Сәйдулла КУТУШЕВ язмалары

Вәзгыять куера
Казанда 21 апрельдә урыс телен яклап уздырган митингтан соң, «Татарстан-Яңа Гасыр» телевидение ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның «Семь дней» тапшыруында әлеге чарада катнашучыларны «киребеткән һәм тар маңгайлы фашистлар» («упертые и узколобые фашисты») дип атавы өчен урыс җәмәгатьчелеге судка бирергә җыена, ди «Азатлык» …

Эшләп баеп буламы?
Дәүләт Думасы депутатлары һәм министрлар узган ел алган керемнәре турындагы мәгълүматларны бәян итте. Иң бай депутатлар «Бердәм Русия»дә икән. Ә иң хәерчеләр ЛДПРчылар. Депутатлар арасында иң бае – Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин. Ул 2011нче елда 5 млн сумнан артык …

Кемне сайларга?
Бу арада шалтыратучылар күбәйде, сорауны турыдан куялар: кемне сайлыйк, сездән киңәш кирәк, диләр. Әлбәттә, минем андый фәрман бирергә хакым да юк, намусым да кушмый. Һәркемнең башы үзендә, акылы да үзе белән. Һәркем кемнең ни кырганын белеп-күреп яши торгандыр… Хәер ниләр …

Сайлаулардан соң тормыш бармы?
4 март сайлауларыннан соң шундый сорау бирәсе килә, чөнки безнең илдә тормыш ике периодка бүленә. Беренчесе сайлаулар алдыннан бирелгән әкияти вәгъдәләрне тыңлап колак сөенә торганы, икенчесе – вәгъдәләрнең онытылуы, чынбарлык… Бүген Путин коррупцияне җиңәргә вәгъдә бирә (без аны мин …

Президентлар күп кирәк
2008 елның 12 ноябрендә Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә «Химкинская правда» газетасы баш редакторы Михаил Бекетов вәхшиләрчә кыйналган иде. 1 тәүлек җирдә ятканнан соң ул хастаханәгә озатыла. 7 операция кичерә, бүген ул инвалид. Бу фаҗига Бекетовның профессиональ эшчәнлеге белән бәйле. Ул өлкә …

Очарга куркыныч
Беркөнне дустым Бөгелмәгә барып кайтты. «Хәзер самолетларга утырырга куркыта. Өстәвенә Канадада ясалган самолет икән. 15 ел анда очканнан соң, безнекеләр сатып алган…» – диде ул миңа сәфәреннән әйләнеп кайткач утырып очкан самолеты турында. Әнә шулай Русия авиациясе (хәер, ул …

Тәмәкече, ни хәл?
Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тәмәкегә каршы яңа фронт ачмакчы. Әгәр бу проект закон булып җитешсә, күпчелек җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелачак. 2014нче елдан ерак араларга йөрүче поездларда һәм су транспортында, шулай ук, аэропортларда, вокзалларда, хәтта аларның яннарында да …

Явызларга яшәү җиңел
Бүген игътибарыгызга яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Дөресрәге, элеккеге «Акча санаганны ярата» дигән сәхифәне тагын да киңәйтергә ниятләдек. Матди проблемаларда киңәш-табыш, икътисадый өлкәдәге яңалыклар турында гына түгел, рух байлыгы турында да сөйләячәк бу сәхифә. Галимнәр холык белән хезмәт хакы арасында турыдан-туры …

Ахырзаман зәхмәте
Бүген кешенең иң яхшы сыйфаты – «эчми, тартмый,» дип мактау. Беренче чиратта, кешенең эшлеклелек, кешелеклелек сыйфатлары телгә алынмый. Ирең эчәме, дип сораша кызлар бер-берсеннән. Хәер, бүген инде хатының эчәме, кызың тәмәке тартмыймы, дип сорасаң да, гаҗәп түгел. Күпме язмышлар ишелә. …

Гаилә башлыгы – тиран
Аны бу кыяфәттә күреп аптырап калдым. Башыма төрле уйлар килде. Әллә эчкече микән, дигән уй йөгереп үтте башымнан. Тик үз-үзен тотышына, киенү рәвешенә карап, бер дә начар уйлыйсы килми. Юка гына гәүдәле, ыспай киенгән. Әмма күз төпләре кара янган. Әһә, …

Аферист дәвачылар
«Безнең гәҗит” газетасында берәр им-томчы, дәвалаучы турында сүз чыкса, аның телефоннарын, адресын сорап бик озак вакытлар мөрәҗәгать итәләр. Бүген матбугатта иң популяр тема – өшкерүче, күрәзәче, экстрасенс. Үзем аларны инкарь итмим, могҗизаларга ышанам. Тормышымда ышандырырлык вакыйгалар белән очрашырга туры килде. …

Куркабыз
Русиядә тормыш итү кыенлаша бара. Әмма җитәкчелек икътисадый үсеш, матур тормыш турында сөйли. Телеэкраннарда сәясәтчеләр, икътисадчылар шатланып рапорт бирә: аларча, бәяләр 8–9%тан күтәрелми. Салымнар да арттырылмый… АКЧА МЕСКЕНЛӘНӘ БАРА Чынлыкта да шулаймы? Юк, реаль тормыш күпкә кырысрак, ул инде бүгенге …

«Тынычлык яратылышы» тынычлыкны аңлатамы?
Казан Сабантуйлары гөрләгәндә Кол Шәриф мәчете астындагы Меңьеллык мәйданында «Тынычлык яратылышы» дип исемләнгән фестиваль шау итте. «Тынычлык яратылышы»на тиң фестиваль Казанда гына түгел, Русиядә дә бүтән юк, дип ышандыра оештыручылар. Быелгы фестивальдә дөньяның 12 иленнән 220дән артык музыкант катнашты, фестивальне …

ТАРИХТАН НИК КУРКАБЫЗ?
Грузия парламенты яңа закон кабул итә. Хәзер бу илдә фашистик һәм коммунистик символларны куллану тыела, әле алай гына да түгел, элек Советлар Союзының махсус хезмәтләрендә эшләүчеләр, компартиядә һәм комсомолда җитәкче вазыйфалар биләгәннәр Грузиядә, җаваплы эшләрдә эшли алмый. Шунысы гаҗәп һәм …

Яланаяклы читекче
Бензин хакы әкиятләрдәгечә: ел үсәсен – ай үсә, ай үсәсен – көн үсә. Май аенда гына да ул 2-3 сумга кыйммәтләнде. Татарстан статистика идарәсе хәбәренә караганда, хәзер республикада АИ-93 маркалы бензин уртача 24 сум 15 тиен тора. 95нче марка 26 …

Тукай татарча белгәнме?
Татарча сөйләшик, дип төрле акцияләр оештырыла. Яшьләр, Тукай көнендә ел саен урам шаулата, төрле йөрешләрдә катнаша. Хәтта 1 ел элек бөтен Русия шау итте: татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү мәсьәләсен куйдылар, имзалар җыйдылар. Милли хәрәкәт активистлары да пикетларга …

«Иң шәп» бюрократия – безнеке
Русиядә бәяләрнең туктаусыз өскә үрләвенә коррупция, бюрократия гаепле, дигән нәтиҗәгә килде Русия үсешенең яңа стратегиясе өстендә эшләүче экспертлар төркеме. Белгечләр фикеренчә, Русиядәге бүгенге шартлар эшкуарлыкка, икътисадый үсешкә зыян сала. Ә бәяләр нигезсез үсә. Җитештерүчеләр, сәүдәгәрләр гаять күп санлы бюрократик каршылыкларны …

Кәнәфиләр «шытырдый»
Мин – авыл малае, шуннан гына чыгып әйтүем, «каланчам» авылныкы һаман. Гаиләләрендәге өлкәннәргә күрсәтелгән кадергә карап хөрмәт казана авыл кешесе. Нәрсә-нәрсә, җитәкче постын биләгән кешенең дә абруе турыдан-туры өлкәннәргә мөнәсәбәтенә карап бәяләнә. Әгәр бу эштә ниндидер хилафлык күрсәтелгән икән, хәзер …

Авыру кемгә кирәк?!
Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр. Килешәм. Әмма бу сүзләрне бүген больницага барма… дип тә өстисем килә. Юкса, чир турында сүз чыкса, табиблар үзләре дә гел кисәтә, үз вакытында табибка күрен… Ә күренә башласаң, «ярар, әле исән ич мин, ник …

Радиация «тырмасы»
Чернобыльдәге коточкыч һәлакәткә 25 ел. Чирек гасыр элек булган шартлауның авыр мирасын әле дә булса татыйбыз. Бөтен ил буенча «ликвидатор» исеме һәм мәңге бетмәс, куркыныч атом тамгасы алган кешеләр сибелеп яши. Яши дию артык булыр, көн күрәләр. Чернобыль һәлакәте аларның …


