Бер көнлек туплама: 22.02.2012

Язылып кал!
1 февральдән «Безнең гәҗит» газетасына бүгенге бәядән 2012нче елның икенче яртысы өчен язылу башланды. Киләчәктә газетага язылу хакы күтәрелергә мөмкин. Арзан чакта язылып калыгыз. 100
Телефон үзгәрде
Бу атнада «Безнең гәҗит» һәм ул тәкъдим иткән башка газеталар редакциясенең телефоны алышынды. Хәзер шалтыратулар һәм факс кабул итү телефоны 5234915. Казан коды 843. Эш сәгатьләреннән тыш вакытларда гозерегезне телефондагы автоматка калдыра аласыз. 210

Кыйммәтләнәме?
Федераль антимонополь хезмәте (ФАС) оешмасы сайлаулардан соң бензин бәяләре кинәт үсәр дип фараз итми. Ведомство башлыгы Игорь Артемьев сүзләренчә, хәзер бәяләр тотрыкланган. Ел башыннан дизель ягулыгы 0,3 %ка кыйммәтләнсә, бензин 0,4 %ка арзанайган. Хәзер Русиядә бензин бәясе дөнья дәрәҗәсендәге хаклар …
Акмагаек
Язгы ташу турында уйлар чак җитте. Казандагы 326 торак йортны язын су басарга мөмкин. Совет һәм Идел буе районнарының 12 кв. км чамасы мәйдан биләгән язгы ташудан ел да диярлек интегә торган урамнары, бистәләре бар. Шулай ук җәяүлеләр өчен салынган …

Судья аз ала
2011 елда Татарстанда федераль суд аппаратында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 78,5 мең сумга (2010 елда – 77 мең сум), тикшерүче (мировой) судьяларныкы 65,5 мең сумга (2010 елда – 62 мең сум) тигез булган. Бу хакта республика Суд департаменты идарәсе башлыгы …

Мэр күп балалы
Күп балалы гаиләләргә җир бирелә башлады. Кайчандыр үзенә алып калган Казан янындагы Биектау районына кергән 300 гаҗирне миллиардер Алексей Семин бу максатка бирә. Башкала мэры Илсур Метшин да күп балалы гаилә әгъзасы. Әмма ул җир алуга хокукы белән иң ахырдан …
Бала югалган
2012 елның 26 гыйнварында Минзәлә районы Гөлек авылында яшәүче 14 яшьлек укучы кыз өеннән күрше Урус авылына укырга дип чыгып китә. Мәктәп автобусына кадәр кызга урамнан150 метрараны җәяүләп узарга туры килә, әмма 8нче сыйныф укучысы автобуска кадәр дә барып җитми, …

Дуңгызга каршы
Пенза өлкәсендә 10 меңләп кеше яшәгән Урта Әләзән халкы авылга якын дуңгыз фермасын төзетмәүгә иреште. Өлкә губернаторы Василий Бочкарев сүзләренә караганда, мөселман авылы халкы мөрәҗәгатен исәпкә алып, инвесторлар белән төзелешне Каменск районына күчерү турында килешенгән. Дуңгыз фермасы авылдан 10 чакрымда …
Ризасызлар тынычланмый
Русиянең 30дан артык шәһәрендә «Гадел сайлаулар өчен» протест кампаниясе кысаларында машина йөрешләре узды. Кайбер үзәк урамнарда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре юлларны ябу сәбәпле, хәрәкәт авырлашкан. Петербургта да хокук саклаучылар бу чарага аяк чалырга тырышкан. Берләштерелгән гражданнар фронты башкарма җитәкчесе Ольга …
Түләүсезме?
Казан хокук яклау үзәге уздырган «Бушлай медицина күпме тора?» дип исемләнгән кайнар линия ачылгач, 185 кеше Татарстан медицина оешмаларында түләүле хезмәттән зарланган. Алар фикеренчә, бу кануни түгел. «Кара исемлеккә» 60 оешма эләккән. 70

Милли хәрәкәт борчыла
Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы узды. Галимнәр, сәясәтчеләр катнашында үткән әлеге җыенда алда торган сайлаулар, илебездәге милли-сәяси вәзгыять, татар мәктәпләренең ябылуы, тел үсеше өчен мөмкинлекләрнең торган саен чикләнә баруы хакында ачынып сөйләштеләр. Шовинистик рух басып алган, урыслаштыру …

Көтү
Сезнең сарык көтүе күргәнегез бармы? Сарыклар бик кызык хайваннар. Берсе кычкырдымы, калганнары аның артыннан иярә. Берсе басуга кердеме – калганнары да керә. Берсе тупландымы – калганнары да туплана. Ә сарык көтүе турында сүз башлавым юкка гына түгел. Күптән түгел миңа …
Һәр заманның булыр үз Ленины…
Сайлаулардан соң башланган митингларны күргәч, бер дустым: «Инкыйлаб алды башбаштаклыклары кебек бу. Әллә һәр заманның үз Ленины була микән?» – дип әйтеп куйды. Сүзләрендә хаклык юк түгел аның. Илдә-көндә барган гаделсезлекләрне халык күңеле һаман кичерә алырмы? Юктыр, мөгаен. Автобуста укырга …
Кадер булган көн
Бу илдә кешенең кадере беркайчан булмаган инде ул. Тик менә 3-4 елга бер тапкыр, безнең кадер арткан бер көн була – бу сайлау көннәре. Минәйтәм, шул көннән файдаланып калсак та яхшы булыр иде. Әйдәгез, бу елның 4 мартын: «ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ …

Туган тел өчен
21 февральдә бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан татар теле өчен борчылып, аны яклауны, милли үсеш өчен тигез шартлар булдыруны таләп итеп, «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге пикетлар оештырды. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, 19 февральдә Казан …
![1303879338[1] 1303879338[1]](http://c.beznen.ru/wp-content/uploads/2012/02/13038793381-150x150.jpg)
Тыныч тормышта да саклаучылар кирәк!
Япониядән Казанга килеп укучы бер танышым: «Сезнең илдә һәйкәлләр бик күп! Дөньяның төрле почмакларында булганым бар, күпме илләр күрдем, әмма бу кадәр һәйкәлне бары Русиядә генә очратырга мөмкин», – дип үзенең тәэсирләре белән бүлешкән иде. Дөрестән дә, Русиядә һәйкәлләрнең саны …
Альтернатив хезмәт итү армияне алмаштырырмы?
Армиядән качып калу «ысуллары» көннән-көн үзгәреп, яңарып тора. Интернетта yandex.ru сәхифәсендә генә дә «Как откосить от армии?» дигән сорауга шунда ук 2 миллионнан артык җавап табып чыгара. Андагы мәгълүмат китап язарлык! Кемдер «миндә энурез» яисә «мин психик авырулар белән чирлим» …


