Сәйдулла КУТУШЕВ язмалары

Ходай каргышымы?
Татарстан моңарчы күрелмәгән эсседән иза чигә. Бүген әлеге хәл һәркем телендә. Украинада кырым татарларын кысу да, “Зур егермелек” саммиты да, башка сәяси вакыйгалар да беркемгә кызык түгел. Шул исәптән үземә дә. Табигать – үзе бер зур, кызыклы һәм кайвакыт хәвефле дә сәясәт ул. Бер танышым әйтмешли, болай итеп бөтен яшеллекне яндырып чыгучы эсседән соң, дөньяны шаулаткан кризисың бер читтә торып, вак нәрсә кебек кенә тоелачак. Ә хәлләр, чыннан да, мөшкел.

Кәнәфиләр шатырдый
Татарстанда яңа хакимият оешып бара. Әлегә безнең күз алдыбызда аның башлангыч формасы гына. Күчеш этабы, ким дигәндә, берәр ел дәвам итәр. Ягъни республикадагы төп постларга яңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кирәк санаган кешеләр билгеләнер. Март аенда тәкъдим ителгән Министрлар Кабинеты да вакытлы, озакламый тамырдан үзгәрәчәк структура дип кабул итәргә кирәк.

Чебешләрне көзен санарбыз
Ил күләмендә гадел милли сәясәт булмагач, һәр милләт үз сәясәтен үзе белгәнчә алып бара. Күптән түгел Уфада узган бөтендөнья башкорт корылтаеннан соң башка әллә ничек кенә шундый уй килде. Пленар утырышларын турыдан-туры эфирда БСТ иярченле телеканалыннан да күрергә насыйп булды. Дөресен әйтим, бик кызыклы тамаша булды бу минем өчен.

ИРЛӘРЧӘ СӨЙЛӘШҮ
Узган шимбәдә Русия премьер-министры Владимир Путин Санкт-Петербургта җирле интеллигенция вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә, мондый сөйләшүләр рәхмәт укуга һәм вак-төяк моң-зар әйтүгә кайтып кала иде. Бу юлы башкачарак килеп чыкты. Чөнки хикмәти хода, хөкүмәт җитәкчесе белән очрашуга ДДТ рок-төркеме солисты, танылган җәмәгать эшлеклесе Юрий Шевчук та чакырылган.

Кыйммәтле театр
9 Майда шаулап-гөрләп Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үттек. Гадәттәгечә, зурлап, бөтен халык бәйрәме итеп уздырдык. Мәскәү урамнарыннан, Кызыл Мәйданнан санаулы гына калган ветераннар, алар артыннан хәзерге хәрбиләр һәм, әлбәттә, һушны алырлык кораллы техника узды. “Тополь-М”, “Искәндәр” кебек стратегик ракеталар гына ни тора?! Берсе-берсе “эһ” дигәнче, тулы бер шәһәрне җир йөзеннән юк итеп ташларга сәләтле. Авыр, күп тонналы бу машиналар, аркаларына үлем йөген салып, кечкенә кешеләр идарәсенә буйсынып, Кызыл Мәйдан ташларын изеп, кире “куышларына”, үз вакытын көтәргә китеп югалды. Алла сакласын, андый коралны парад экспонаты итеп кенә күрергә насыйп итсен иде…

Күкәйле дуслык
Русиянең тагын бер дусты барлыкка килде. Ниһаять, Украина белән дуслаштык. Виктор Янукович Президент булып сайлангач та, мөнәсәбәтләр яхшырды, шөкер. Хәер, аның җиңүенә шактый гына өлешне Мәскәү кертүен исәпкә алсак, сайлаттык дип тә әйтеп булыр иде. Мәйданнан кайтып кермәгән тугандаш Украинага тынычлык иңде кебек. Кара диңгез флотын тагын 50 елга Кырымда калдыру турында да килештек. Аңа алмашка газны очсызрак бәядән бирәчәкбез. Дуслыкның бәясе булмый дибез дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә була шул.

Их, Корманбәк, Корманбәк…
Исәнме, Корманбәк! Бу юлы хатны сиңа язарга булдым. Юк, кызгана бу мине дип уйлый күрмә. Кызганмыйм. Хәер, читтән хәлеңне, кайчандыр син җитәкләгән Кыргызстандагы вакыйгаларны карап торсаң, чыннан да, мескен хәлдә күренәсең. Ә бит күптән түгел генә үзең шулай ук революция ясап, хакимияткә килгән идең. Мишәрләрдә бер әйтем бар: дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер баса, диләр. Менә сине дә басты… Сытты ук бугай.

Барак Обамага ачык хат
Исәнме, Барак туган! Туган дип әйтүемнән дерт итеп куйма тагын. Аңлыйм, Президент булгач, туганнарың күбәйгәндер. Безнең илдә, һәрхәлдә, шулай, берәрсе өскә үрмәли башласа, әллә кайдан туган-тумача килеп чыга. Барысы да сине сабый чактан ук белүен, менә-ә-ә мондый кечтеки вакытта ук баштан сөеп йөрүен исенә төшерә… Юк, без синең белән туганнар түгел. Бездә хөрмәт иткән кешеләргә шулай зурлап, “туган” дип эндәшәләр. Ә мин сине хөрмәт итәм. Якын күрәм. Ерактан күреп булмый, күз алмый, шуңа телевизордан сине күрсәткәндә экран янына ук килеп басарга туры килә. Хәер, безнең фатир да кечкенә инде, әллә кая ерак китә алмыйсың, телевизор белән диван арасыннан үткәндә ышкылырга туры килә.

Кызыл – бәла төсе?!
12 апрель көнендә Казанның Яшьләр үзәге тукталышында 22нче маршрут автобусыннан бер ханым егылып төшеп имгәнде. Шофер пассажирның баскычта басып торуын карап тормый, ишекләре ачык килеш урыныннан кузгала, ханым башы белән асфальтка барып төшә. Зыян күрүчегә булышуны уйлап-нитеп тормый, кызыл автобус вакыйга урыныннан китеп тә бара. Имгәнгән пассажир автобусның номерын истә калдыра алмый. Икенче номерлы автотранспорт предприятиесенә мөрәҗәгать итү дә ярдәм итми – гадәттән тыш хәл булган вакытта әлеге тукталыштан берьюлы биш (!) 22нче маршрут автобусы үтеп киткән. Биш шоферның берсе дә гаебен танымаган. Җитмәсә, алар барысы да спутниклы навигация системасы белән җиһазланган бит. Автотранспорт предприятиесе барыбер гаеплене ачыклап, вакыйганың очына чыга алмаган. 12 апрель – космонавтика көне, мөгаен, ул көнне спутниклар ял иткәндер дип кул селтисе генә кала…

Козгыннар
Мәскәүдә дүшәмбедә яңгыраган шартлаулар Русиядә яшәүче халыкның ике төркемгә бүленүен күрсәтте. Беренчесе – хәлгә керә белә торган, киң күңелле кешеләр булса, икенче төркем – башкаларның кайгысында кесә калынайтучылар. Метро йөрүдән туктаганнан соң, таксистлар бәяне ун тапкырга диярлек арттырып куйды. Моңарчы 300 сумга булган маршрутларның бәясе 3000 сумга кадәр җиткән. Әлеге җансызлыкны ишеткән Мәскәү һәм Русия Патриархы Кирилл да битараф калмады, үз вәгазендә таксистларга мөрәҗәгать итеп, кеше кан-күз яшендә кергән акча бәхет китерми, кире кайтарыгыз дип өндәде. Кайтардылар, ди, көтеп тор…

Ял итегез, егетләр!
Япония хөкүмәте, ил халкын ял иттерү өчен, махсус чаралар күрергә мәҗбүр булды. Бүген әлеге дәүләттә эшчеләр 18 көнлек отпуск урынына уртача 8-9 көнен генә ала, калганы “янып” кала. Аннан, кичке алтыдан соң тагын 4-5 сәгатькә офиста калып, кәгазьләрдә казыну да японнарда әйбәт гадәт санала икән. Тулы отпуск алучыларга исә акаеп карыйлар. Янәсе, моның вазифаларын башкарып чыгу минем җилкәгә төшә бит. Хәер, үзләре үк ялга китәргә кыенсыналар, коллегаларга авырлык килер, яхшы түгел дип яшиләр.

Яшәсен гаделлек!!!
Яһүд автоном өлкәсенең хокук саклау органнары законнарны үтәүгә бик җитди карый. Шушы көннәрдә биредә кызык кына бер суд процессы булды. 13 ел элек кылынган җинаять өчен Ставрополь өлкәсендә яшәүче бер колхозчыны хөкем иттеләр. Хәлләр болайрак була. Сергей Гулый исемле абзый автоном өлкәдәге бер хуҗалыкта комбайнчы булып эшли. Тик менә хезмәт хакын гына өч ел буе түләмиләр. Әле бит гаилә туендырасы да бар. Хәерчелектән тәмам гарык булган Сергей, комбайн бункерындагы ике тонна игенне сатып, бераз акча юнәтергә карар кыла. Эшелонлап урлаучыларны тотмыйлар, ә белер-белмәс колхоз малына кул сузучылар эзенә тиз төшәләр шул. Сергейны да эләктерәләр. Караклыкта гаеплиләр. Игенне дәүләткә кире кайтарып, эшне судка тапшыралар. Тик судтан повестка килми дә килми. Тормышлар авырлаша бара, Сергей Гулый, болай яшәп булмас дип, гаиләсе белән туган ягына – Ставрополь өлкәсенә күченеп китә дә бу вакыйгалар турында оныта…

Чукыныр көн җитә
Күпмилләтле илебездә тагын бер бәйрәм барлыкка килергә тора. Ул да булса – Русьны чукындыру көне. Ул 28 июльгә билгеләнәчәк. Бәйрәм булгач, аны зурлап билгеләп үтәргә дә кирәк бит. Шуңа күрә бюджеттан фәлән кадәр акча бүленәчәк. Фәлән кадәр дим, чөнки төгәл сумманы әлегә әйтүче юк. Ләкин чукындыруның күпмилләтле дәүләт өчен әһәмиятен аңлаган кеше акчаны кызганмаячакларын чамаларга тиеш.








