Илфат Фәйзрахманов язмалары

Фаҗига дәвамлы түгелме?
Хәтер көнен билгеләп үткәнгә икенче атна узып бара. Һаман уйланам. Нәрсә соң ул ХӘТЕР? Хәтерен җуйган кешеләрнең фаҗигасе турында сөйләүче күпме вакыйганы беләм, күпме әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Бу хакта күз яшьләрсез тыңлау, сөйләү мөмкин түгел. Монда бер кеше фаҗигасе, ә тулы бер халыкларның хәтерен җуя баруы нинди фаҗига?! Сүзем татарга ишарә. Аның хәтере инде бүген үк әлли-хөлли. 1552 елда ни булган, ник шулай килеп чыккан? Белмибез. Һәм бу белмәү, заманында Сталин тарафыннан план-гамәлгә куелган эш – илдә бер генә милләт калдыру тегермәненә ташкын итеп су коя… Милләт юк икән, проблемалар да юк ич.

Дустыбызны җуйдык
Ул хәзер безнең редакциягә шаулап-гөрләп килеп кермәс инде. Керер дә барыбызның да хәлен белешер, күңелсезләрнең күңелләре күтәрелер, карышсалар мәҗбүри көлдерер иде. Ничек тиз кергән булса, дуылдап шулай чыгып та китәр иде. Аннан соң тынлык урнаша, ләкин барыбызның да кәеф шәп. Прицеплы Зәки керә, әзерләнеп торыгыз, дия идем мин аның хакында. Соңгы вакытта редакциябезгә ташкабак ташый башлады ул. “Чамасын белми утыртканмын, әрәм була, ашагыз инде, бик файдалы бит ул”, - дип безне кыстый. Ничек пешерергә кирәклеген дә өйрәтеп чыгып китте. Бүген дә аның рецепты буенча пешерәбез Зәки “кабачки”ларын. Бик ошады ул безгә. Кухнябыз тулы әле. Тик тиздән бетәр инде. Аны кертүче булмас.

ГКЧПга 18 ел. Ул ни?
Русия халкы җәйне, көзне куркып көтә. Революцияләр нәкъ менә шул чакта бит. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән башлап ниләр генә булмады. Аеруча август куркыта. Ул дефолт белән дә тарихка кереп калды. Ә иң серле, әле дә җавап табылмаган вакыйга – ГКЧП. Моннан 18 ел элек, 1991 елның 19 августында Мәскәүдәге вакыйгалар бөтен дөньяны аякка бастырды. Һәм ул безнең тормышны да өр-яңадан үзгәртеп корды. Ил социализм принципларын тулысынча инкарь итте. Өч көнлек ыгы-зыгыдан соң изоляциядә калган Горбачев кире кайтты. ГКЧПны оештыручыларга суд башланды. Ләкин эш берничә утырыштан соң туктатылды, фетнә оештыручыларга судка кадәр үк амнистия игълан ителде. Моны барысы да кабул итте, әмма гэкачепистлар гына ризалашмады…

Җитештерү кызык түгел, сату шәп…
Озакламый сәүдәгәрләрне дә контрольгә алырлык закон барлыкка килергә мөмкин. Дөрес, ул гамәлгә куелып, бүгенге базарда җитештерүчеләр файдасына эшли алырмы, башка бик күп законнар кебек сүздә генә калмасмы? Күңелдә шундый шикле уйлар туса да, өмет бар. Чөнки хәзер җитештерү отышлы түгел. Базарга сәүдәгәрләр хуҗа. Алар җитештерүчеләр куйган бәягә берничә тапкыр өстәмә хак билгели ала. Базарда дефицит тудыру да, ыгы-зыгы булдыру да сәүдәгәрләр кулында.

Газета таушалыр өчен…
Газетабызның бу саны – беренче яртыеллыкта соңгысы. Чираттагысын 2009 елның икенче яртысына язылучылар кулларына тотачак. Гадәттәгечә, кемнәр беләндер саубуллашабыз дадыр, ә күпчелек, нигездә, безнең белән бергә калыр. Без инде шулай ничә еллар бергә. Иң мөһиме – дуслыгыбыз нык булып, бер-беребезгә терәк була алсак иде.

Мине ни өчен ТВдан кыскарттылар?
Бу арада газетабыз укучылары белән очрашулар ешайды. Шул очрашуларда булмасын, урамдамы… яныма килеп эндәшәләр, гел бер сорау бирелә: экраннан ник югалдым?
Әйе, мин инде ел ярым эшсез. Ләкин моңарчы әдәп саклап, нечкәлекләрне аңлатмадым. Яңа проект өстендә эшлим дия идем, дөресе дә шулай булды. Вәгъдәләр белән яшәдем. Тик көннәрдән беркөнне миңа китәргә кирәклеген бик дорфа тонда җиткерделәр. Юкса, кирәксез булсам, мин китәм дип, гел әйтә килдем… Минем белән дусларча да аерылышып була иде, кирәгем булмагач…
Инде бүген татар телевидениесендәге карьерамның ничек төгәлләнүе турында сезгә дә сөйләмәкче булам. Гайбәтләргә, уйдырмаларга урын калмасын өчен…

Санга бар, исәпкә бармы?
Мөгаен, һөнәри бәйрәм ияләре арасында журналистларга тиңнәр юктыр. Ел саен алар өчен, ким дигәндә, 5 бәйрәм. 13 гыйнвар - Русия Матбугаты көне, 5 май - “Правда” газетасы чыккан - СССР Матбугат көне кебек истә калган, 7 майда радио журналистлары бәйрәме, 8 декабрь – демократик журналистика һәм менә яңасы (Татарстан журналистларыныкы) – 19 май – Татарстан Матбугаты көне.

Татар теле үссә, Русия ишелә?
Каравыл! Русия иминлегенә, бөтенлегенә тагын куркыныч яный. Татар телен латин графикасында яза башларга ниятләгәннән, чуттан гына исән калган иде. Инде менә тагын куркыныч: Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү нияте белән махсус акция башланды. Мәскәү матбугаты элеп алды, сенсацион хәбәрне “Эхо Москвы” радиосы көне буе сөйләде, тикшерде. Минем үземә шунысы гаҗәп булды: “Русия руслар өчен” дип берәрсе шушындый инициатива күрсәтсә, беркем аптырамас иде. Анда-монда сүлпән генә сөйләшеп, фашизм баш калкыта, диярләр иде дә бетәр иде. Ә монда бер халыклы дәүләт булдырырга йөргән чакта, ниндидер татарлар нәрсәдер даулап маташа.

Коммунизм шәүләсе күренәме әллә?
Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов депутатлар алдында чыгыш ясаганда, кризис аркасында алдагы тормыш тагын да авыррак булу ихтимал дип таныды. “Бүгенге резервлар хөкүмәткә вәгъдә ителгән социаль гарантияләрне гамәлгә куярга мөмкинлек бирә. Ләкин экспертлар хисабынча, бу кризис 3 елга сузылырга мөмкин”, – диде ул.

Без халык өчен эшлибез, шул халык турында сөйлибез!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген сезнең кулыгызда “Безнең гәҗит”нең гадәти булмаган саны. Без ел да сезнең фикерләрне белешү максатыннан анкета таратып, сездән килгән фикерләргә колак салып, чын мәгънәсендә халыкчан газета булдырырга, сез күрергә теләгән газета ясарга тырышабыз. Максатыбыз – йотлыгып укыла торган кызыклы язмалар белән генә шыплап тутырылган басма, укылмый торган бер генә мәкалә дә чыгармау. Шул ук вакытта уйландыра да, көлдерә дә торган булсын ул. Җилбәзәклек, тозсызлык бездә юк, булмады, булмас та. Укучыларыбыз белә: “Безнең гәҗит”тә артистларның ни ашавы, ни киюе, кайда ял итүләре турында мәгънәсез язмалар юк. Артистларның кием үлчәмнәре дә “БГ”ны кызыксындырмый. Ә менә гыйбрәт алырлык язмаларга урын түрдән. Шунысы сөендерә: “БГ”, чынлап та, халык газетасы. Аны укучыларыбыз үзләре языша. Көн саен дистәләгән хат алабыз. Анда тормыш сабаклары, уйланулар, халкыбызның авыр язмышы, моңлы үткәне… Күп язмаларны укыганда, ирексездән күзләр дымлана. Газета ул тәрбия трибунасы булырга тиеш. “БГ” бу нисбәттән үз бурычын тулысынча үти дип уйлыйм.

ҖЕННӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШТЕК…
Үземнең кәефемнең бик үк шәптән түгеллеген сизенәм. Күңел төшеп китә һәм болай атап кына әйтерлек авыруым да юк кебек. Әлбәттә, поликлиникага барсаң, бәлкем, комплекслы тикшереп карасалар, ниндидер кимчелек табарга мөмкиннәр, ләкин поликлиникалардагы чират, аннан табиб кабинетында тагын нәрсә, нинди авыру табарга йөри инде дигән гаепле карашлар безне медицина оешмалары бусагасын соңгы чиккә килеп җиткәч кенә атлап керергә мәҗбүр итә. Совет профсоюзыннан, Ленин бабайдан, Сталиннан мирас булып калган түләүсез медицина хикмәтләрен бүген язып торуның кирәге юктыр. Кешечә игътибар булсын дисәң, түләүсез медицинаны түләүлегә әйләндерәсең. Гаеп итеп булмый, табибларга да яшәргә кирәк бит… Хәер, табибларның хезмәт хакын күтәрсәң дә бер күнегелгәч, ришвәт алу гадәтеннән котылып булмас…

Көне бар, бердәмлеге юк
Мәскәүдә 4 ноябрьдә Рус маршы үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, төп лозунг “Урыс Россиясе өчен!” булачак, дип хәзерлек башланса да, мөгаен, бу акция тыелыр. Милләтчеләр башкалабыз хакимиятеннән рөхсәт ала алмаган. “Славяннар берлеге” һәм Легаль булмаган эмиграциягә каршы хәрәкәт тарафыннан бирелгән гаризалар кире кагылган.

Акча алышмыймы?
Бу көннәрдә Русиядә икътисадый кризис төрле имеш-мимешләргә, хәтта чираттагы акча алышыну ихтималы турындагы сүзләргә сәбәп булды. Хәзер кайбер валюта алыштыру пунктларында долларны 28 сумга сатучылар да бар. Финанс министрлыгында бу махсус оештырылган спекулятив чара дип бәяләнде, сәүдәгәрләр, кечкенә банклар үзләре үк девальвация турында сүз чыгарып, халык психологиясе белән уйнап, мантып калмакчы. Финанс министрлыгының билгесез вәкиле ИТАР-ТАСС агентлыгына акчаны банклардан алып валюта сатып алу – ахмаклык, дип белдерде.

Хәлвә дигәнгә карап, авыз балланмый
Быелгы Хәтер көне аеруча шыксыз көнгә туры килде. 1552 елгы октябрь исә тагын да шыксызрак булгандыр кебек тоела миңа. Урамнарда бүген гөрләвекләр булып яңгыр суы, ә ул чакта кан аккан, тарихи истәлекләргә караганда, Казансу елгасы кызыл төскә кергән… Инде газетабызның узган санында, “Исәнмесез”, дип исәнләшүнең кайдан башланганын аңлаттык. Ул бер генә төрки телдә дә юк. Халык 1552 елның октябреннән соң, әле син исәнме, дип бер-берсенең хәлен белешкән… Менә шуннан фаҗиганең ни икәнен аз гына булса да күзалларга була. Ә без суыктан, яңгырдан куркып, Хәтер көненә чыкмыйбыз. Өшетә, янәсе. Әйе шул, йөрәгебез өшергә өлгергән дә бугай инде.

Әхлакка кагылумы, тел кыскартумы?
Татарстан журналистлар берлеге президиумы, әхлакый нормаларны сакларга чакырып, мөрәҗәгать кабул итте. Анда: “Без танылган медиа брендларын халыкны фәхешлеккә, шикле күңел ачуларга һәм башка җәлеп итү өчен файдалануга каршы. Чөнки бу гади гражданнарның яраткан басмаларына, теле, радиоканалларына ышанычларын югалтуга, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларының абруе төшүгә китерә”, – дип язылган. Ләкин журналистлар бу мөрәҗәгатьнең төбендә башка нечкәлекләр ята дип фараз итә, аерым басмаларны кысрыкларга тырышу дип аңлый.

Рәшит абыйның соңгы әңгәмәсе
Рәшит абый белән танышканнан бирле аның белән дустанә мөнәсәбәттә булдым мин. Чөнки бу кешедән тыйнаклык, затлылык бөркелә. Ул беркайчан да мин дип сөйләшмәде. Ул һәрчак без татар, безнең милләтебез, диде. Милли хәрәкәттәге таркаулыкка бик борчылып яшәде. Таркаулыкны бетерергә, төп көчебез берләшүдә дип аңлатырга омтылды. Тар фикерлелекне өнәмәде, киң күңеллелеккә чакырды. Халкыбызда горурлык хисе уятырлык күпсанлы мәкаләләре белән газета-журнал битләрендә актив чыгыш ясады.

Татар хәйриячесе каһарманнар һәйкәлен алыштырмый
1552 елда татар дәүләтчелеген саклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына, ниһаять, һәйкәл булачак. Инде һәйкәлнең макеты әзер. Конкурс комиссиясе Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Нияз Хаҗиәхмәтов тәкъдим иткән проектны кабул иткән. Дөрес, әлегә бу һәйкәлнең төгәл урыны һәм кайчан куеласы мәгълүм түгел. Татар милли хәрәкәте күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр белән чыкса да, һәйкәл урынында таш кына ята. Һәм дәһшәтле 1552нче елны искә төшергән октябрь аенда хәтер көнендә катнашучылар шул нигез ташы янында гына дога кыла. Шулай да һәйкәлнең макеты белән Кремль янында танышырга мөмкин.

Сугыш кемгә кирәк?
Көньяк Осетия тирәсендәге вәзгыять киеренкеләнгәч, матбугат чараларында “сугыш” сүзе кулланыла башлагач, шәхсән мин үзем моның булуы мөмкин түгел, XXI гасырда яшибез, акыл җитәр дип уйладым. Әмма күпләр гаилә корабыз, 08.08.08 саны безгә бәхет китерә дип саташканда, бөтен дөнья Олимпиада фейерверкларына карап сокланганда, Көньяк Осетиядәге халык артиллерия утларыннан качты. Төбәк мәхшәр эченә чумды.



