Кеше ышанмаслык хәбәр…

Яр Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясе

Яр Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясен – атаклы Вәгыйдуллин мәктәбен ябалар! Чын-чынлап ышанмаслык хәбәр бу. Чөнки Яңа шәһәрнең 2, 25 – 30, 52, 65, 68 комплексларында ( Яр Чаллыда төзелеш вакытыннан калган адреслар) 4 мәктәпнең 3се болай да рус мәктәбе бит. Шул көнне гимназиянең 4 әти-әнисе Яр Чаллы шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимовның үзендә булып, 77нче рус гимназиясен 29нчы татар гимназиясе бинасына күчереп, икесен бергә кушачаклары турында телдән рәсми җавап алып кайтты. Берләштерүнең принцибы: икесен бер итәбез, берсен юк итәбез. Бу – ут белән суны бергә кушуга охшаганрак гамәл булганга, баштарак кайбер әти-әниләр “бозык телефон” уены түгелме икән дип тә уйлады.

77нче рус гимназиясенә 3 яшеннән махсус түгәрәкләргә йөргән, укырга керер алдыннан сентябрьдән апрельгә кадәр әзерлек курсларында укып, апрель аенда 2-3 фәннән имтихан һәм психологик тикшерүләр, гадәттә, 1 урынга 3 кешелек конкурслар үткән балалар гына кабул ителә. Иң әүвәл 6 мең сум взнос түләнә. Ата-аналар өстәмә дәресләр өчен (1 фән якынча 300 сум) китап һәм дәфтәрләр (2500 сум), вак-төяк чыгымнар өчен 1500 сум һәм башка кертемнәр түли. 2 балаң укыса, елга 12 меңләп кирәк. Бу – гадәти мәктәпләрдә укучы балаларга тотыла торган хисапсыз чыгымнар өстенә бит әле.

Конкурстан үтмәгәннәр яисә әти-әнисе бу кадәр чыгымнар күтәрә алмаганнар гади мәктәпләргә килә.

Яр Чаллыдагы 27 комплекста 77нче гимназиядән кала 27, 28нче ике гадәти рус мәктәбе бар. Менә шушы бер-берсенә терәлеп диярлек торучы 3 рус мәктәбе янында бердәнбер 29нчы татар гимназиясе ул. Биредә, нигездә, гыйнвар ае өчен хезмәткә түләү кәгазьләрендә 7 мең хезмәт хакын, ә коммуналь хезмәтләр квитанциясендә җылылык өчен өстәмә 1,5 мең сум артык түләүне күреп йөрәген тоткан КамАЗ эшчеләренең балалары укый. Иң әһәмиятлесе, 29нчы татар гимназиясе оешкан көннән башлап бернинди имтихан – бүлгәләүсез яшәү урыны буенча гына түгел, теләге булган һәр татар баласын кабул итә. Милли тәрбия, балалар һәм укытучылар арасында авыл мәктәпләрендә генә була торган җылы мөнәсәбәт, сөбханалла, җинаятьчелекнең булмавы ерактагы комплексларда яшәүче әти-әниләрне дә кызыктыра. Каюм Насыйри премиясенә лаек булган, Русиякүләм “Ел мәктәбе” бәйгесендә җиңгән, миллионер, Яр Чаллы дәүләт пединститутының база мәктәбе ул. Дөнья, Европа, Русия чемпионнары – Рузалин, Рим, Руслан Хәмидуллиннар укыган мәктәп бу.

… 15-16 март көннәрендә телефоным тынмады, ишегем ябылмады: “Нишләргә, булышыгыз”, – дип, әти-әниләр ярдәм сорый. Улым бу гимназиядә укыганда, 1996-2004 елларда гомуммәктәп ата-аналар комитеты рәисе булып, җиң сызганып эшләгән идек.

17 март кичке 6га сыйныфларның ата-аналар комитетлары рәисләре белән очрашырга килештек. Комитет рәисләре булмаган берничә әти-әни дә борчылып килгән. Очрашу башланырга ярты сәгать кала керсәм, мәгариф идарәсеннән милли мәктәпләр бүлеге җитәкчесе Наилә Гадел кызы Миначева анда иде: рус гимназиясе белән безнең татар гимназиясенең кушылуыннан татар балаларының ниләр отасын аңлатырга тырыша (2004-2006 елларда шушы гимназия директоры булып, хәзерге вазифасына күчкән ханым!). Утыра торгач, һәр класстан 1 генә әти-әнине кертеп, мине бөтенләй катнаштырмаска кушылганын аңладым. Күп еллар гимназия өчен бик теләп көн-төн чапкан, чыгарылыш кичәсендә: “Оныгыгызны безгә алып килегез тизрәк, тагын рәисебез булырсыз”, – дип, коллективы рәхмәтләр әйтеп озатып калган, гимназиянең Тукай премиясе лауреаты буларак һәр ел 26 апрельдә хөрмәтләп чакырылучы мине очрашуга кертмәскә тырышуларын аңлыйм: журналистның теле озын, дәлилләре төпле була бит.

Тимәгез безнең мәктәпкә!

“Кайтып киткән” мин ишек аша чыгышлар тыңлыйм: сыйныф бүлмәсе шыгрым тулы, Айдар Хәлим дә бар.

– Ник безнең татар мәктәбенә тиясез. Әнә кушыгыз ике рус мәктәбенең берсенә, – ди бер әни.

– Без балаларыбызны татар мәктәбендә укытырга телибез. Һәм моңа безнең хакыбыз бар!

– 16нчы татар гимназиясен яптыгыз, инде без хәзер тагын кая барырга тиеш?

Мәгариф идарәсе вәкиле гимназиянең БДИын быел биреп карагандагы бәяләрнең түбән булуын, 77нче гимназия белән кушылгач, күрсәткечләрнең яхшырачагын аңлатырга тырыша.

– Рус гимназиясе керсә, 1-2 елдан татар классларын, безнең таләпләргә туры килми дип, куып чыгарачаклар, – дип каршы төшә әти кеше.

– Безнең түләп укытырга мөмкинлегебез дә бар, балабыз да сәләтле, – ди яшь кенә бер әни. (Соңрак таныштык, Ләйсән Шәрипова икән – Н.В.) – Ләкин без аның милли гореф-гадәтләрдә, тәртипле балалар арасында тәрбияләнүен телибез. Совет заманында ук татар мәктәбе булган М.Вахитов исемендәге мәктәпкә бардык башта, конкурсны да үттек. Ни кызганыч, беренчегә килгән 6 сыйныфның берсен дә татарча укыту сыйныфы итеп ачмадылар (янәшәдә генә ипотека йортлары комплексы төзелә, балалары шуңа күп)! Шок хәлендә калдым. Директор: “Бер класс татарча укыячак”, – дип әйтергә тиеш иде. Күңелем кайтты ул мәктәптән. Безнең коттеджлы бистәгә 29нчы гимназия якынрак, монда кердек. Укытучыбыздан да, мәктәптән дә бик канәгать. Икенче кызыбызны да бирегә алып килергә җыенабыз.

Наилә Гаделевнаның чыгышын ишетеп булмый, ишекне кыю ачып, класска үтәм. Миңа төбәлгән күзләр әйтергә җыелган сүзләремне оныттырып, берничә секунд эчендә хәтеремне 20 ел элек булган вакыйгаларга кайтара.

– Нинди язмыш бу татарда, – дип, көтмәгәндә хатирәләрне сөйләп киттем. – 1991 елның декабрь уртасында бу мәктәпнең актлар залында комплекстагы 3 мәктәпнең берсен – 29нчыны татар мәктәбе итәргә дип үткәрелгән җыен, бәхәсләр төнге 10га кадәр барган иде. Ата-аналар комитеты рәисе – рус хатыны теш-тырнагы белән каршы.

Мин дә сүз алдым: “Безнең комплекста 6 балалар бакчасы бар, аларның берсе дә татар баласы өчен түгел. Рус әнисе баласын өйдәге җылысы белән бакчага кертеп җиткерә, ә мин автобус белән шәһәрнең икенче башына йөрим. Бердәнбер Вахитов гимназиясенә кышкы салкыннарда 1 класстан олы юлларны берүзе чыгып йөргәндә мин ни күңел белән эштә утырырга тиеш?”

– Ә алар түләүсез автобуста йөри, – ди бер рус әнисе (ул елны бөтен шәһәргә бер “Икарус” автобусы иртән һәм дәрестән соң балаларны йөртә иде – Н.В.)

– Соң әйдәгез, алмашабыз, Сезнең балагыз букча күтәреп бушлай автобуста йөрсен, ә минеке өй янындагы мәктәпкә җәяү, – дим җанланып.

– Не надо, зачем это мне, – ди.

Югыйсә, рус сыйныфларын берәм-берәм укытып чыгарып бетерү, яңаларны җыймау турында гына сүз бара. Мәктәп директоры Илдус Вәгыйдуллинның сабырлыгы, акыллылыгы, үтемле итеп аңлата белүе дә зур роль уйнады: күпчелек 29нчы мәктәпне татар мәктәбе итеп ачарга, дип кул күтәрде. 1992 елның беренче сентябреннән ул шул статусны алды. Шәһәр балаларының укытучыларга апа-абый дип эндәшкәннәрен ишетеп күңел тула иде. Криминал ягыннан Яр Чаллыда нинди авыр вакытларда без балаларны саклап кала алдык. Безнең буын сезгә шундый татар мәктәбе ачып калдырды. Саклагыз. Тагын 20 елдан да сезнең балаларыгызга татар мәктәбе өчен көрәшергә туры килмәс дип әйтеп булмый. Әзер торыгыз.

Миннән соң әти кеше Альберт Сәхапов сүз алды.

– Мин Вахитов исемендәге Яр Чаллының бердәнбер татар мәктәбендә укыдым. Ни гаҗәп, ул чакта да Волгоград физкультура институты филиалына бина кирәк булгач, безне 44нче мәктәпкә өйдәш итеп күчерделәр. Нигә һаман татар мәктәбен кысалар?

Гөлнур Мөхәммәтгалиева:

– Без Русиядән кайткан руслашкан гаилә. Кызыбызның “Веселые нотки” бакчасындагы тәрбиячеләре дә татар булмады. 29нчы гимназия укытучысы Альбина Фазаиловна 1 класска чакырды. Диләрәнең бөтенләй татарча белмәвен әйттем. Альбина Фазаиловна: “Өйрәтербез, шатланып торачаксыз баланың уңышларына”, – диде. Ни гаҗәп, кызыбыз акцентсыз сөйләшә, шундый матур иншалар яза, сокланып туя алмыйлар туганнар да. Күрше кызын рус мәктәбеннән татар гимназиясенә күчерделәр, бездә тәртип әйбәт булган өчен. Өебез янәшәсендә булса да кызыбызны чакырып, 77нче элиталы гимназия укытучылары килмәде бит. Димәк, без аларга кирәкмибез. Ә Альбина Фазаиловна безнең гаиләбезне татар гаиләсе ясады.

Ата-аналар көрәш башлый

Хәзер мәктәпләргә акчаны бала исәбеннән күчерәләр. Әти-әниләр бүгенге финанслау системасын өйрәнеп алга таба РФ, ТР җитәкчелегенә, ТР мәгариф министрына, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советына мәктәпләргә акчаны бала башыннан түгел, ә оптималь бүлеп бирү системасына кайтуны сорап, мөрәҗәгать итәргә булды. Балалары татар мохитендә, бүгенге укытучыларында укысын һәм тәрбияләнсен өчен, алар көрәшергә һәм җитәкчелеккә булышырга әзер.

77нче рус гимназиясе 29нчы татар гимназиясе белән бер елны – 1992 елда ачылды һәм ул чакта бушаган балалар бакчасы бинасында урнашкан. Әгәр бу үзгәртүләр балалар бакчаларында урыннар җитмәү белән бәйләнгән икән, 29лылар шәһәр җитәкчеләренә мәктәпнең бер өлешендә татар балалары өчен бакча ачарга тәкъдим итәргә булды. Ашханә дә уртак була ала. Биредә мөселман балалары өчен “Мирас” мәктәбе дә эшли. Димәк, бәләкәчләргә хәләл ризык та әзерләнә дигән сүз.

Ата-аналар шәһәр җитәкчелеге, депутатлар Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, ТР Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, ТИҮ рәисе Рафис Кашапов, Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров исеменә, матбугат чараларына 29нчы татар гимназиясен саклап калуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Айдар Хәлим әйтүенчә, 18 мартта ул хәлне аңлатып, Д.А.Медведевка телеграмма суккан. Рафис Кашапов бу хәлнең 19 мартта БТИҮ пленумында каралуын, татар гимназиясен яклап, Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда 2 апрельдә акцияләр үткәреләчәген белдерде. Төп өметләре – шәһәрнең яңа мэры Васыйл Гаяз улы Шәйхразиевта.

Узган уку елында бу стрессларны күрше комплекста урнашкан 51нче һәм татар гимназиянең күршесе 27нче рус мәктәпләре үз башларыннан кичерде. 77нче гимназияне үзләренә күчерергә риза булмауларын 51нче мәктәп ата-аналары болай дип аңлата: комплекста башка рус мәктәбе юк, ә элиталы гимназия мәктәп “хуҗаларын”, күрсәткечләрне боза дип, берәм-берәм башка җиргә җибәрәчәк. 51леләр җиңде. Шуннан соң уку елы тәмамлангач, 27нче мәктәпкә күчерергә булдылар. Алары зур шау-шуларны үтеп җиңү сөенеченнән 1 сентябрьдә: “Школа – наша!” – дип төсле шарлар очырды. Менә шулай итеп, 2 рус мәктәбен җиңә алмагач, быел инде 5 км радиуста татар баласы өчен бердәнбер булган, үзенең милли тәрбиясе белән дан тоткан, “Мирас һәм заман” дигән тәрбия концепцияләре республика күләмендә өйрәнелә торган, үзләрендә татар мәктәпләре арасында шәһәркүләм милли көрәш ярышлары оештыручы, башкаларда булмаган “Сабак туй”лары үткәрүче, 4 мәктәп янәшә торган комплекста 1 класска 3әр класс бала җыючы 29нчы татар гимназиясен бетерү эшенә керештеләр.

Киресенчә була алмый!

19 мартта ата-аналар, Айдар Хәлим һәм мин фәкыйрегез шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов белән очраштык. Ул да рус гимназиясен татар гимназиясенә кушуны мәктәпләрдә балалар саны аз калу белән аңлатты: элек 89 мең бала 61 мәктәптә укыган булса (2-3 сменада), хәзер 45 мең бала 70 бинада укый. Шуңа күрә инде берничә мәктәпне берләштергәннәр икән. Әлегә кадәр татар белән рус мәктәбен кушу булмаган. Вәкилләр җитәкчегә мәсьәләне кирегә әйләндереп карарга тәкъдим итте: бер комплекста 4 мәктәп булып, шуның 3се татар, 1се рус мәктәбе ди. Ике мәктәпне берләштерү зарур. Мәгариф идарәсе теге рус мәктәбен татар мәктәбенә куша һәм комплекста 3 татар мәктәбе генә кала. Моңа рус әти-әниләр ничек карар икән? Хәлимов мондый хәлнең була алмавын таныды.

Үзе Яр Чаллының рус мәктәбен тәмамлаган, хәзер балалар бакчасында эшләүче Гөлнара Әхтәмова ачынып болай ди:

– Безнең укытучыларны плинтустан да түбән төшерделәр. Бакчада татар төркемнәренә кереп карыйсың: тып-тыныч, уйнап йөриләр. Катнаш төркемнәргә керсәң: барысы да – русы да, татары да шаулаша. Оекбашларына кадәр салып бәрешеп уйнаган, шау-гөр килеп торган рус мәктәбеннән соң 29нчы татар гимназиясенә килеп кергәч шаккаттым мондагы мохиткә. Миңа бусагасы алтынланган гимназия дә кирәкми. Балам өчен тыныч хәзер. Аңа монда рәхәт.

Укытучыларны ата-аналар алдында “белемсезләр” дип гаепләгәнче, укытып чыгарган медалистларны, белгечләрне искә төшерсеннәр иде. Мәктәп казанышларын бар шәһәр белә. Төрле дәрәҗәдәге олимпиада-бәйгеләрдә җиңүче укучыларны, алдынгы педагогик алымнар авторларын, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган новатор-укытучыларны санап чыгу өчен газета бите җитмәс иде.

Конституция шигарь генә икән…

Очрашу вакытында минем:

– Ни генә булса да, һәрбер ата-ана милләте, расасы, диненә карамыйча, өенә якындагы мәктәптә баласын ана телендә укытырга, тәрбияләргә хокуклы. РФ һәм ТР Конституцияләренең 2шәр маддәсе нигезендә, – дигән сүземә Хәлимов:

– Әйдәгез, лозунгларсыз, – дип җавап бирде.

(Төп законнарны лозунг дип атаучы җитәкчеләр белән эшләүдән Ходай мине үзе саклады – Н.В.)

Әти кеше Радик Әхмәтов та:

– Әгәр дә бүген Яр Чаллыда балалар саны буенча 30 мәктәп шушы хәлдә икән, нишләп татар мәктәбеннән башларга аны, нишләп иң соңыннан түгел? – дигән сорау бирде. – 77нче гимназиягә балалар бөтен шәһәрдән йөри, димәк, алар яшәү урынына бәйләнмәгән. Башка мәктәп сайлый аласыз.

Мәктәпне саклап калу өчен, 9 кешедән төзелгән штаб бу атнада шәһәр җитәкчелеге белән сөйләшүне өмет итә. Әти-әниләр каникул көннәрендә дә постта. Татар җирендә балаларын татарча укыту, татарча тәрбияләү өчен көрәштә.

 

Наилә ВИЛДАНОВА,

Гимназиянең “Милли рухта тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, милләтебезнең телен, тарихын, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән гаилә” номинациясендә Тукай премиясе лауреаты.

Яр Чаллы шәһәре.

1 2974
VN:F [1.9.17_1161]
Бәясе: 5.0/5 (5 тавыш булды)
Кеше ышанмаслык хәбәр..., 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Охшаш язмалар:

  • Кеше хәлен кеше беләме? Өемдә телефон шалтырады. Тукай районының Мусабайзавод авылыннан Хәлил Сабитов атлы ир заты ярдәм итүебезне сорый. “БГ” редакциясе исеменә хат та...
  • Татар кешесе! Син бабаңның кеше ашаучы булмавын исбатлый аласыңмы? “Мәктәп укучыларына ялган тарих укыталар”. Чаллы шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре шундый фикердә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Ф.Таҗиев (Милли мәҗлес депутаты),...
  • Кеше сүзе кеше үтерә Бу хәлне миңа Рәйхан әбием сөйләде. Әлмәт шәһәренең яңа гына төзелгән чаклары. Әбием әнисе белән шунда күченеп килергә булган. Аларны...
  • Янабыз! Кеше гаепле… Илебез дары мичкәсендә утырган кебек тоела миңа. Кечкенә чакма ташы җитә… бәла килгәнен көт тә тор. Бар нәрсә шытырдап корыган....
  • Кеше сөйләгәндә, үгез мөгрәмәсен! Күз алдыгызга китереп карагыз әле: сыйныфта математика дәресе бара. Укытучы, бик тырышып, балаларга чираттагы теореманы аңлатырга тырыша. Әмма сыйныф ишегенең...

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)

Язма турында 4 фикер

  1. Сонгы вакытта татарларга гына тугел, ботен халыкка каршы кампания бара. Моны Россия президенты Дмитрий Медведев узе житэкли бу беспределны. Гарэп иллэрендэге революцияне суз белэн генэ берэрсе бездэ якласа шуны тормэгэ атарга тели Медведев. Менэ кара ышанмасан:/kazan-ip-party.ucoz.ru/blog

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  2. Дамир Шәйхетдин язган:

    Искәртеп узыйк: 29нчы мәктәпне, татар мәктәбе буларак, Илдус Вагыйдуллин нигезләгән иде. Мәктәптә татар урта мәктәп мәгарифенә үсеш шартлары тудырган иде. Аннары ул Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләде. Аннары аны эшеннән алдылар. Хәзер ул Казанда, “Сәләт”тә, Җәүдәт Сөләймановның урынбасары булып эшли дип беләм. Мәктәпнең бу хәлгә җитүе турында аның фикерләрен “Безнең гәҗит”тә күрәсем килә.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  3. Дамир Шәйхетдин язган:

    Узган ел “ротация” дигән булып элекке татар мәктәпләренең директорларын урыс мәктәпләренә илтеп тыктылар. Урыс мәктәпләренең директорларын – татар мәктәпләренә китерделәр. ФСБ таләбе буенча Чаллы мәгариф идарәсе шуны эшләде. Инде алай да татар мәктәпләренең рухын бетерә алмагач, хәзер әнә урыс мәктәбе белән кушарга тотындылар.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  4. Идрисов Рустам язган:

    №29 татар гимназиясен яклыйк! :хуплыйм:

    2011 елның 2 апрелендә 14.00 Яр Чаллы шәһәрендә №29 татар гимназиясен яклап акция үткәрелә. Милләттәшләр гимназияне якларга барчагызны чакырабыз. Каршылык чарасын үткәрү урыны: Яңа шәһәр, “30 – нчы мәхәллә” автобус тукталышы кырында Җиңү Паркы янында.

    Акцияне оештыручылар: Гамил Камалетдинов (сот: 8-903-318-10-77), Фәгим Валиев, Мәрзия Шакирова.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +2 (from 2 тавыш)