Лилия ЙОСЫПОВА язмалары

news_2125

Милицияне кем тикшерә?

Танышым шалтырата. Сүз артыннан сүз чыгып, хокук саклаучылар турында сөйләшә башладык. Эчке эшләр министрлыгының атна саен журналист халкын җыюын, безнең белән эшләүче иң актив министрлык булуларын сөйләргә тотындым.
news_2116

Иң зур байлык – бала

“БГ”да “Ярдәм кирәк” (1 декабрь, 2010 ел) исемле язма чыккан иде. Анда 1 яшь тә 9 айлык Юныс Салиховка дәвалану өчен матди ярдәм кирәклеге турында сүз бара. Юныс турындагы әлеге хәбәр күпләрне битараф калдырмагандыр, мин дә аның хәлен, дәвалануга әзерлек турында тулырак белергә теләп, Салиховлар яшәгән тулай торакка юл тоттым.
news_2109

Түземнәр генә теләгенә ирешә

Әтнәнең Күшәр авылы егете Мөнир Шакиров турында күп тапкыр ишетеп белсәм дә, аның белән үткән атнада гына таныштым. Мөнир – “Иделем акчарлагы” фестиваленең актив катнашучысы, шигырьләр, хикәяләр, төрле рухтагы мәкаләләр язучы гаярь, оста егет. Әгәр башкалар кебек йөгереп тә йөрсәме!…

Ипи кыйммәтләнде

Казанда ипигә бәяләр күтәрелде. Уртача ике-өч сумга. Икмәк пешерү комбинатлары моны он кыйммәтләнү белән аңлата. Шул ук вакытта иң очсыз, ягъни социаль күмәч сортларына бәя үзгәрешсез кала. Чөнки аларга он хакын дәүләт компенсацияли. Очсыз он күпмегә җитәр – анысын әйтүче юк.
news_2080

Сыер фермасында практикада

Мин һаман яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль. Җәен 40 градус эсседә “Ашыгыч ярдәм” машинасында фельдшерларга ияреп, авыруларга ярдәм күрсәттем, яз башында авылда чәчүдә катнаштым, милиция хезмәткәрләре белән Казан буенча караклар да тотып йөрдем. Әле шушы көннәрдә генә фермада сыер савучы булып алдым. “Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә”, – диләр бит. Чүпрәле районындагы “Чынлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять фермасында алдынгы сыер савучыларның берсе Рәмзия апа Ибраһимовада “практика үттем”.
news_2064

Авылларда каз өмәсе

Вакыт дигәнең бигрәк тиз уза. Май аенда өйгә Чуашстанның Яльчик районыннан каз бәбкәләре кайтарган идем. Җәен исә ялларда каз көтүен рәхәтләнеп көтеп. Инде шушы матур бәбкәләр үсеп, көрәеп, аларны урнаштырыр чак та җитте. Авылларда каз өмәсе гөрли. Кар яуганны көтеп ятмый халык: күпләр урнаштырып та өлгергән. Мин дә берничә гаиләдә каз өмәсендә катнаштым. Эх, күңелле дә соң! Авылдашым Фәридә апа Фатхулловаларда узганы турында тулырак языйм әле.
news_2065

Язучы китабы белән таныла

Арча дигәч, татар әдәбиятының алтын баганасын тәшкил иткән үлмәс язучылар – М.Мәһдиев, Г.Ахунов, Г.Бәшировлар, аннан үсеп чыккан талантлы җырчылар, иң шәп журналистлар һәм башкалар күз алдына килә. Әйтерсең самолет талантлар үстерә торган орлыкны республика буенча сибеп йөргәндә, Арчага төртелеп калып, барлык запасын шунда койган да калдырган.
news_2049

Авыл мәктәбе генә димәгез!

2010 ел – Укытучылар елы. Мари республикасы төзелүгә 90 ел. Янә бер бәйрәм. 5 октябрь – Яңавыл авылында шатлыклы көн буларак тарихка кереп калыр. Чөнки биредә яңа мәктәп-бакча комплексы ачылу тантанасы булды. Объектның уң канатында 60 балага исәпләнгән мәктәп, сул ягында 32 балага бакча, уртада татар-башкорт көрәше уздырылачагын күздә тотып төзелгән искиткеч зур спортзал, иркен ашханә, медицина ярдәме күрсәтү кабинеты, китапханә, интернетка тоташтырылган компьютерлаштырылган, заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәсе урнашкан. Болар барысы да халкы 650 кешедән торган авыл өчен ата-бабалар төшенә дә кереп карамаган чиксез зур бүләк булды.

Рафил гомере – 1820 сум!

Хәтерлисездер, “БГ”да “Рафил исән калуына ышанмый” дигән язма (8 сентябрь, 2010 ел) чыккан иде. Анда сүз Теләче районында “Вояж” таксиенда эшләүче Рафилнең эш сәгатендә явыз бәндәләр кулына туры килеп, чак кына үлемнән калуы турында бәян ителде. Теләче якларына килеп эшләүче 17шәр яшьлек ике егет аннан үзләрен Мари Иле республикасына илтеп куюны сорый…
news_2024

Эрелəнмəгез əле, җырчылар!

Соңгы арада татар эстрадасындагы җырчыларны яңгырдан соң чыккан гөмбәләргә тиңлиләр. Чөнки артканнан-арта баралар. Тавышыннан да, тышкы кыяфәтенә карап та белеп бетерәм димә. Ярый әле аларны аерыр өчен шуларны мактап язучы газета-журналлар һәм атна саен эфирга чыгучы, бер җырны ел буе әйләндерүче, танылмаган җырчыларны күкләргә чөеп мактаучы “Кәеф ничек” тапшыруы бар.

Беренче тиеннәр

Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, җырчы, “Җырлыйк әле” тапшыруының алып баручысы, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе, ТДГПУның музыка факультетында кафедра җитәкчесе:
news_2005

Аучы Айнур

Әтнә егете Айнур Сабирҗанов белән күптән таныш булсам да, аның бик оста аучы икәнен белгәнемә нибары ике ай гына. Ул Апас районының Болын-Балыкчы авылында ветеринария фельдшеры вазифасын башкара. Эшендә малларны ничек яратканын күреп исем китте. Һәрберсенең башыннан сыйпый, исемнәре белән эндәшеп, хәлләрен сораша. “Алар сөйләшә генә белми. Ә үзләренә булган мөнәсәбәтне бик яхшы сизәләр”, – ди Айнур. Комплекстагы сөтлебикәләрне тавышларыннан таный, алар бераз гына авырса да, борчыла ул. Хезмәтен белеп сайлаган Айнур.
news_1960

Буада җир бүлешәләр

Буа районының Васильевка бистәсендә 3 гаилә җир бүлешә. Моңарчы бернинди тавыш-гауга да, аңлашылмаучанлыклар да булмаган. Быелгы май аеннан “үзгәртеп корылыш” башланган. Инде 13 сентябрьдә суд та булган. Хөкемдар җирне ике гаиләгә калдырып, алар уртасында 26 ел буе бәрәңге үстергән Сөләймановларны өлешсез иткән. Югыйсә бу җир – 85нче участок аларныкы икәнен исбатлаучы документлар да, дәлилләүче шаһитлар да җитәрлек. Әмма судка каршы барып буламыни?! Нәтиҗәдә, ике яклап кысылган Сөләймановлар гаиләсе һавада “эленеп калган”. Эшләр моның белән генә туктарга уйламый әле. Буа хөкемдары чыгарган карар белән килешмичә, Сөләймановлар эшне Югары судка биргән.
news_1936

Яшьли өзелгән гомер

Көзен яфраклары алтынсу төскә кергән агачларга карап сокланып туя алмыйм. Әмма бу юлы Буаның Яңа Тинчәле авылына кергәндә алар да моңсурак тоелды миңа, сагыштан саргайганнар, диярсең. Сәлиха апа белән Фәрит абый Гыймадиевлар өенә якынлашканда, үземне шундый күңелсез уйлар биләп алды.
news_1908

Ул яшәргә тиеш иде

Кесә телефоныма таныш түгел номердан шалтыратып: “Апрельдән бирле күңелемә тынычлык таба алмыйм. Барысын да ачыклап, очына чыгасы иде. Мөмкинлегегез булса, безнең якларга килеп китеп, аяныч хәлләребезне яктырта алмассыз микән? Ирем больница ятагында үлде. Табиблар салкын карады. Вакытында бөтен чараларны күрсәләр, аны алып калып булыр иде. Диагнозны да дөрес куймаганнар. Бавыр циррозы, диләр. Радикның беркайчан да ул җире авырта дип, зарланганы булмады”, - диде берәү елый-елый.
news_1890

“Мәңге яшисе килә”

Бик матур юбилей кичәсендә катнашып кайттым әле. Олылар янында күңелле булыр микән дип икеләндем башта. Чөнки яшьләрдән арада үзем генә идем. Тукай музеена кереп берничә минут үткәч тә, “Мәңге яшисе килә” клубына йөрүче ветераннарга сокланып, менә күңелле яшәп тә күрсәтәләр икән дигән фикергә килдем. 70-80 яшь димәссең үзләренә, очып-очып бииләр, вальс әйләнәләр, гармунда өздерәләр, шигырь иҗат итәләр, җырлыйлар… Яшьтәшләрем белән дә бу хәтле күңел ачканым юк иде.
news_1895

Рафил исән калуына ышанмый

30 август бәйрәм көнен Теләче районында яшәүче Гүзәлия һәм Айрат Рәхмәтуллиннар өйдә гади генә билгеләп үтәргә була. “Эштән кайткач та, ирем Айрат белән улым Рафилне бәлеш пешереп сыйлармын”, – дип, Гүзәлия апа камыр куеп калдыра. Айрат абый мунча ягарга була. Аннан икесе дә май заводына эшкә китә. Тик…
news_1897

Кемнең уңышы зуррак?

Бәрәңгене казу-казымау мәсьәләсе, быелгы уңыш турында газетаның үткән санында да (“БГ”, 1 сентябрь) язган идек. Республикабызның кайбер районнарында, әйтик, Апас, Буа, Кайбыч, Чүпрәле һәм башка күп районнарда шактый хуҗалыклар, көннәр җылы торуга карамастан, инде август азагында ук бәрәңге алуны төгәлләде. Әмма күп гаиләләр әле ашыгырга уйламый. “Көннәр җылы тора бит. Өлгерә. Нигә ашыгырга?! Үсеп утырсын”, - ди Теләчедәге дустым Илнар да.
news_1881

Чишендерделәр…

И, һаман мин йөрим инде әллә нинди хәлләргә юлыгып. Бу юлы Казан-Ульян трассасында чишендерделәр бит әле. Әллә ниләр уйлап куймагыз тагын. Үземне түгел, Алла сакласын, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның номерын салдырып калды. Тик менә аны “киендерү” процессы гына озаккарак сузылды.
news_1862

Хуш, Чечня! Сәлам, Татарстан!

Әгәр урамда адым саен милиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре торса, безгә, гадәттә, я Мәскәүдән берәр түрә килә, яки ниндидер бәйрәм көтелә. 18 август иртәсендә дә шулайрак булды. Эчке эшләр министрлыгы бинасын, гомумән, башкала үзәген иртүк формадагылар сырып алган иде. ЭЭМ бинасы янында басканнарының кайберләре кулына быргы, саксофон кебек уен кораллары тоткан. Җилле, салкынчарак көн булганга, ышыкланыр өчен, мин дә алар янынарак барып бастым. Дулкынландыргыч мизгелләр якынлаша.
1 бит (3)123