Авыр чакта таяныч кирәк

Илфат Фәйзрахманов әнисе

Юкка гына туган авылымны сагынмыйм, аның белән горурланмыйм икән. Ә аның кешеләрен үземнең туганым кебек якын күрәм. Баксаң, сере гади: авылымда эчкерсез кешеләр яши. Моңа кабат-кабат инанам. Һәм рәхмәт хисләрен җиткерергә ихлас сүзләрем җитмәс кебек…

Язмыш үтә кырыс. Тәкъдир дигән вакыт тәгәрмәче, син ничек кенә карышма, сытып-изеп, алга тәгәри… Әниемнең мәңгелек түгеллеген белә идем югыйсә. Инде сәламәтлеге дә шәптән түгел иде. Моннан 1 ел элек ярты ел эчендә бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән 2 улы һәм 3 айлык улын ятим калдырып киткән оныгы да (болары иң якыннары гына әле) тәмам какшатты үзен, авыр-ябык елларда кичкән михнәтләре, үскәндәге ятимлек ачысы да, 6 бала белән яшьли тол калуы да эзсез үтмәгәндер. Тик тора белмәс әнием күзгә күренеп биреште. Табибларга рәхмәт, ләкин алар тылсымчы түгел шул… Һәм менә әнием безне бу дөньяда ятим калдырып китеп барды. Бары шунысы юата: азапланып, артык сызланып ятмады. Беркемгә комачау итми, борчымый, тыныч кына китеп барды. Сизми дә калдык…

Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Шулай язган. Үлем Аллаһы тарафыннан гыйбрәт өчен, җан-фарман чабып барганда туктап калып уйланыр өчен бирелгән… Дөнья малы – чүп, гомер кыска, аның китабы теләсә кайчан ябылырга мөмкин икәнен күрсәтеп торучы дәлил ул. Соңгы минутыбызның кайчан сугасын беребез дә белми, бу Аллаһы хозурында. Менә шул авыр сынауны кичкәндә, якының белән бәхилләшкәндә таянырлык якыннарың, дусларың булганда, тирән хәсрәтләрең җиңеләя. Өстә әйткәнемчә, якын һәм ерак туганнарымны озатып “шомарсам да” (хәер, аңа ияләнеп була микән?!) әнием тынсыз калгач, югалып калдым. Шунда күршеләрем, дусларым, туганнарым барлыгы искә төште… Акрынлап чынбарлыкка кайттым. Рәхмәт “Ихлас” мәчете имамы Әхмәт хәзрәт һәм Әлфия апага. Аларның акыллы сүзләре күңелемә тынычлык табарга булышты.

…Әниемнең соңгы теләген үтәргә тырыштык. Быел минем авылым да кар астында калган. Ничекләр ерып чыгарбыз, дип пошаманга төштем. Тик юкка, авылдагы абыйларым гаиләсе, күршеләребез Илдус абыйлар барын да җиренә җиткезгән. “Вамин” ширкәтенең Түбән Оры бүлеге җитәкчесе Айнур Мәгъсүмов: “Мин яңа кеше, ул миңа таныш әби түгел”, – дип тормаган, кулыннан килгәннең барын да эшләгән. Күрше Кызыл Ярдан гына килгән Рамил тракторы өелгән тау көртләре белән көрәшеп ватылып калгач, 15 чакрым ераклыктагы Ташкичү авылыннан чакырткан тракторны. Ә Айрат зират юлын күрше авыл – Кызыл Яр аша үтеп салырга мәҗбүр булган. Шулай ук бригадир Наилгә дә рәхмәтнең олысы… Урамыбыз да чистартылган, ишегаллары көрәлгән иде. Авыл халкы әниебез белән аның үз нигезендә саубуллашты. Авылыбыз имамы Рафыйк абый ярдәмендә шунда озаклап җеназа укылды…

Әниемне шулай олылаган, хөрмәт иткән өчен, рәхмәт авылдашларыма. Башлар китәрлек хәсрәтле чакта таянырдай дусларым, авылдашларым булганга, күңелем үсеп яшим. Аллаһы Тәгалә аларның һәркайсын Үзе олыласын. Барыбызга да исәнлек-саулык бирсә иде Хак Тәгалә. Кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын. Әгәр язмыш шундый борылыш ала икән, һәрчак бердәм булып калыйк.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

93012
VN:F [1.9.17_1161]
Бәясе: 5.0/5 (8 тавыш булды)
Авыр чакта таяныч кирәк, 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Охшаш язмалар:

  • Авыр чакта булыштылар Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында җәйге кызу көннәрнең берсендә 24 июньдә төнлә сәгать 12 тирәсендә Мансур Сибгатуллин, ягъни безнең әтиебез...
  • Югалтулар бигрәк авыр Җинания апага оныгы Илгизәр өчен бер үк вакытта әби дә, әни дә, әти һәм бабай да булырга туры килә. Бер...
  • Сугыштан соңгы авыр ел 2009 ел авыр булачак. РФ финанс министры Алексей Кудрин сүзләренчә, бюджетта ике триллион сумлык тишек көтелә. Бу дефицитны резерв фондыннан...
  • Сау бул, авыр ел! Әллә нинди ел булды бу. Катлаулы, авыр килеп чыкты. Республикабызга килгән корылыкны гына искә алыйк. Русия күләмендә күпме фаҗига, күпме...
  • 2009 ел Казан өчен бик авыр булачак Казан мэры Илсур Метшин “Вечерняя Казань”га биргән әңгәмәсендә шулай фаразлый. Ул башкаланың 1000 еллыгына сатып алынган 400 млн сумлык көймәне...

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)

Язма турында 12 фикер

  1. Илфат Ф. язган:

    Бик зур рәхмәт барчагызга да! Мондый кайгыларны, кызганычка каршы, соңгы елларда күргән бар, бу беренчесе түгел. Шул чакта баш китмәсен өчен дуслар кирәк икән. Аларның юатып, я орышып, алай да аңламасаң, төртеп җибәреп, айнытуы кирәк. Мәшәкатьләр белән онытыласың, ә ялгыз калганда уйларыңда әниең белән сөйләшергә өлгермәгән сүзләрне серләшеп йөрисең. Кибеткә керәм, әнием яратып ашаган ризыкларны аласың… Аны гаиләмә ашаткач, үзем ашагач рәхәт булып китә. Нинедер эшләп бетермәгән, нәрсәнедер әнигә күрсәтмәгән төсле тоела. Әни урын өстендә иде, аерым бүлмәдә. Утырып тора үзе, аягы гына бетте. Ә залга люстра алдык. Беркөн исемә килеп өшеп киттем, аны бит әнигә күрсәтмәгән. Сөенгән булыр иде… Кечкенә чакта мин аңа китаплар укый идем. Аның эше беткәнен көтеп торып булмый, укып чыгам, әмма әнинең калган җирендә дәвам итеп кабат укыйм… Бик матур, көр тавышлы иде әнием. Телефоннан шалтыратучылар әниең бик яшь ахыры, диләр иде. Дикторлар тавышы иде анда, чәче дә агармады, толымлап үреп куярлар иде… Бик матур килеш китеп барды. Күз алдында төшеп югалды. Мин алай китмәс, хәлсезләнер, авыраер дип уйлаган идем. Бүлмәсенең ишеге ачык, утырган килеш, башын сузып каршы алыр иде ишектән кергәнне… Берәр сәгатькә генә юк булып торсаң да, озак йөрдең, дип каршылар иде…
    Күнегеп булыр микән бу юклыкка…
    Мондый кайгыны һәркем кичерәсе. Кем иртәрәк, кем соңрак. Һәркайсыбызга яшьләрне түгел, балаларыбызны түгел, өлкәннәребезне олыгаеп озатырга язсын. Һәркайсыбызга сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә!

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +2 (from 2 тавыш)
  2. Мин идем эле язган:

    Тирэн кайгыгызны уртаклашам Илфат абый! Эминэ апанын урыны жэннэттэ булсын! ходай сезгэ бетмэс-токэнмэс сабырлыклар бирсен,дусларыгызнын туганнарыгызнын кунел жылысын тоеп яшэгез! югалту, газиз эниенне югалтудан да донья да авыр кайгы юктыр ул?! ходайдан сабырлык сорап алга таба ничектэ булса яшэугэ коч табып алга атлагыз!бары тик Ходай сезне ярдэменнэн ташламасын,ташламас Алла бирсэ,ул изге кунелле бэндэлэрен жиде юл чатында калдырмас!

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  3. Ихлас кунелдэн кайгыгызны уртаклашам Илфат абый. Аллаһы Тэгалэ Сезгә сабырлык бирсен. Эниегезне Аллаһ рэхмэтле итсен.
    Иннэ Лиллэхи вэ иннэ илэйхи ражигун.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  4. Рәшит язган:

    Кайгыгызны уртаклашам Илфат.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  5. Рушания язган:

    Чын кунелдэн кайгыгызны уртаклашам, Илфат абый. Эниегезнен авыр туфрагы мамык булсын, жэннэтнен ин турендэ урын алсын. Амин! Югалтунын авырлыгы эйтеп бетергесез. Сезгэ Ходай Тэгалэ жинеллек бирсен.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  6. Roza Kurban язган:

    Кайгыгызны уртаклашам. Эниегезнен авыр туфрагы жинел булсын. Урыны жэннэттэ булсыз. Хэер жэннэт энилэрнен аяк астында дип эйтулэре юкка тугелдер!?! Сезнен к/к милли жанлы, кешелекле бер шэхесне татар донясына булэк иткэн бит ул.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  7. Ayzat Sheymerden язган:

    Иннә лилләһи вә иннә илайһи раҗигун

    VN:F [1.9.17_1161]
    Rating: +5 (from 5 тавыш)
  8. Rimma язган:

    кайгыгызны уртаклашам, сабырлык бирсен Ходай

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  9. Мин язган:

    Просто “тутыру мәҗбүри” инде “җире” кирәк түгел.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  10. укучы язган:

    кайгыгызны уртаклашам.

    PS:Кертмичә булмый торган җир: * – “тутыру мэжбури” колакка ятышрак булыр иде

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  11. Мин язган:

    Тирән кайгыгызны уртаклашам Илфат абый. Бик авыр югалту, Аллаһ сезгә туземлек бирсен. Әниегезнең урыны җәннәттә булсын.

    Иске сайтка язган идем, китмәде хат.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)