Чуашлар да милләт өчен көрәшә

chuvash-sh

Залда тамаша башланганын көтеп утырам. Сәхнә чаршавына милли бизәкле сөлгеләр эленгән. Талгын гына җыр яңгырый. Шулчак яныма бер ир килеп, нидер сорады. “Чуаш”, – дигән сүзен генә ишетеп калдым. “Юк-юк, мин чуашча белмим”, – дигән идем дә, ул миңа карап: “Чуаш башкаласында яшәп, туган телне белмисез, сезгә оят булырга тиеш”, – диде. Чабаксар шәһәрендә алган беренче чирканчык булды бу минем. Шуннан соң аңа Казаннан булуымны, татар икәнлегемне һәм үз телемне бик яхшы белүемне ипләп аңлатырга туры килде. “Татарлар – тугандаш халык, хөрмәт итәм аларны. Без төркиләр!” – диде Чуашстандагы яңа танышым һәм чуаш телен белмәүче үз якташларын сүгеп алды. Кияүдә түгеллегемне белгәч, Чуаш университеты укытучысына димләргә тотынды.

– Балаларыгыз төрки булыр, әйдә, бездә генә кал!

Каян чыгып Чабаксарга барып эләктең дисезме? Чуаш милли яңарышы партиясенең 20 еллык юбилее уңаеннан тугандаш халык вәкиле буларак чакырганнар иде дә… Ул чараның гел чуаш телендә генә барачагын белмәдем шул. Кичә дәвамында ник бер рус сүзе кыстырсыннар! Хакасиядән, Төмәннән, Мәскәүдән тагын әллә нинди шәһәрләрдән килгән төрки кардәшләребез дә үз телендә чыгыш ясап, аларны да чуашчага гына тәрҗемә иттеләр. Менә шул чакта теге өйләнмәгән укытучы егетнең файдасы зур булды анысы. Яныма утырып, тәрҗемәче буларак бик булышты.

Аның каравы, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, милли хәрәкәт активистлары татарча чыгыш ясаганда, барысы да аңлашылды.

Чуашлар белән уртак язмышлы милләт бит без. Ел саен Хәтер көнендә Ирек мәйданында татарлар белән бергә чуашларны да күрергә мөмкин. Аларның да бабалары Казанны яклап, шәһит булган. Аларның да мәктәпләре бер-бер артлы ябыла, безнеке дә. Ассимиляция дә котчыкмалы! Рус империясе заманында кайда авыр эш, шунда татарлар белән беррәттән чуашлар да йөргән: тимер кою, шахта, торф чыгару… Гел иңгә-иң терәшеп яшибез. Дөрес, вакытлыча таркаулык заманасы да булып алды. Ләкин бердәмлекнең нинди зур көч икәнен барыбыз да яхшы аңлый башладык бугай инде.

suvash Партия Президенты Николай Лукоянов соңыннан үземә генә әлеге чара турында тәфсилләп аңлатты. “Чуашча аңламыйсыңдыр, сеңлем, бик читен түгелме?” – дип, саф татар телендә үзе килеп эндәште.

– Советлар таркалгач, без мөмкинлектән файдаланып калырга ашыктык: үз милләтебезне һәм аның йола-гадәтләрен саклап калу өчен, сәяси партия оештырдык. Тыныч кына аны кирәкле урында теркәдек. Һәм әлеге партия көче белән чуаш милли хәрәкәте зур эшләр башкарды. Бездә ике дәүләт теле булу да (чуаш һәм рус теле – авт.) – казанышларыбызның берсе. Идел буенда милли идеологик беренче партия булдык без. Ләкин бердәнбер көнне Русия Федерациясе җитәкчеләре милли партияләр субъектларда оештырылмаска тиеш дигән тыюлы закон кабул итте. Шуңа да карамастан безнең идеяләр исән һәм без чуаш телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү юнәлешендә эшлибез, – диде Николай Егорович.

Бирегә җыелган төрле милләт вәкилләре уртак фикергә килде: рус булмаган халыклардан торган партия төзергә кирәк. “Һәм ул партия милләтләрне саклап калу эшчәнлеген алып барсын иде, – диде алар. Кайчан төзелер – менә анысы билгесез әлегә.

Үземә Чуашстандагы милли рух ошады. Чара сәхнәгә милли костюмнар киеп чыккан чуаш кыз-егетләрнең Аллага табыну, рәхмәт уку, ялвару кебек йоласыннан башланды. Икенче эш итеп Анага дан җырладылар. Сүзләрен аңламасам да, күзләрем яшьләнеп карап утырдым. Шулкадәр хисле, матур күренеш иде ул. Соңрак чуаш телендәге чыгышларны тыңлап арыгач, искитмәле концерт куелды. Әйе, монда да гел чуаш мотивлары… Юк, ялгышам! Марина Кондукторова исемле чуаш кызы татарча биюе белән шаккатырды. Үзебезнең татар кызлары да шулкадәр булдырмыйдыр. Чуашлар да сызгыра-сызгыра кул чапты үзенә.

Чабаксардагы рус драма театрыннан аерыла алмыйча, озак басып тордык. Чуашстанның Мәдәният министрлыгы нинди милли чара оештыруга ярдәм иткән бит, искитмәле! Милли автономиянең дә эше күренә. Кыскасы, безнең милләт кенә бетү алдында түгел – кайгыбыз уртак. Һәм моны Чуашстанда хөкүмәт җитәкчеләре дә аңлый башлаган бугай инде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Чабаксар-Казан.

 

3338
VN:F [1.9.17_1161]
Бәясе: 5.0/5 (6 тавыш булды)
Чуашлар да милләт өчен көрәшә, 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Охшаш язмалар:

  • Милләт өчен көрәштә яшьнең әһәмияте юк "Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәге каршында яшьләр комиссиясе эшли иде инде. 1990 елның июнендә Казан яшьләре (Резеда Сафиуллина язуынча: аның, Ирек...
  • “БЕР КҮРЕШЕР ӨЧЕН КИЛДЕК БЕЗ” Арулармысез, карендәшләрем! Шунда барып кайтканнан бирле, һәркем белән шулай исәнләшәсе килә. ...
  • Рус теле сафлыгы өчен чиркәү цензурасы Самара мөфтияте идеологы диннәр тигезлеген тәкрарлап йөргәндә, муллаларның русча вәгазь сөйләгәннәрен тыңлап колак сынганда, мөфтият газетасы саналган “Ислам-Нур” русча чыкканда,...
  • Авыл хатыннары көрәшә беләме? Кыш уртасында Сабантуйларны искә алып утырам әле. Урамда Мамадышның Питрау батырын очраттым да көрәш турында сүз китте. Җәй айлары искә...
  • Манараларда ай нуры – хәтер чаткысы “Кол Шәриф” мәчетенә ай куюны карап торырга насыйп булды миңа. Җыелган халыкның күзендә яшь. Бу нәрсәдән – сөенечтәнме яки көенечтәнме?...

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)

Язма турында 8 фикер

  1. Damir Nabi язган:

    Милли бәйсезлек партиясе төзелегә тиеш ! Бу уй белән мин дә чуашларга 100% кушылам. Бу партия Милли Азатлык(Бәйсезлек) Фронты формасында булырга тиеш. Һәм анда бөтен колониал булганнар , һәм аларның бөтен, барлык булган иҗтимагый хәрәкәтләре, клублары белән партияләре керергә тиеш !
    Фикердәшләр булса миңа языгыз

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  2. tt язган:

    http://www.regnum.ru/news/1399864.html
    чуашлар булдырганнар!

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  3. Мин идем эле язган:

    Гафу итегез мин чуаш халкын яратмыйм,алар бозым,сихер ясый торган халык!чуаш миллэте бетсэ дэ исем китми!минем фикерлэр бн килешмэучелэр куп булыр,теллэре тугел узлэре юк булсаларда мина барыбер……

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: -2 (from 4 тавыш)
  4. Мин язган:

    Дөрес әйтәсез. Чуашлар татарлардан күпкә ешрак үз милләтләреннән оялалар. Марилар да шулай ук. Безнең белән тулай торакта яшәгән мари кызы татар (Казан) егетләренең башын әйләндерәсе килепме, танышканда үзен гел татар кызы дип әйтәм дия иде. “Рәхмәт”, “кил”, “кит” кебек татар сүзләре генә белсә дә. Чуаш халкын бик яхшы беләм. Алар белән бер авылда үсеп, бер мәктәптә укыдык. Телләрен дә урысчага караганда әйбәтрәк беләм кебек. Чуашлар арасында татар икәнлегемне күп очракта сизми калалар иде.
    Үзара гына булганда милли үзаң бик көчле аларда, артык та дияр идем. Ә янында бер урыс булса, үзара да телләрен вата-җимерә урысча сөйләшергә тотыналар. Хәер, татарлар да шул ук… Ләкин чуашларның хәлләре татарныкыннан мөшкелрәк – диннәре, исем-фамилияләре урысныкы кебек, шуңа күрә ассимиляция дә тизрәк бара.

    Бөтен милләт вәкилләре илдә барган урыс булмаган халыкларны бөтерүга юнәтелгән сәясәткә каршы көрәшә алса иде.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +5 (from 5 тавыш)
  5. Илфат Ф. язган:

    Чынлап та, минем дә чуваш милләте вәкиләренең үз милләтен яшергән очракларына юлыкканым бар. Сәбәбен аңламыйм. Без, татарлар, көчле халык. Безнең арада татарлыгыннан оялучылар бик аздыр. Шуңа да без милли үзаң, милли горурлык тәрбияләп кенә, һәм бу эштә күршеләребезгә дә, Русяинең аз санлы халыкларына ярдәм итеп кенә зур уңышка ирешә алабыз.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +2 (from 2 тавыш)
  6. Roza Korban язган:

    Чуаш милли яңарышы партиясенең 20 еллык юбилеена мине дэ чакырганнар иде. Оештыру комитеты сэркэтибе Алина Сосаевага чакырулары очен рэхмэт эйтеп хэм унышлар телэп хат яздым. Бик барасым килсэ дэ ара ерак булганлыгы очен баралмадым кызганычка каршы. Юбилей кичэсе ничек узды икэн, дип уйлаган идем. Элвиранын язмасында сорауларыма жавап таптым, хислэндем. Бик зур рэхмэт сина Элвира кичэгэ узем барган к/к булдым. Унышлар телэп калам.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  7. Гадилә язган:

    Яхшы хәбәрләр язылган, рәхмәт. Безнең Татарстан халкы белеп торырга тиеш күршеләребездә ни булганын.
    Ә менә чирек гасыр элек чуваш кызлары белән бергә укырга туры килде. Группада 3-4 иде алар, Алексеевск hәм Чирмешәннән килучеләр, бик әйбәт кызлар. Алар үзләренең чуваш икәнлеген яшерәләр иде, кимсенәләрме шунда, оялалармы… Узара да да гел русча гына сәйләшәләр иде…
    Хәзер менә эштә дә бар чуваш милләтеннән кызлар, бик нык яшерәләр үзләренең чуваш икәнлеген. 20-30 ел элек ничек булган-хәзер дә шулай Казанда. Нишләп шулай икән ул?
    Безнең курше авылда чувашлар яши. Бер генә дә начар кеше юк дип беләм. Миңа алар бик тә киң куңелле, игелекле, мәрхәмәтле булып тоелалар. Классташларымның 23се 9-10кл.ны чуваш авылында укыдылар, ике елда чуваш телен дә өйрәнгәннәр иде(гәрчә рус мәктәбе саналса да).

    ОЕШАМ, дигән кешегә беркем дә комачауламый, молодцы чабаксарлылар…

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +4 (from 4 тавыш)