Җәһәннәм биюе…

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Каршымда күчермәләрен ала-ала каралып, танымаслык дәрәҗәгә җиткән бер хат ята. Минем өстәлемә ул бик озын юллар үтеп килеп ирешкән булса кирәк. Хәер, ерактан – Мәскәүдә яшәүче Марат Илдус улы Салихов дигән кешедән килгән ул. Ләкин миңа түгел, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка. 10 кеше исеме белән имзаланган бу мәктүб миндә зур ризасызлык уятты, бәндәләрнең оятсыз кылануына аптыратты.

 

Инде аның эчтәлегенә килик: 1936 елда дөньяга аваз салган Илдус Хатыйп улы Салихов 2010 елның сентябрендә мәрхүм була һәм аны Казанның Самосырово зираты янындагы «Мөселман зираты»на күмәләр (бу зират «Мәрҗани» мәчетенеке). 2011 елның декабрендә кабергә таш куялар. Бер караганда, гадәти хәл: кеше туа, үлә, җирлиләр, каберенә туганнары һәм балалары таш куя… Бу юлны барыбыз да нәкъ Илдус Хатыйп улы кебек үк узачакбыз – Җәнабел Хакның хозурына күчәчәкбез, Президентның интернет-кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итәрлек гайре табигый хәл түгел.

Әмма Марат әфәнде Салиховка әтисенең кабер ташын зират җитәкчелегенең кәгазь белән ябыштырып китүе ошамаган. Шулай ук таш нигезеннән купкан да икән… Мәрхүмнең Мәскәүдә яшәүче туганнары моны каберне мыскыллау – «вандализм» дип бәяләгәннәр һәм Президент Миңнехановтан чара күрүен үтенгәннәр.

Ә хәзер бу кешеләрнең ни дәрәҗәдә хаклы икәнен тикшерик. Каршымда «Мөселман зираты»нда мәетләрне җирләү кагыйдәләре. Анда акка кара белән язып куелган: кабер ташына мәрхүмнең портретын ясау, башка төрле фотосурәтләр кую катгый тоела!

– Без зиратта күмү кагыйдәләрен килешү төзегәч шуңа кушып бирәбез. Илдус Салиховның җәсәден җирләү өчен килешүне Фарис Фәсахов дигән кеше төзегән, мин үзем ул көнне юк идем. Аңа бөтен тиешле кәгазьләрне биреп җибәргәннәр, белмәдек, дип әйтә алмыйлар. Ярамаганын белә торып кабер ташына аталарының портретын ясап куйганнар! Мин аларга бу портретны берәр Коръән аяте төшерелгән пластина белән капларга да тәкъдим итеп карадым, тыңламадылар. Безнең рөхсәттән башка гына, декабрьнең салкын көнендә таш куеп киткәннәр. Андый суыкта цемент катмаган, таш авышыбрак калган. Ә мин мәрхүмнең сурәте өстенә кәгазь ябыштырып куярга куштым. Чөнки зираттагы 3 меңнән артык кабернең берсендә дә фото юк. Хәтта армиядән үлеп кайткан солдатларны күмгәндә хәрби комиссариатлар да инде ясаган портретларны берәр таш яки тимер пластина белән каплаталар, белмәүләре өчен гафу үтенәләр. Ә монда аңлата торып та үз дигәннәрен эшләделәр, Шәригать кануннарын санга сукмадылар, – ди зират директоры Салихҗан хәзрәт.

ШӘРИГАТЬТӘН ТАШЛАМА АЛЫП БУЛАМЫ?

Бу кабер ташын куяр алдыннан мәрхүм Илдус Хатыйп улының зур түрә булып эшләүче улы Альберт Салихов «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатибы, Казан каласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә мөрәҗәгать иткән.

Мансур хәзрәт.

– Ул миннән ташны әтисенең портреты белән куярга рөхсәт бирүемне үтенде. Аңа Шәригать кануннарын, «Мөселман зираты»ның җирләү тәртипләрен аңлаттым. Бездә чардуган куелмый һәм ташка сурәт төшерелми, ул таш ике метрдан биек булмаска тиеш. «Минем өчен генә рөхсәт бир инде», – ди. Бирмәдем. Әгәр мин бүген берәүгә Шәригатьне бозарга рөхсәт итсәм, иртәгә икенчесе аракы эчеп, шуны дуңгыз ите белән капкаларга рөхсәт сорап килер – аңа да бирергәме? Бик каты ачуланды Альберт Илдусович: «Төкерәм сезнең кануннарыгызга! Мин Русиядә һәм Русия законнары белән яшим!» – дип трубкасын ыргытты. Шуннан илтеп үз белдеге белән куйган. Югыйсә, башка бер татар зиратына җирләгән булса, кабер ташына портрет кую проблемасы булмый да иде. Безнең зиратта җирләү тәртибе 2008 елның 5 апрелендә Казан Мөхтәсибәте җыенында бөтен башкала имамнары катнашында кабул ителде. Ул тәртип тулысынча Шәригать кануннарына нигезләнгән һәм «башка татар зиратларында кабер ташларына портретлар куела» дип, монда да куйдырып булмый. Башкалар «татар зираты» дип атала, безнеке «Мөселман зираты» диелгән, димәк, без дөньяви кануннар нигезендә эш йөртмибез.

Мин Альберт Салихов белән гауга чыккач та сөйләшеп аңлатып карадым. Ул бары җикеренүен генә белә, ОМОН һәм тагын әллә нәрсәләр белән янап бетерде, ди Мансур хәзрәт.

СӘЕР ЭШЛӘР

Белмим, бу гауганың кемгә кирәге бардыр, әмма миңа кайбер эшләр шактый сәер тоела. Әйтик, Питрәч районында урнашкан зират эше буенча Дәрвишләр бистәсе полиция бүлеге, Казанның Идел Буе, Совет районнары хокукчылары, ТР Төзелеш министрлыгы шөгыльләнә. Гауга хакында ТР прокуроры Кафил Әмировка да мәгълүм, Казан прокуратурасы да яхшы белә. Кыскасы, бер кабер ташындагы сурәт аркасында никадәр тавыш чыккан. Мондый ыгы-зыгыны бары тик бик көчле кеше генә тудыра алганы көн кебек ачык. Димәк, мәрхүм Илдус Салиховның туганнары шактый ук дәрәҗәле кешеләр. Тик менә аларның динчеләр белән көрәшүен, кирәгеннән артык күп хокукчыларның бу эштә катнашуын аңлап бетерә алмыйм. Хәер, аңларга да теләмим икән. Нәрсә, әллә безнең хокук сакчыларының башка эше юкмы? Әллә җинаятьчеләр беткәнме?

Зират Питрәч районында урнашкан икән, аның белән Питрәч хокукчылары шөгыльләнергә тиеш. Монда Казанның Совет һәм Идел буе районнарының, Дәрвишләр бистәсе полициясенең бер катнашы да юк. Ә Төзелеш министрлыгын ничек аңлап була? Анда министр урынбасары Кәримов элек «Ритуал» оешмасы җитәкчесе иде һәм Казан зиратлары аңа карады. (Соңрак Идел Буе районы хакиме булды.) Әмма бүген бит зиратларга аның бер катнашы да юк! Минем белүемчә, «Ритуал» җитәкчесе чагында ул «Мөселман зираты»ның «Мәрҗани» мәчете карамагында ачылуына каршы булган. Аны аңларга да була – табыш югала, ә «зират бизнесы» ул бик тотрыклы – кеше үлми тормый. Әллә соң бу гауга зиратны «Мәрҗани» мәчетеннән алу өчен тырышучылар аркасында барлыкка килгәнме? Гауга чыкты, аны Президентка кадәр белә – төшемле эшне эләктереп калу мөмкинлеге бар… Кемнәрдер үз уенын уйный башламады икән дигән шигем бар.

Бу шигемне Казан мөхтәсибәте җыенына килгән прокуратура хезмәткәре дә арттырды. Мин аннан кабер ташын мәсхәрәләү хакында җинаять эше кузгалту турында сорадым, ул белми булып чыкты. Баксаң, ул зират җитәкчелегенең муниципаль хакимият даирәләре белән хезмәттәшлеген генә тикшерә икән! Ә кем аннан бу кирәксез эшне башкаруны сораган?! Мәскәүдә яшәүче Марат Илдус улы Салихов бит «каберне мыскыллау буенча чара күрүне» сораган, ә зират җитәкчелегенең хезмәттәшлек даирәләрен тикшерүне үтенмәгән. Димәк, юридик тел белән әйтсәк, тикшерүчеләр гаепләү кысаларыннан (за рамки обвинения) чыгып китеп, кирәкмәгән мәгълүмат җыеп, тырнак астыннан кер эзләп йөриләр?! Тиктомалдан гына болай вакыт сарыф итү ник кирәк икән? Ни өчен бу эшне тикшерүгә кирәгеннән артык көч кулланыла? Югыйсә, бер участковый ерып чыгарырлык кына проблема бит.

БОЛГАНЧЫК СУДА БАЛЫК ТОТУ

– Безгә монда кемнәр генә килмәде. Кабер ташын да тикшерделәр, әллә нинди анализлар да алып киттеләр. Әле үземне көнаралаш полициягә, прокуратурага чакыртып торалар. Ләкин берсенең дә безнең өстән язылган шикаять күрсәткәннәре юк, – ди Салихҗан хәзрәт.

Зират директоры Салихҗан хәзрәт.

Менә мин дә шуңа аптырыйм – бармы соң ул шикаять? Әллә Президент исеменә килгән хат нигезендә генә шул кадәр шау-шу куптарганнармы?

Миңа калса, монда хәзер ике төркем барлыкка килгән. Берсе – мәрхүм Илдус Салиховның туганнары. Аларның үз көчләрен күрсәтәсе, теләкләренә ирешмәгәннәре өчен Мансур хәзрәттән үч аласы килүләре табигый хәл. 25 градуслы салкында куелган ташның ябышмаячагын һәм аның авышуына «Мөселман зираты» җитәкчелегенең гаебе югын барыбыз да аңлый. Ә зиратның кагыйдәләре буенча сурәт өстенә кәгазь ябыштырып куюның җинаять түгеллеген аңлатып та торасы юк.

Икенче төркем исә «Мәрҗани» мәчетеннән бу зиратны тартып алырга тели булса кирәк. Анысы акча өчен көрәшә, чөнки бүген зиратта бер мәет җирләү өчен җир бәясе 10 мең сум тора. Әле моңа кабер казу, таш әзерләү, аны кую кебек хезмәтләрне дә өстәсәң, уртача 15 мең сум табыш керә. Бу акчага Мансур хәзрәт зиратны, «Мәрҗани» мәчетен төзекләндереп тота, мәдрәсәдә шәкертләр укыта, төрле дини белем бирү курслары оештыра. Ягъни акча дин юлында тотыла. Мондый зур һәм бернинди законнарга да сыймаган тикшерүләр оештыручылар исә шул акчаны үз кесәләренә салырга тырышалар кебек. Болганчык суда балык тоту килеп чыга… Ничек кенә булмасын, ике төркемне дә хаклы дип әйтә алмыйм.

АХИРӘТ БАРЫН ОНЫТКАННАР

Дөнья малы артыннан куып, мәчетнең тиененә кызыгып ниндидер уен алып баручылар киләчәктә үзләренең дә Җәнабел Хак хозурына барасын уйламый микән? Әле җавап та тотасы бар бит…

Җән-җал шушы кабер ташы аркасында килеп чыккан.

Ә бары тик үзләре дигәнчә булмаганга, тәкәбберлек күрсәтеп, Шәригать кануннарына төкереп, инде аталары каберен дә көч күрсәтү өчен кулланучыларны ничек бәялим? Әгәр Илдус Хатыйп улы исән булса, үзе моңа ризалашыр идеме?

Шуны онытмаска кирәк: Шәригатькә төкереп биреп Русия кануннары буенча яшәүчеләребез дә иртәме-соңмы Аллаһы Тәгалә каршына барачак, беребез дә мәңгегә килмәгән. «Бу дөнья өчен – мәңге яшим дип, ахирәт өчен – иртәгә үләм дип яшә», – дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдис-шәрифендә. «Аллаһ һәм фәрештәләр кабер ташларына сурәт төшерүчеләргә һәм аларга хәерхаһ булучыларга ләгънәт укыр», – диелә тагын бер хәдистә.

«Кабер ташындагы сурәте һәм бу ташны куйганда туганнары күп акча исраф итүе өчен үлгән кешегә җәза бирелер», – дигән хәдис тә бар.

Мөселманнарда кабер өстенә сурәт вә сыннар кую беркайчан булмаган, без моны Совет чорында гына кабул иттек. Миңа калса, ниндидер сурәт аркасында, үз сүзеңне сүз итә алмау өчен генә ата-бабаң җәсәден борчу һич килешле эш түгел. Кабер өстендә җәһәннәм биюе кебек кабул итәм моны…

КАБИНЕТТАГЫ АҢЛАШУ

Мәкаләмнең шушы өлешен язып бетердем дә гаугалы кабер әфрады булган Илдус Салиховның улы Альберт әфәндегә юлладым. Әйткәнемчә, ул зур түрә – Казан башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы булып эшли. Үзе юридик фәннәр кандидаты, заманында Питрәч районында судья булып эшләгән, РФ Дәүләт думасы депутаты булган. Кыска гына әйткәндә, Казанда да, Мәскәүдә дә дуслары җитәрлек. Шуңа да ниндидер «язучы кисәген» кабул итеп тормас та дип уйлаган идем. Ул исә, икенче көнне үк шалтыратты һәм очрашу вакытын билгеләде.

Шәһәр төзелеше өлкәсе кебек матавыклы эштә эшләүче кешенең 10-15 минут таба алганына сөенеп, билгеләнгән вакытка килдем һәм ике сәгать утырып чыктым. Әйтергә кирәк, очрашуның беренче сәгатендә ул гына сөйләде, хисләргә бирелеп алды, фотолар күрсәтте. Баксаң, мин Илдус Салиховны исән чагында күреп белгәнмен, күршедә генә диярлек яшәгәнбез икән. Шуңа күрә аның каберенең гауга үзәгендә булуын күңелемә тагын да авыррак алдым.

Альберт әфәнде инде бөтен законнарны әзерләп, калын-калын китапларның бит арасына кәгазьләр кыстырып чыккан. «Мөселман зираты» җитәкчелеге һәм Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә карата байтак кануннар кулланып була икән. Чөнки алар башта мәетне кабул итеп алалар, аннан соң гына шартларны аңлаталар, имеш. Менә шуның өчен дә ул фотосурәт куюны тыюларын кабул итмәгән. Аннан соң бу фотоны һәм зиратны исән чагында Илдус Хатыйп улы үзе сайлаган. Димәк, мәрхүмнең васыяте дияргә була. Кыскасы, Альберт әфәнде үзенең гамәлләрен аңлап, бик күп мисаллар китерде, тик мин алар белән килешмим.

Беренчедән, «Мөселман зираты»нда җирләү шартлары зиратның капкасына ук язып эленгән, мәетне күмәргә алып килгәнче үк, килешүгә өстәп бирелүен әйттем инде. Әмма тагын бер нәрсәне оныта Альберт Илдус улы – законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми. Моны судья чагында ул һәр суд утырышы саен тәкрарлап торгандыр. Ләкин ни өчен соң үзенең Шәригатьне белмәвен кичерә, алайса? Ник үзенең ташны сурәт белән куюын акларга тырыша. Тәкәбберлектәнме?

Ике сәгатьлек әңгәмә барышында ул Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның имамлыгына да, зиратның законлы эшчәнлегендә дә, акчаның дөрес тотылуында да шик белдерде. Әмма бер генә тапкыр да үзенең хаксыз булуында шикләнеп карамады. Әле Татарстан прокуроры Кафил Әмировта, эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровта булуын, тагын әллә нинди дәрәҗәле кешеләр белән киңәшүен хәбәр итүне кирәк тапты. Кыскасы, үзенең ни дәрәҗәдә «булдыра алуын» раслады.

«ЭЗЛЕКЛЕ» ГАМӘЛЛӘР

Хәер, аның «булдыклылыгы» нәтиҗәседерме, «башка» сәбәпләрдәндерме – «Мәрҗани» мәчетенең һәм «Мөселман зираты»ның проблемалары инде башланган. Әле узган атнада гына «Мәрҗани» мәчетенең дини китаплар, «шәмаилләр», мөселман киемнәре сата торган кибетенә прокуратура бәйләнгән. Имеш, документлары тәртиптә түгел. Юкса, инде бу кибет берничә ел эшли. Һәм аңа бәйләнүче булмаган. Ник шәһәр хакимиятендәге дәрәҗәле түрә белән ызгышкач кына тикшерә башладылар икән? Шулай ук «Мөселман зираты»на миграция хезмәте вәкилләре килеп төшеп, эш эзләп килгән үзбәк егетләрен төяп алып киткәннәре дә мәгълүм булды. Казаннан 20 чакрым читтә, басу уртасында ялгызы гына утырган зиратка миграция хезмәтенең планлы рәвештә, үз белдеге белән килеп төшүенә бер дә ышанасы килми. Монда да бер-бер астыртын гамәл юк микән.

Гомумән, «Мәрҗани» мәчетенә, «Мөселман зираты»на тиктомалдан гына бәйләнә башлауда ниндидер шомлы фал күрәм. Иртәгә мәдрәсәләребезгә, берсекөнгә башка мәчетләребезгә үк бәйләнә башламаслармы? Табар берәр зур түрә кечкенә генә гаеп һәм тотыныр бөтен көчен җигеп көрәшергә! Әнә бит кирәк булгач, «мәсхәрәләнгән кабер» уйлап таптылар һәм шуның нигезендә зиратны «Мәрҗани» мәчетеннән тартып алырга тырышалар. Әйе, әйе, бу гаугадан бары шундый нәтиҗә генә ясадым – Ислам файдасына эшләп торган зираттан кергән акчага кызыгалар һәм шуны кемнәрдер үзләренә тартып алырга тели. Очрашу вакытында зиратны Мансур хәзрәттән алачаклары, бу гаугада өченче һәм дүртенче як та булуын Альберт әфәнде үзе дә яшереп тормады. Чөнки ул үзенә бик нык ышана булса кирәк.

НАХАКЛЫК

Әмма хәзер мин аны авыз тутырып «хаксыз!» дия алам. Дәлилне миңа ул үзе бирде. «Интертат.ру» сайтында шушы көннәрдә «Памятник раздора» дигән мәкалә чыкты. Анда Альберт әфәнденең әтисе каберенә килүе һәм кабер ташындагы сурәткә зират дирекциясе ябыштырып куйган кәгазьне ачуы төшерелгән видеоязма бар. Альберт Илдус улы үз кулы белән кәгазьне ачып җибәрә, ләкин анда бернинди келәй сыланмаган чип-чиста портрет күренә. Зират җитәкчелеге кәгазьне скотч белән генә ябыштырган була! Ә бит ул миңа кәгазьне ачкач атасының сурәтенә келәй сыланган булуын күреп ачуы чыгуын әйткән иде. Зиратны һәм «Мәрҗани» мәчетен бары шуның өчен генә кичермәвен белдерде, ә кабер ташының чынлап та начар измә аркасында гына урыныннан кубу мөмкинлеген инкарь итмәде. Димәк, келәй сыланмаган булган! Алайса, ник соң ул миңа йөзе бозылган фото күрсәтте? Ник шул ук «Интертат.ру»га йөзе аркылы-торкылы эзләр төшкән фото да элеп куйганнар? Бу «келәй эзе» бары тик кабер ташын алмаштырмас өчен, үз сүзен сүз итү өчен генә барлыкка килмәгәнме? Чынлыкта зират җитәкчелегенең гаебе юклыгын ул да, инде хәзер «Интертат.ру»дагы мәкаләне һәм видеоязманы күргән кешеләр дә белә. Монда зиратны кулга төшерергә тырышучы өченче як – рейдерлар «тырышлыгы» да булырга мөмкин.

Ничек кенә булмасын, бөтен дәлилләр «Мәрҗани» мәчетенең дә, «Мөселман зираты» җитәкчелегенең дә бу гаугада гаебе юклыгын раслый. Әмма күңелдә юшкын калды һәм ул бетмәс кебек. Чөнки минем, алай гына да түгел – бөтен мөселманнарның чыраена төкерделәр. Юк гаепне бар итеп күрсәтергә тырышып, Шәригатькә төкереп, ниндидер дөньяви законнарны Аллаһы Тәгалә кануннарыннан өстен куеп, иң изге хисләребезне рәнҗеттеләр. Әле җитмәсә күңелгә шәһәр хакимияте һәм андагы түрәләргә карата да ниндидер ышанмаучанлык кереп оялады. Бу бәндәләр үзләренең хаклыгын раслау өчен әллә нинди астыртынлыкка да сәләтле түгелме соң? Альберт Сәлихов Мансур хәзрәтне бары тик кабер ташын рәтләп, аның алдында матбугат аша гафу үтенсә генә кичерәчәген белдергән. Мин исә башка тәкъдим белән чыгам. Ул Казан мөхтәсибеннән, бөтен мөселманнардан гафу үтенсен. Ә башкала мэры Илсур Метшин кемне командасына алганын икенче юлы яхшырак тикшерсен иде. Чөнки Аллаһы Тәгалә кануннарына да төкереп бирүче кешеләр ышанычка да, хөрмәткә дә, зур дәрәҗәләргә дә лаек түгел!

***

Инде мәкаләмне тәмамладым гына дигән идем, «Мөселман зираты» директоры Салихҗан хәзрәт шалтырата: «Искәндәр, зиратка 4–5 кеше ияртеп, Альберт Салихов килеп төшкән: «Барыгызны да утыртам!» – дип кычкырып хезмәткәрләргә янап йөри ди. Телефон аша гына мине дә утыртырга вәгъдә бирде», – дип сөйләнде ул. Җомга көн, 17 февраль иде, намазымны укыдым да киттем зиратка.

– Альберт Илдусовичтан соң монда тагын пүнәтәйләр ияртеп полиция хезмәткәрләре килеп төштеләр һәм кабер ташын капчыкка тыгып экспертизага алып киттеләр. Анда бер эз дә юк иде. Альберт әфәнде: «Ацетон белән юганнар», – дип кардан да анализ алдыртты. Без барысын да телефонга төшереп алдык. Ул әле полиция хезмәткәрләренә ацетон эзен яхшылабрак эзләргә кушты. Үзләре ацетонлап безгә ябып калдырмаслармы инде, – диде зиратның администраторы Рәис Галиәкбәров.

Менә мин уйлап торам әле: дәүләт чиновнигының эш вакытында зиратка килеп, хезмәткәрләргә янап, гауга кубарып йөрүе түрә этикасына сыя торган гамәлме? Бездә хәзер кешене төрмәгә Казанның шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы утыртамы? Гомумән, Альберт Салихов рөхсәтеннән башка Казан кадәр Казанда бер бәдрәф тә төзеп булмый, әллә ул шуннан чыгып үзен Алла урынына күрә башлаганмы? Миңа калса, бу кешене «күкләрдән гөнаһлы җиргә төшерү» кирәк. Югыйсә, ул инде Шәригатьне Русия законнары белән тәңгәлләштерә башлады. Тик Шәригать Татарстан Конституциясе түгел шул ул! Моны шәһәр башлыгы Илсур Метшин аңлыйдыр һәм хезмәткәренә дә аңлата алыр дип ышанам. Шулай ук Дәрвишләр бистәсе полиция бүлеге дә кабер ташына гадел экспертиза үткәрер дигән өметем бар. Бүлек начальнигы белән сөйләштем, вәзгыятьне ул яхшы аңлый булса кирәк – бу эш белән бөтен Татарстан матбугаты кызыксына бит. Аз гына хакыйкатьтән читкә тайпылу күрсәк, шунда ук гауга чыгарачакбыз. Укучыларыбызны исә, эш барышы белән таныштырып торырбыз.

P.S. Хөрмәтле укучылар! Мин сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Жәлләмәгез вакытыгызны, языгыз Казан мэры Илсур Метшинга хатлар – якласын «Мәрҗани» мәчетен, туктатсын бу җәһәннәм биюен. Аны бит динебез өчен иң авыр чорда, 1767 елда әби патша Екатерина 2 төзергә рөхсәт биргән. Хәтта дингә каршы көрәшүче коммунистлар да ябарга җөрьәт итмәгән. Бүгенге имансыз кавем килеп, хәзер нахак ялалар яксынмы? Шуны тыныч кына карап тора алсак, дәшми калсак, ахирәттә Раббыбызга ничек җавап бирербез?! Әйтегез үз сүзегезне – языгыз хатлар! Битарафлык күрсәтмәвегез өчен алдан ук рәхмәт.

«Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе beznen.ru битендә әлеге вакыйгага бәйле видеолар да эленә. Карагыз, анда кемнең ни өчен тырышканы аермачык күренә…

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

65726
VN:F [1.9.17_1161]
Бәясе: 5.0/5 (10 тавыш булды)
Җәһәннәм биюе..., 5.0 out of 5 based on 10 ratings

Ошый икән, башкаларга да киңәш ит:

Охшаш язмалар:

  • Эсселек – җәһәннәм билгесе 3 ай дәвамында кояш иртән-иртүк горизонттан чыга да кыздырыпмы-кыздыра. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явуга күнеккән адәм баласы...
  • ҖӘҺӘННӘМ БАЛАЛАРЫ Һәрберебезнең башкалардан аерылып торган адәми затлар белән очрашканы яисә аларны телевизор экраныннан күргәне бардыр. Кемдер безнең игътибарны башындагы кикрикле прическасы...
  • Казан мөхтәсибле булды Казан имамнары Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинне кабат мөхтәсиб итеп сайлады. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, хакимият вәкилләре Казан имамнарын берләшеп...
  • XVI гасырдагы татар зираты үзе юкка чыгамы, әллә юкка чыгарыламы? Казан шәһәренең Бишбалта бистәсендә (Адмиралтейская слобода) урнашкан XVI гасырга караган мөселман зираты бүген ташландык хәлдә. Аңа дәүләт тә, халык та...

Фикереңне әйт

Email-адреслар сайтта күрсәтелми. Тутыру мәҗбүри: *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

:әйтмим: :үлеш: :җеннәнә: :яшелләнәм: :яхшы: :яратам: :яман: :юк: :шаярам: :шат: :шартлыйм: :хуплыйм: :тәгәрим: :тыңла: :таракан: :сүгенәм: :сакторам: :ошамый: :ниндзя: :көлдертәсең: :кәҗә: :кызарам: :косам: :елыйм: :бәхет: :барыбер: :аңгыра: :акырам: :-| :-o :-P :-D :-? :) :( 8)

Язма турында 26 фикер

  1. Pingback: Салихов белән КZN репортажы (урысча) | Безнең гәҗит (татарча газета Татарстан матбугаты Казан)

  2. Бурычлы Кәрим язган:

    Барысын да безниска әйләндереп бетерделәр.Болай барса Мехммәт юлы бетә икән.Дин әһелләре үзләре бетерә икән.Алтын,көмеш белән кызыксындырып та җибәрсәң,мөселман динен саталар болар.Алладан да курыкмыйлар бу маркс,ленин шәкертләре-мәңгелек көрәш чукмарлары.Алмаштырабыз боларны ике югары белемле яшьләр белән. :тыңла:

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 0 тавыш)
  3. Фагим Валиев язган:

    Искәндәр Сираҗига!

    Сез “җәһәннәм биюен” туктатуны сорап Илсур Метшинга хатлар юлларга тәкъдим иткәнсез 2012, №7 (22февраль, «Безнең гәҗит», http://beznen.ru/basma/2012-7/cehennem-biyue/).
    Әмма мәчетләребездәге, мөселман зиратындагы хәлләрне, Альберт Салихов кебек бәдбәхетләрне күкләрдән җиргә төшерүләрне мөселманнар үзләре хәл итсә яхшырак булмас идеме икән? Ни дисәңдә Метшин “тегеләр” кешесе бит инде ул, шулай булгач ай-һай карга күзен карга чукырмы икән?
    Мөфтиләр алышынган вакытта, шәһәребезнең (Чаллы) күп еллар “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы булып эшләгән, чит илдә төпле белем алып кайткан, дөрес гакыйдәле, дистәләгән китаплар авторын, үзе чит илдә чагында, вакытлыча дигән сылтау белән алыштырмакчы булдылар. Әмма мөселманнарның нык торулары, чигенмәүләре аркасында, яңа мөфтинең мәкерле планнары барып чыкмады. Кызганычка каршы Әлмәт мөселманнары, кирәк вакытта оеша алмадылар, Наил хәзрәт Сәхипҗановны яклап кала алмадылар.
    460 ел буе чит кавем басымы астында яшәгән татар халкы гаять зур югалтуларга дучар булды, Г. Исхакый әйткәнчә инкыйразга якынлашты. Иң аянычы шунда, татар халкы бер йодрыктай берләшә ала алмый торган төрле катламнарга, төркемнәргә аерылды. Бу уңайдан мин татар халкын шартлы рәвештә 5 төркемгә бүлеп карар идем.
    1 нче төркем: Аллаһка тулысынча буйсынучылар һәм Аңа гыйбадәт кылучылар. Аның изге китабы Коръәни Кәримне кабул итеп алучы һәм шуның буенча яшәп күрсәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. үрнәгендә яшәргә тырышучы мөселманнар. Исламның дошманнары тарафыннан авыр сынауларга дучар ителсәләр дә түземлек һәм ныклык күрсәтүчеләр.
    2 нче төркем: Параллель дөньяда яшәүчеләр. Кая безнең Мәккәбез диеп адашып йөреп, ахырда кыйблаларын Мәскәүдә табучылар, боларның табыну объектлары Рәсәйнең тагут законнары, патшалары, акча, ялтыравыклы калайлары (орден, медаль). 3 көнлек дөнья рәхәтлекләренә чумып яшәп үз-үзләрен белепме-белмичәме Аллаһның ләгънәтенә дучар итүчеләр. Андыйлар кыямәт көнендә Аллаһның гадел хөкеме каршына баскач: э-э-эх ник мин белмәдем, ышанмадым икән, белгән булсам мин дә изге эшләр эшләгән булыр идем, мәңгелек җәһәннәм утыннан исән-имин котылыр идем дияр. Әмма инде соң булыр шул, андагы тәүбә файдасыз.
    3 нче төркем: Битарафлар (обыватель).
    Бүген дә көн үтеп китте, иртәгә өчен ишәк кайгырган дигән гыйбарә белән яшәүчеләр. Андый бәндәләргә динебез дә, милләтебез дә, телебез дә кирәк түгел. Ашарга, йокларга, телевизор булса шул җиткән.
    4 нче төркем: Айга бер, кайда бер намаз укучы “мөселманнар”. Елына 2 тапкыр мәчеткә Рамазан гаетенә, Корбан гаетенә баручылар.
    5 нче төркем: Монафыйклар.
    Түбәтәй кияләр, сакал үстерәләр, намаз укыйлар. Татарстан ваххабитлар оясы, Татарстан мөселманнары хәлифәт төзергә җыеналар дигән коткы таратып, империя эшләрен котырталар. Гарәп илләрендә төпле белем алып кайткан, дөрес гакыйдәле мөселманнардан дошман ясарга тырышалар. Безгә гарәп дине кирәкми, безгә әби бабайларыбызның традицион диннәре кирәк диеп саташалар. Без дөньяви дәүләттә яшибез, шуңа күрә аның кануннары буенча яшибез, шәригать кануннары буенча түгел диләр.
    Бу хатны интернет челтәрендә укыган һәр милләттәшебез үзенең кайсы төркемгә кергәнен чамалар.
    Болай төркемнәргә бүленгәч, берләшү мөмкинчелеге калмаган икән милләттәшләребезгә – дигән тойгы калмасын иде. Һәммәбезгә үзебезнең яшәү мәгънәсе турында фикерләп һәм шул сәбәпле иманга килеп, үз тормышыбызны тамырдан үзгәртеп, Исламга килергә, бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирешергә язсын. Мөселманнар булып берләшик, дин кардәшләребез булып яшик.
    Гамил Камалетдинов.
    Чаллы.

    P. S. Бу хат шәһәребезнең Татар иҗтимагый үзәгенең гомумшәһәр җыелышында 27 февральдә укылды һәм бертавыштан хупланды.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 1 тавыш)
  4. фатых кэрим язган:

    Бу мэсэлэгэ Илдус Фэиз анлатма бирсэ шэп булыр иде…

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 3 тавыш)
  5. Галимҗан язган:

    Альберт әфәнде Салихов мәчеткә каршы көрәшкә күтәрелгән. Ул күрәсең Аллаһтан курыку дигәннең нәрсә икәнен белми торган адәмдер. Әгәр ул күзләренә эленеп торган усаллык пәрдәсен алып куярга теләмәсә, аның ахыры билгеле инде кайда бетәчәк – утлы чокырда!

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +4 (from 6 тавыш)
    • Тәфсират язган:

      Мин Салихов гамәлләрендә бернинди дә гөнаһы да, мәчеткә, дингә каршы гамәл күрмим.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: -4 (from 6 тавыш)
      • Дәлия язган:

        Нахак яла ягу да күрмисезме?
        Язманы укыгач, бернинди вандализм да булмаган, дигән фикергә килдем. Нахак яла ягу белән шөгылләнгәне ап-ачык күренә. Менә түрәләрнең чын йөзләре. “Кагыйдәләрне белмәдек” дигән чеп-чи ялган бар бит әле монда. “Барыгызны да утыртам” дигән куркыту бар. Турә булгач, ялганларга да, угрожать итәргә дә ярыймы?

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: +3 (from 5 тавыш)
      • Галимҗан язган:

        Дәлия ханым санап киткән гөнаһлар җитәрлек. Ә фото, я рәсемгә килгәндә, шуны аңларга кирәк, җәннәткә фото, я портрет алып бармый, ә игелекле гамәлләр һәм яхшы ният илтә. Игътибарыгызны кабер ташына рәсем ясап куюга түгел, ә чиста күңелегездән әтиегезне истә тотып, аңа багышлап дога кылуга һәм намазга басуга юнәлтегез.

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: +3 (from 5 тавыш)
      • Равил язган:

        Тәфсират, монда сүз гомумән алганда ташка рәсем ясарга ярыймы, юкмы икәнлеге турында бармый. Сүз әзме-күпме властька ия булып алгач, үзләрен башкалардан өстен куеп, куелган тәртипләрне санга сукмыйча үзе өчен генә аерым бер искәрмәләр булырга тиеш дип санаучылар турында. Һәм ул искәрмә ясалмагач, бар куәтен үзенекен итәргә тырышуында. Һәм андыйлар Татарстанда, шулай ук бөтен Русиядә дә искитмәле күп санда, шуңа бу мәкалә “героен” җыелма образ дисәң дә була.

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: +2 (from 4 тавыш)
  6. мин язган:

    шэп мэкалэ_сиражи монда кучтеме эллэ

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +6 (from 10 тавыш)
  7. Тәфсират язган:

    Коръән-кәримдә сурәт ясамагыз дип бер сүз дә юк. Ә хәдисләрне төрле кеше төрлечә тәфсир кыйла.
    Иранда да, Багдада хәлифәтендә дә, мөселман Бөек Могол империясендә дә сурәт ясаганнар, шаһлар, солтаннар сарай рәссамнәрен тотканнар.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +1 (from 7 тавыш)
  8. Эхмэт язган:

    ул турэ кеше булса анлар иде, кеше түгелдер ул…….шэригаткэ каршы килгэч.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +4 (from 8 тавыш)
  9. Адель язган:

    Берәр көнне Альберт Сәлиховны паралич суккан дигән хәбәр ишетелер әле…

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +2 (from 6 тавыш)
  10. ГабдунНур Камалуддин язган:

    Юккагына безнең татар халкы әйтмәгән:”Татар байыса чукына, урыс байыса чиркәү сала” – дип.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: +7 (from 7 тавыш)
    • Гений язган:

      Урыс баегач.чиркэу сала,татар баегач ,тагын хатын ала,да дип эйтэлэр бездэ.

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +3 (from 3 тавыш)
      • ГабдунНур Камалуддин язган:

        Хатын алу шаригаттә тыелмаган. Алсыннар. Гаделгенә булсыннар. Бер хатын алып, 10 фәхишә тотканчы дүрт хатын алу якшы…

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: +4 (from 8 тавыш)
  11. Әбзәй язган:

    Түрә на принцип киткән монда, хәзер берәр төрле нәтиҗәгә килмичә туктамастыр да. Самолюбие задето, урысча әйткәндә.
    Ничек инде ул шундый зур кешеләрнең теләге тормышка ашмаска мөмкин! Психологиясе үзгәргән инде аның. Шуңа күрә үз туксаны туксан. Югыйсә фотоны куярга ярамый дигән кагыйдә белән килешергә дә тынычланырга иде. Монда бит мәетне җирләгәнчеме, җирләгәчме кагыйдәләр белән танышу гомумән берни үзгәртми. Ярамый икән, ярамый. Ялгышлык киткән икән, белемең булмау аркасында – төзәт, башкаларга да сөйлә бу ялгышыңны, танышларың, дус-туганнарың ялгышмасын. Һәрхәлдә дәрәҗә өсти торган бәхәсләшү түгел инде бу. Минем язмадан соң бер сорауым калды. Мөмкин булса журналист бу сорауга да җавап тапса иде: нишләп татар зиратындагы кабер ташларына фотосүрәт төшерергә ярый, ә мөселман зиратындагыларга ярамый? Бәлки Альберт Салихов шуннан чыгып та фикер йөртәдер.

    VA:F [1.9.17_1161]
    Rating: 0 (from 2 тавыш)
    • Татар булу әле мөселман дигән сүз түгел. Татар зиратын да мөселманныкы дип булмый. Мәсәлән иске татар зиратына керсәгез, кем генә җирләнмәгән. Татар гына түгел. Каберләр веноклар белән тулы. Бу да мөселман әчен тыела. Чәчәк салу да ярамый. Хәтта тәреләр дә бар.
      Бу мөселман зиратына мин дә сеңлемне җирләдем. Белмәдем дию ахмаклык. мәетне алдан сөйләшми алып килмисең. Башта урын карыйсың, килешәсең, түлисең, аннан гына мәетне алып киләсең, Каберне син мәетне алып килгәч кенә казымыйлар.
      Монда просто задето чест түрәнең… Бүген бит бездә түрә үзен дөньяның кендеге дип саный. Ул әле Аллаһы хөкеме барын оныта башлый.
      Мин фанат түгел. Әлегә җомга намазларын гына калдырмаска тырышам. Ураза тотам инде 15-20 еллап. Намаз өйрәндем. Дини фанатларны да аңламыйм. Ә менә шушындый “мин әле күрсәтәмнәрне” бөтенләй кабул итә алмыйм. Бу язма, калганнары да, чөнки моның белән генә тукталырга җыенмыйбыз бу темага, судларга барып җитәргә мөмкин. Әмма мин аннан курыкмыйм. Аллаһ хөкеме барын белеп яшим. Бу низагны чыграучылар да шуны аңлап вакытында айнысалар, Аллаһ аларны бәлкем гафу итәр. Ичмасам мәрхүмнәре рухын рәнҗетмәскә иде…

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +6 (from 10 тавыш)
      • Әбзәй язган:

        Сорауымны башкача куям: Нишләп татар зиратына мөселман булып җирләнгән мәетләрнең кабер ташларына фото куярга ярый, ә мөселман зиратына шул ук мөселман кабер ташларына ярамый?
        Илфат әфәнде, бу сорау сезгә турыдан туры бирелми билгеле. Ләкин мин моны аңлый алмыйм.

        VA:F [1.9.17_1161]
        Rating: 0 (from 0 тавыш)
        • Моны үзегез дә аңлыйсыз, риторик сорау, “кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла” өчен бирелгәнен. татар зиратына күмелгән татар мөселман кануннарын белө дип, аны җирлөүчеләрне мөселман дип бөялөп булмый. авыр чакта ыгна Алла дип, аннан үз башыңа яшәү ул мөселманлык түгел. Шул исәптән Аллага ышану да мөселманлык түгел. Мөселман зиратына мәет җирләгәндә хатын кыз керергә тиеш түгел. Ләхетне хатын–кыз күрергә тиеш түгел. Болар шәригать таләбе. Болар фанатизм түгел. Болар элементар кагыйдә. Болар фанатизм түгел.
          Мөселман зираты шул чисталыкны булдыру өчен ачылган. анда җир урыны да арзанрак.
          Иске татар зиратында вандализм булгач, мин тапшыру әзерләдем. Шунда минем эшчәнлегем зирад хуҗаларына ошамады. Сиңа урын кирәкме әллә, по блату гына җирләп куябыз, дип кисәттеләр. Бушлай булгач мин риза дип җавапладым. Менә шуннан күренә инде. Зирад кримниал кулында. Анда кемне алып киләсең шуны күмеп куялар. Каберне исерекләр казый. Шул кабергә якыныңны иңдерәсең.
          Шуңа күрә соравыгызга җавапны үзегез дә беләсез

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: +3 (from 3 тавыш)
          • Әбзәй язган:

            Нинди түбәнсезлеккә төшеп җиттек… :кызарам:

            VA:F [1.9.17_1161]
            Rating: +2 (from 4 тавыш)
          • Гений язган:

            Тубэнсезлек тугел.тубэнлеккэ тошеп життек.Э зиратларга килгэндэ теге 90 елларда бандитлар кулына элэктелэр инде алар,ин акчалы бизнес санала ритуальные услуги хезмэте,каршы чыккан кешелэрне кабергэ дэ тыгып куярга могут,аларнын эше бит ул.Башкалаларда(Москва и т.д)кабер урынын гына да миллионнарга сатып яталар,Казанда да шул ук хэл тугел дип кем эйтэ ала.Э Салиховка килгэндэ ,безнен турэлэребез инде куптэн узлэрен Алладан да югарырак итеп тоялар,руслар эйтмешли “буря в стакане” ясап йорергэ вакытын каян таба тагын,узен генэ кешегэ санап йоручелэр турэ шул бездэ.Андыйларга жэзаны Алла узе бирэ,усалларга уз усаллыклары кайтарыла.

            VA:F [1.9.17_1161]
            Rating: +3 (from 7 тавыш)
        • Мөгаллимә язган:

          Хатын-кыз башым белән монда кереп кысылырга ярамаганны белгән хәлдә, Әбзәй, сезнең үзегезгә сорау бирәсем килә:
          – Нишләп “бөек түрә” әфәнде, кагыйдәләрне белә-күрә торып, әтисен татар зиратына түгел, мөселман зиратына җирләргә фәрман биргән? Проблемалар булмый кала иде бит.

          VA:F [1.9.17_1161]
          Rating: +1 (from 1 тавыш)
          • Әбзәй язган:

            Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. Туганнарыннан сорарга кирәк.

            VA:F [1.9.17_1161]
            Rating: 0 (from 0 тавыш)
          • Гений язган:

            Могаллимэ,мин кайдадыр укыган идем и нде бу турыда,имеш,исэн чагында эткэсе узе васыять итеп эйткэн булган шул зияратка кумэргэ кушкан булган.

            VA:F [1.9.17_1161]
            Rating: +2 (from 2 тавыш)
    • Нур язган:

      Чөнки татар булу ул әле мөселман булуны аңлатмый…

      VA:F [1.9.17_1161]
      Rating: +1 (from 1 тавыш)