Казанда Туган тел көне 26 апрель – Туган тел көне. “Мин татарча сөйләшәм” акциясеннән башкортлар, марилар һәм чуашлар да үрнәк ала. Казанда да традицион...
  • Телебез сары көзгә үрмәли Телебезнең киләчәген һәм бүгенгесен көз вакыты белән тиңлим мин. Аның җәй айлары инде үтеп бара, чөнки яшел яфраклар инде саргаеп,...
  • Татарчалаштыру «өмә»се «Үзебез» яшьләр хәрәкәте быел да заманча ысуллар белән татар егетләрен-кызларын үзенең «Мин татарча сөйләшәм!» чарасына җәлеп итмәкче. Быел аңа эре...
  • Исә Болгар җилләре… Соңгы арада төрле даирәләрдә болгарчылар дигән төркемнең бик активлашып, киң колачлы үгет-нәсыйхәт, ягъни ялкынлы пропаганда алып барулары күзгә ташлана. Бу...

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)