Газетаның музей бүлмәсе халык белән шыгрым тулды ул көнне. Барысының да карашы түрдәге өстәл артында тыйнак кына елмаеп утыручы, чалара башлаган чәчле, түгәрәк йөзле, тазарак гәүдәле, чиста-пөхтә киемле ир-атка төбәлгән. Ул татарның беренче космонавты Марс ага Рафиков иде.
Татарча матур итеп сөйләве белән тыңлаучыларның күңелләрен шундук әсир итте Марс ага. Хәзер исә әнисе туган төбәккә кайтып барышы, гомумән, Казанда да, Уфада да әти-әнисенең туганнары, якыннары байтак икән! Әйтик, Казанның үзендә Космонавтлар урамында яшәүче әтисенең бертуганы Мәсгут ага белән Фәридә ханым, җай чыккан саен, Рафиковларга да ашкынып килә икән. Әнисе ягыннан булган нәселдәшләрен дә бик ярата. Хәзерге вакытта «Татарагропромстрой» берләшмәсенең генераль директоры, «Буа якташлыгы» җәмгыяте президенты булган Ирек Закиров һәм башка якыннары турында да бик җылы итеп сөйләде ул.
Марс ага Рафиковның космонавтларның беренче төркеменә ничек килеп эләгүе, Юрий Гагарин, Герман Титов, Андриян Николаев һәм башка дуслары белән берлектә үткәргән гаять истәлекле көннәре турында мавыктыргыч итеп сөйләве һәммәбездә бик зур кызыксыну уятты.
…1960 елның мартыннан башлап, М.Рафиков Галәмнең булачак лачыннары арасында гаҗәеп катлаулы күнегүләр үтә, барлык төр сынауларда да үзен бары тик уңай яктан гына таныта. «Башкалар белән бергә, син дә Йолдызлар иленә, һичшиксез, очачаксың!» – ди Марска остазы Сергей Королев, аның иңнәренә рухи канатлар куеп…
Бөтен дөньяны шаулаткан, миллиард җаннарны тетрәткән әлеге көн – 12 апрель көне! – кешелек тарихына тиңдәшсез Бөек Батырлык, Рухи Балкыш көне булып кереп калды. Марс Закир улы да шул көнгә табынып, «Гагарин отряды»ндагы дусларын һәрчак сагынып яши…

Юрий Гагаринның Марс Рафиковка бүләк иткән автографлы фотосурәте.
Ни кызганыч, Галиҗәнап Язмыш аңа Йолдызлар иленә очу мөмкинлеген бирми. Гәрчә 1961 елның декабрендә, тулы әзерлек программасын үтеп, тиздән Галәмгә очарга тиешле космонавтлар исемлегенә кертелсә дә… Уңышлары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнсә дә… Якын дусты Юрий Гагарин: «Мин үз бурычымны үтәдем, Марс Закирович! Хәзер синең чират җитә – җыена тор!» – дисә дә…
Очалмыйча калуының иң төп сәбәбе шул: беренче өйләнүе уңышсыз була аның. Хатыны – Мәскәү кызы Людмила белән «борчаклары пешми». Уллары Игорь туса да… Тәмам аптырагач, аерылышырга булалар. Ә вакыйгаларның мондый кискен борылыш алуы Космонавтларны әзерләү үзәге җитәкчесенә дә, Баш конструкторга да ошап бетми. Марсны, үз яннарына чакырып, кат-кат үгетләсәләр дә, үз фикереннән кире кайтмый ир-егет. Ахырдан аңа шундый катгый таләп куела: «Хатының белән татулашып, матур гына яши башласаң, космоска очасың! Юк икән – үзеңә үпкәлә…»
Соңгысын сайлый Марс…
Космонавт дигәннән, җитәкчеләр Марс Закир улына тагын бер-ике елдан отрядка кире әйләнеп кайту мөмкинлеге булачагын да әйтәләр… «Төзәлгән» очракта…
Әмма хатыны Люда белән рәсми төстә аерылышу һәм Баш конструктор С.П.Королевның (1906–1966) кинәт кенә үлеп китүе Марс Рафиковның юлына яңа киртәләр куя. Гәрчә космонавт дуслары аны үз яннарына кайтару өчен бик тырышсалар да…
1962 елның 24 мартында космонавтлар отрядыннан аерылгач, җаны бик сызланса да, кайберәүләр кебек, күңел төшенкелегенә бирелми капитан Рафиков. l класслы очучы буларак, ул Карпат буе округындагы, Германиядәге, Одессадагы хәрби авиация частьларында тырышып хезмәт итә. 1980 елда Марс Закир улы Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр барышында безнең вертолетчыларга булыша. Күрсәткән фидакарьлеге өчен, икенче мәртәбә «Кызыл Йолдыз» ордены белән дә бүләкләнә.
Әфганстаннан исән-сау кайткач, 1981 елда Марс Закир улы яшьтән үк бер мәктәптә укыган сабакташы Рәйхан Кадыйр кызы белән никахлаша. Бик матур яшәп китә алар.
1982 елда исә майор Рафиков, запаска чыккач, хәләл җефете белән Алмата каласына күчеп килә. Биредә милли-мәдәни хәрәкәтнең үзәгендә кайнап яши башлыйлар. Монда да Марс ага, зәңгәр күктән аерыласы килмичә, ДОСААФның Казахстан Үзәк Комитетында эшли, яшьләргә дельтапланеризм серләренә төшенергә ихластан булыша…
1986 елның апрелендә, Космонавтика бәйрәменең 25 еллыгы уңаеннан, күренекле журналист Ярослав Голованов «Гагарин отряды»ндагы 20 кешенең исем-фамилияләрен беренче мәртәбә «Известия» газетасында бастырып чыгара. Бераздан «Комсомольская правда» газетасында танылган журналист Римзил Вәлиевнең «Очышка багышланган гомер» дигән күләмле очеркы дөнья күрә. Һәр ике язмада да Марс Закир улы Рафиков турында җылы сүзләр әйтелгәч, бик күпләр аның искиткеч тыйнаклыгына гаҗәпләнә, соклануларын яшерми…
* * *
… Инде ул күрешүебездән соң байтак еллар узды. Марс ага, әйткән сүзендә торып, «Мы, парни, из отряда «ИКС» дигән документаль кыйссасын да язып өлгертте. Үзенең хезмәттәш дусларының Олуг Батырлыгына сүзләрдән һәйкәл куйды ул. Бу эштә аңа булдыклы-уңган хәләл җефете Рәйхан Кадыйр кызы зур булышлык күрсәтте. 20 ел бергә бик тату, күпләрне сокландырырлык итеп яшәүләре дәверендә Марс ага еш кына үзенең сөеклесенә: «Әгәр дә, Рәйхан кадерлем, алтмышынчы елларда янымда Син булсаң, мин Галәмгә күптән очкан булыр идем инде!» – диеп әйтергә яраткан…
Яраткан, дибез… Чөнки Марс ага Рафиков (ул 1933 елның 29 сентябрендә туган), бу фани дөньяда барлыгы 66 ел, 9 ай, 24 көн яшәп, 2000 елның 23 июлендә Мәңгелеккә күчте. Аны, зур кадер-хөрмәт күрсәтеп, Алмата каласы янәшәсендәге Бурундай бистәсе зиратына җирләделәр…
Марс ага Рафиковның «Мы, парни, из отряда ИКС» дигән документаль кыйссасыннан өзекне газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Эзтабарларның «Хәтер яктысы» берләшмәсе җитәкчесе, «Сүз» нәшрияты баш мөхәррире Шаһинур МОСТАФИН.



