Бүлек тупламасы: 2012, №3 (25 гыйнвар)

Римзил Вәлиев: «Мин аның ире түгел, ул минем хатын!»
Әлегә кадәр гаилә тарихы, гаилә серләре хакында миңа хатын-кызлар белән генә сөйләшергә туры килә иде. Үзегез беләсез, без, хатын-кызлар тормышка да, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә бөтенләй башкача карыйбыз. Ә бүгенге героем – көчле җенес вәкиле. Алай гына да түгел, бик көчле …
Сабак булыр
Армиядән кайткан чак. Казан үзәк телеграфына эшкә урнаштым. Анда җитештерү цехлары да бар. Бер цех башлыгы: – Рафаэль, Гөлчәчәкне эштән соң (2нче смена) өенә озатып куй. Ул кыз бала, ялгызы гына өйгә кайтырга курка, сез бер тирәдә торасыз. Мин ризалаштым. …
Сагынып көттек ел буе
Яңа ел чыршысы турындагы балалар җырында шулай әйтелә. Әлбәттә, балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә бик күпләре зарыгып көтә ошбу озын-озакка сузылган бәйрәмнәрне. Урманчылар, мәсәлән, мәшәкать, хәзерлек чорын яратадыр. Бөтен кеше дә угры түгел, урман чибәркәен сорап килүчеләр күбәя дә, абруйлары …

13нче чакрымдагы фаҗига
Июль аеның биниһая эссе бер көне. Маңгай, битләрдән елга булып аккан тирне кулъяулык белән сөрткән саен, ул озак та үтми, тагын бирчеп чыга, кулъяулыкның да файдасы юк: ул үзе дә тирдән юпь-юеш. Ике аягы арасына кәкре башлы таягын кыстырган бер …

Беренче мәхәббәт
Нәсимә бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Менә бүген дә ул дәресләрен карап өстәл артында бик озак утырды. – Кызым, бераз ял итеп ал, – дип эндәште алгы яктан Миңзифа апа. Нәсимә әнисен ишетмәде. Ул хыял дөньясында йөзә иде. Менә …

МИН ӘНИНЕ ЯРАТМЫЙМ!
Мондый сүзләрне ишеткән һәркемнең чәчләре үрә торырлык! Сиңа тормыш бүләк иткән, карынында йөрткән, күкрәк сөтләрен имезеп, төн йокларын калдырып, тормышын бәгырь җимеше – баласына багышлаган кешегә шундый сүзләр ирештерү үзе зур гөнаһ ич! Тик тормышта мондый хәлләр дә була икән! …
БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ
– Һайт, мур кыргыры, кая качасың? – дип кычкырган тавышка сискәнеп киттем дә тау итәгенә ашыктым. Колхозыбызның алдынгы терлекчесе, комсомол оешмасы секретаре, Республика терлекчеләре слеты делегаты, яшьлек дустым Йосыф Хөснетдинов колхоз терлекләрен җәйләүгә алып төшкән. Аның остазы, бергәләп көтүче Хәләфетдин …
Еракта торсак та, якын сез
«Безнең гәҗит» турында мине телефон аша эзләп тапкан авылдашым, врач-психотерапевт Фарис Галләмовтан ишеттем. Ул: «Дөрестән дә, безнең гәҗит ул», – дигәч, язылдык. Мондый милләт җанлы газета чыгарган өчен рәхмәтебез чиксез. Газета килгән көнне өебездә бәйрәм. Бөтен эшебезне ташлап, кулдан кулга …

ӘТИНЕ ГЕРМАНИЯДӘН ТАПТЫК
Газетагызны яратып укыйм. «70 елдан соң туган туфракка» («БГ», 2 ноябрь, 2011) дигән мәкаләне укыгач, үземнең шатлыгым белән уртаклашасым килде. Без дә нәкъ шулай ук 70 елдан соң сугышта хәбәрсез югалган әтиемнең каберен табып, сентябрь азагында, гаилә белән Германиягә барып …
ӘТИ, КАБЕРЕҢНЕ КҮРӘ АЛДЫК БИТ!
2011 елның 20 июль санында «Каберен булса да күрделәр» дигән мәкаләне укыгач, мин дә яза башлаган язмамны дәвам итеп бетерергә булдым. Язмамның беренче өлеше язылса да, җибәрмичә торган идем. Менә инде икенче өлешен дә тәмамлар вакыт җитте. СӨЕНЕЧ Хөкүмәтебез сугыш, …
НӘСЕЛЕБЕЗНЕ САКЛАП КАЛЫЙК
Татар-төрки халыклары төрле исемнәрдәге дәүләтләр төзеп, дөнья күләмендә зур абруй казана. IV гасырда ук Атилла патша гаскәрләре бөтен дөньяны коллыкка батырган римлылар гаскәрен тар-мар итә. VI –VII гасырда ук Идел-Урал буйларында Бөек Болгар дәүләте төзиләр. 1040нчы елларда Суздаль князьләре ачка …

ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР
…2009 елның март аенда милиция формасы кигән ике адәм мылтык тотып, «Тойота» машинасына һөҗүм итә. Машинаны талый… Һәм бу Фәнис эше, дип табыла. Шаһитлар күрсәтмәләре киресен дәлилләсә дә. Бу хакта без язган идек («Куркыныч гыйбрәт», №18, 2010 ел). Аннан соң Югары …
АВЫЛ МӘКТӘБЕ КЕМНӘРНЕ ТӘРБИЯЛИ?
Күп укучыларны куркытып яшәгән Бердәм Дәүләт Имтиханнары безнең өчен артта калды. 11 сыйныфташымның да бу «утны» исән-сау кичеп, үзләре теләгән уку йортларына керә алуларына сөенәм. Мәктәбебездә фәннәрне су кебек эчә торган укучылар да юк түгел. 90 балдан күбрәк җыйганнар да …

Ясин чыгам сиңа, әй, авыл!
«Авылларның башына басалар бит хәзер!» – дигән сүзне ишеткәч, уйга калдым. Автобуста ике олы яшьтәге апаның сөйләшүе мине дә кызыксындырды. Әлеге сүзләрне әйткән апа Казанга сеңлесенә кунакка килгән икән. Максаты – театрга, берәр концертка барып кайту. «Үзебезнең авыл клубын яптылар, …
НАДАНЛЫКМЫ, МӘГЪНӘСЕЗЛЕКМЕ?
Бу язманы «Безнең гәҗит»кә җибәрергә Анна Бәхтиярованың «Регион» газетасының 33 санында басылган «Несладкая жизнь» дигән мәкаләсе этәрде. Мине, гап-гади татар кешесен, хәзерге чорда матбугатта басыла торган ялган, кешелек дөньясына зур югалтулар китерә торган язмалар борчый. Бәхтиярова 2011 елда бал булмавын …

Полиция кызларны нигә кыйный?
Полиция хезмәткәрләренә ял да, бәйрәм дә юк, гел тәртип саклыйсы, дип, жәлләп искә алуыма ике атна да узмады, ялгышуымны танырга мәҗбүр булдым. Газетабызга Гөлназ ханым мөрәҗәгать итте. Без тынычлап ял иткәндә, аның 20 яшьлек кызы Алия инде полиция корбаны булырга …

Түрәне утыртмадылар
23 гыйнварда Татарстан югары суды җир кишәрлеге алырга ярдәм иткән өчен 5 млн сум ришвәт алып эләккән Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Александр Тимофеевка хөкем карары игълан итте. Әйтергә кирәк, тикшерү һәм хөкем органнары тиз тоттылар. «Глава» әле 21 октябрьдә …

Путинның милли сәясәте: «урыс татарлары», «урыс әрмәннәре»…
Премьер-министр һәм илбашына кандидат Путин дүшәмбедә «Независимая газета»да дөнья күргән мәкаләсендә милли мөнәсәбәтләр турында яза. Аның фикеренчә, урыслар – Русиядә төп милләт һәм алар илдәге башка халыкларны берләштереп тора. Шул ук вакытта Путин Русия федерациясенең күпмилләтле дәүләт икәнен таный. Урыслар, Русияне …

Мәҗүси бәйрәмнәр
Иманы зәгыйфь, көн үтсенгә яшәүче халык арасына зарарлы гореф-гадәтләр, төрле бәйрәмнәр үтеп керә. Алар кешенең холкына, рухына, психикасына, гомумән, яшәү рәвешенә ифрат тискәре йогынты ясый. Дөньяви карашы ныгып җитмәгән яшь буын өчен аеруча зарарлы алар. Глобальләшү, компьютеризация һәм башка алдынгы …

Сайлыйбызмы, сайлаталармы?
Минем игътибарымны Infox.ru Интернет сәхифәсендә игълан ителгән нәни генә язма җәлеп итте. Кремльдән төбәкләргә фәрман килгән: Президент сайлаулары гадел һәм бер турда үтәргә тиеш. ӘЗЕРЛЕК ШӘП «Московский Комсомолец» газетасы Кремльдәге чыганакка таянып бу сүзләрнең хаклыгын раслый. «Путин рейтингы үсә. Аның …


